#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Каскара мәктәбендә семинар

последние и лучшие новости искусства в мире

12-62 нче март көнне Каскара мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучылары чираттагы методик берләшмә җыелышында очраштылар. Монда Акъяр, Индрәй, Муллаш, Талымхан, Ямбай, Шыкча, Каскара мәктәбе укытучылары килде. Бу юлы безнең белән татар теле укытучылары гына түгел, ә башлангыч сыйныфларда белем бирүчеләр дә күп иде. Семинар “Яңа стандартлар нигезендә заманча укыту” дигән темага багышланды. Яшь укытучылар - Әлфинур Хәчәт кызы Бакиева һәм Зөһрә Азат кызы Риханова рус hәм татар әдәбиятын интегратив рәвештә чагыштырып 5 нче сыйныфта “Муса Җәлил – үлемсез шагыйрь” дигән темага ачык дәрес күрсәттеләр.

Дәрестә балалар ике телдә шигырьләр сөйләделәр, кроссворд чиштеләр, сорауларга җавап бирделәр. Дидактик материаллар, күргәзмә, презентация, җыр тыңлау, рәсем ясау, таблица тутыру – барысы да дәресне тулыландырып, баетып җибәрде. “Әбиемә бүләккә” дигән класстан тыш чара бигрәк тә отышлы булды. Аны Вәсилә Хәсән кызы Әлмукова оештырган. Биредә укучылар әбиләренә бүләкләр китереп җырладылар, биеделәр, милли уеннар уйнадылар, рәхәтләнеп татарча сөйләштеләр. 12-4Түгәрәк өстәл артында Талымхан мәктәбе укытучылары Эльмира Хәлим кызы Садыйкова семинар темасына мастер-класс күрсәтте, ә Гөлфирә Җәгъфәр кызы Сагетдинова “Яңа стандартлар нигезендә татар телен заманча укыту” дигән темага эчтәлекле чыгыш ясады. Укытучылар чараларга зур бәя бирделәр, мәктәп директорының укыту һәм тәрбия эшләре буенча урынбасары Флера Мөхәммәди кызы Сәйдимовага һәм Каскара мәктәбе коллективына зур рәхмәт белдерделәр. Чара эчтәлекле булды, укытучылар алга таба тагын да активрак эшләргә кирәклеге турында сөйләштеләр.

Гүзәлия МУЛЛАЧАНОВА,
Төмән районы методик берләшмәсе җитәкчесе, Шыкча авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836