#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Май 2022
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
25 26 27 28 29 30 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 31 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Казан утлары”на 100 ел тула

последние и лучшие новости искусства в мире

2022 елның маенда «Казан утлары» әдәби-сәнгать һәм иҗтимагый-сәяси журналының беренче номеры чыгуга 100 ел тула. Д.Менделеев исемендәге Төмән өлкә фәнни китапханәсе шул уңайдан «Рухият утлары» дип аталган китап-күрсәтмәле күргәзмә тәкъдим итә. «Казан утлары» журналы - үз эшчәнлеген ХХ гасырның икенче унъеллыгыннан бүгенге көнгә кадәр дәвам иткән бердәнбер басма.

1922 елның маенда «Казан утлары» басмасының башлангычы булган «Безнең юл» исемле журналның беренче саны дөнья күрә. Аның исеме күп тапкырлар үзгәрә: 1922-1930 елларда - «Безнең юл», 1930-1932 елларда – «Атака» һәм «Яңалиф», 1933-1965 елларда – «Совет әдәбияты». 1965 елның июнендә «Казан утлары» дигән бүгенге исемен ала.

Безнең китапханә фондында 1947 елгы «Совет әдәбияты» журналының раритет саннары сакланган. Күргәзмә экспонатлары арасында Гомәр Бәшировның 1996 елда бүләккә бирелгән үз кулы белән язылган «Сиваш» повесте да бар. М.Җәлил исемендәге премия лауреаты, «Казан утлары» журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллинның «Васыятьнамә» китабы язучы һәм шагыйрь Таҗетдин Ялчыгол шәхесенә багышлана.

Күп кенә язучылар һәм шагыйрьләр өчен каләм сынау нәкъ менә шушы периодик басмадан башлана. Иң яхшы әсәрләр башта журнал битләрендә басыла. Якташыбыз - язучы Булат Сөләймановның 1983 елда өченче санда «Әбү баба» хикәясе дөнья күрә. Ә аның «Аучы өенә кире кайтмады», «Козыклыкта», «Учак яктым», «Әйтмәгез Себерем хакымда», «Казанда яз» шигырьләре 1998 елда бишенче санда басылып чыга.

Хәзерге вакытта басмадан тыш «Казан утлары» журналының электрон версиясе дә бар. Рәсми сайтта басма тарихындагы барлык саннар архивы урнаштырылган.

Күргәзмә Төмән өлкә фәнни китапханәсенең 2 нче уку залында (3 нче кат) 24 майга кадәр дәвам итә.

Гөлнур ӘХМӘТОВА, Төмән шәһәре
(Гөлнур В
ӘЛИЕВА тәрҗемәсе)

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836