#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Казанда форум үтте

последние и лучшие новости искусства в мире

Казан федераль университетында үткән “Телләрне һәм мәдәниятләрне үстерү һәм саклау” IV халыкара форумында төрле илләрдән һәм төбәкләрдән 400 галим катнашты. Бик күп докладлар арасында Төмән дәүләт университеты профессоры Хәнисә Алишина җитәкчелегендә аспирантурада белем ала торган өлкәбезнең яшь галимнәре фәнни эшләре дә бар иде. Хәнисә Чәүдәт кызы: “Флера Сәйфуллина кафедрасы грант откан иде, алар миңа юл, торак мәсьәләсен бушлай хәл иттеләр. Тубылдан Е.Н.Ермакова, Г.Ч.Фәйзуллина да бар иделәр. Фәнни китапханәдә Диләрә Тумашева фонды бар, мин анда “Сөләйманов укулары” җыентыгын, Люция Хәбибуллинаның “Туган як әдәбияты”,  Булат Сөләймановның “Әни”, “Күренекле шәхесләр” сериясеннән китаплар тапшырдым. Секцияләрдә җитәкчелек иттем, докладлар укыдым”, - дип хәбәр итте.

ЮНЕСКО мәгълүматлары буенча, 6,5 мең телнең яртысына югалу куркынычы яный. Белгечләр, бу яки теге халыкта балаларның өчтән бере туган телендә сөйләшмәсә, ул бетәргә мөмкин, диләр. Тормышта туган тел безгә гадәти булып кабул ителә. Аның күп гасырлар буена булдырылган һәм камилләшкән никадәр кыйммәтле байлык икәнлеген аңлап та җиткермибез кебек. Тел аралашу чарасы буларак, милләтнең хәтерен, тарихын, танып белү эшчәнлеге тәҗрибәсен, дөньяга карашын, психологиясен, гыйлемгә байлыгын туплый. Телсез мәдәният тә була алмый. Тел халыкның кендек өлеше булып тора, аңа мәдәни үзенчәлеклелек нигезләнә. Туган тел турында кайгырту, аны саклау һәм үстерү - халыкның милли үзаңы дәрәҗәсе күрсәткече. Форумда шул темага күп төрле докладлар сөйләү белән бергә, фикер алыштылар, тәҗрибә уртаклаштылар. Татарстан галимнәренең бу өлкәдә тәҗрибәләре бик зур, алар 20-25 елдан бирле шул юнәлештә хезмәт итүне уңышлы алып баралар.

Гөлнур ВӘЛИЕВА. 

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836