Материалы

Казанда себертатар җыры яңгырады

последние и лучшие новости искусства в мире

13-5Фирдүс Тямаев Төмәнгә концерт программасын алып килгән вакытта Мөнирә ханым Хөснетдинова белән таныша. Һәм танылган җырчы аның җырлавын ишетеп, үзенең Казанда үтәчәк концертларына чакыра. Тик себертатар телендә генә җырлавын, сөйләшүен үтенә.

- Март башында узган концертларга гаиләбез белән юл алдык. 4 көн буена Казанның “Уникс” концертлар залында “Татар кыз”, “Халкыма теләк” җырлары белән чыгыш ясадым. Бик дулкынландым, мондый зур сәхнәләргә беренче мәртәбә чыгуым. Мине тамашачының бик җылы каршы алуларын тойдым.

“Татарстан – Яңа гасыр” телеканалы хезмәткәрләре Рамил Нигъмәтуллин һәм София Хәйруллина әзерләгән “Халкыма теләк” дип аталган җырыма бик шәп клипта себер татарлары тормышы, гореф-гадәтләре чагылдырылды.  Оста музыкантыбыз Әмир Хәлидовның грамоталы ясалган аранжировка, фонограммалары белән теләсә кайсы сәхнәдә чыгыш ясарга була. Бу кешеләр белән нык горурланам, аларга рәхмәтлемен. Әйбәт йөреп кайттым, ике минутлап себертатар телендә өлкәбез турында сөйләдем. Анда, Себер кызы җырлады, күп сүзләрен аңламадык, тик бик моңлы җырлый икән, диюләренә бик куандым, - дип сөйләде бу турыда Мөнирә Хөснетдинова.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума