Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Казанда төбәкара олимпиада

последние и лучшие новости искусства в мире

8-87-10 нчы февраль көнне Казанда 8-11 нче сыйныф укучылары өчен татар теле һәм әдәбиятыннан төбәкара олимпиада булып узды.

Анда Россия Федерациясенең 21 төбәгеннән 161 бала катнашты. Укучылар ике көн ике фәннән көч сынаштылар. Татар теленнән бирелгән биремнәр барлык укучыларга бик тә ошады, чөнки алар коммуникатив биремнәр иде. Ә менә әдәбият буенча әдәби әсәрләргә анализ ясаганда кыенлыклар туды, ләкин безнең төбәк укучылары күпчелек урыннарны әдәбият буенча алдылар. Димәк, бездә ике фән дә югары дәрәҗәдә укытыла. Төмән өлкәсеннән 16 укучы катнашты.

Алар: Төмән, Тубыл, Вагай, Ялутор районнарыннан һәм Төмән шәһәренең 52 нче, 81 нче мәктәпләреннән. Укучылар сынатмадылар, 1 нче урынны Төмән районы, Индрәй урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Наилә Кәримова яулады. Шулай ук 14 призер булды - Вагай районыннан: Дианира Ибукова, Тугыз урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы, Камилла Гайсина, Юрмы урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы, Рөстәм Төхвәтуллин, Казанлы урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы; Төмән районыннан: Руфина Усманова, Индрәй утра мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы, Луиза Нәҗметдинова, Муллаш урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы, Рузанна Фастуллина, Шыкча урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы; Тубыл районыннан: Алсу Фазылова, Лаемтамак урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы, Азалия Ибраһимова, Күкрәнде мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы, Риана Барсукова, Вәчир урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы; Ялутор районыннан: Гүзәл Исхакова, Аслана урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы, Розалина Назырова Исәт урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы; Төмән шәһәреннән: Резеда Кирамова, Диана Бикмуллина, 81 нче мәктәпнең 10 нчы сыйныф укучылары, Зөлфия Хамраева, 52 нче мәктәпнең 9 нчы сыйныф укучысы. Олимпиада барышында “Нәфис сүз остасы” иҗади конкурсы булып үтте. Биредә Рөстәм Төхвәтуллин (Казанлы мәктәбе) Гран-при лауреаты булды һәм ябылу тантанасында Татарстанның 100 еллык юбилеена багышлап искитмәле шигырь сөйләде, Юрмы мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Эвелина Шамсетдинова җиңүче дипломын алды. Бу укучыларны әзерләүче милләтпәрвәр укытучылар: Рузилә Исмәгыйлова (Индрәй мәктәбе), Халидә Кирамова (Төмән шәһәренең 52 нче мәктәбе), Асия Зимагулова (Казанлы), Азалия Габдрәхимова (Муллаш), Гүзәлия Муллачанова (Шыкча), Гөлшат Турышева (Вәчир), Лилия Латыйпова (Күкрәнде), Венера Ибукова (Тугыз), Венера Мингазова (Исәт), Алсу Исмәгыйлова (Аслана), Роза Ишкулова (Лаемтамак), Гүзәл Гайсина (Юрмы). Аларга Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгыннан Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Олимпиада программасы бик тыгыз булды. Укучылар ике спектакль карадылар: “Супер кияү” һәм “Эх, алмагачлары”, “Караш” исемле вокал-хореография төркеме, “Шаян ТВ” тапшыруын алып баручылар белән очраштык, Казан буенча экскурсия үткәрелде. Бу олимпиадада катнашу мөмкинлеге булдырган өчен Төмәндә татар теле һәм әдәбияты буенча региональ олимпиаданың жюри җитәкчесе - бөек галимә, филология фәннәре докторы, профессор Хәнисә Чәүдәт кызы Алишинага, өлкә мәгариф һәм фән департаменты белгече Ольга Федоровна Гроога, ТОГИРРО белгечләренә, районнарда мәгариф системасын җитәкләүчеләргә аеруча рәхмәт. Шулай ук Татарстанда мәгариф һәм фән министрлыгында регионнар белән эшләүче бүлек мөдире Гөлия Мусинага һәм Әлфия Әхәтовага олы рәхмәтебезне белдердек. Төмән өлкәсенең делегациясен Лилия Латыйпова һәм мин җитәкләдек. Безнең өлкәдә дә акыллы, тәртипле, туган телебезне белгән балалар булганга, аларның укытучыларына, мәктәп директорлары, ә иң зурысы ата-аналарына соклану хисе белдерәм, чөнки телне белү, ярату гаиләдән килә. Мондый чын татар гаиләләре күбрәк булса, телебез, халкыбыз мәңге яшәр.

Гүзәлия МУЛЛАЧАНОВА, Төмән районы татар теле һәм
әдәбияты укытучыларның методик берләшмәсе җитәкчесе.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836