Материалы

Казанга укытучылар җыелды

последние и лучшие новости искусства в мире

35-6Августта Казанда татар теле һәм әдәбияты укытучыларының, этномәдәни компонентлы белем бирү оешмалары хезмәткәрләренең VI Бөтенроссия корылтаенда Төмән өлкәсе делегатлары: Төмән дәүләт университетының тюркология үзәге җитәкчесе, профессор Хәнисә Алишина, ТОГИРРО доценты Рафаэль Гадиев, Тубылның 15нче мәктәбе директоры Сәит Хисмәтуллин, укытучысы Латыйфа Хисмәтуллина, Төмәннең 52нче мәктәбе директоры Алевтина Манкаева һәм татар теле укытучылары - Вәсилә Илчебакиева (Түбән Тәүде районы, Тарман мәктәбе), Асия Зимагулова (Вагай районы, Казанлы), Азалия Габдрәхимова (Төмән районы, Муллаш) да катнаштылар.

Корылтай кысаларында милли мәгариф үсеше мәсьәләләре, татар теле һәм әдәбиятын укытуда инновацион ысуллар, диалог принцибының тормышка ашырылуы, милли мәгарифне үстерү максатында хакимият һәм милли-мәдәни автономияләрнең үзара бәйләнеше турында фикерләшүләр булды. Аның эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Россиянең 34 төбәгеннән, якын һәм ерак чит илләрдән татар теле укытучылары, төбәкләрдә милли-мәдәни белем бирү оешмалары вәкилләре – барлыгы 550ләп делегат катнашты.

“Сез барыгыз да Кол Гали, Мөхәммәдьяр, Курсави кебек мәгърифәтчеләрнең варислары. Татар теле укытучылары бүгенге көндә белем биреп кенә калмый, минем уйлавымча, алар татар телендә тәрбия дә бирә. Бу безнең өчен бик кыйммәтле нәрсә, бу – безнең сәясәт асылы”, дип мөрәҗәгать итте Фәрит Мөхәммәтшин корылтайда катнашучыларга.

Ф.Мөхәммәтшин белдерүенчә, республикабыз чит илләрдәге һәм республикалардагы даими вәкилләр белән һәрвакыт хезмәттәшлек итә. Бүгенге көндә 70 төбәк белән татар телен үстерү, бу юнәлештә ярдәм итү буенча килешүләр имзаланган. Ул шулай ук Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның читтә эш сәфәре кысаларында, татар диаспоралары вәкилләре белән һәрдаим очрашып торуын билгеләп узды.

Күпмилләтле дәүләт шартларында милли телләр һәм мәдәниятләр, төбәкләрдә яшәп килгән традицияләр һәм үзенчәлекләр үсеше өчен шартлар тудыру максатында алып барылырга тиешле зарур эшчәнлек итеп, корылтай делегатлары түбәндәге юнәлешләрне ассызыклый: Россия Федерациясе дәүләт хакимиятенең федераль органнары белән берлектә, халыкларның мәдәнияте һәм туган телләре үсешендәге хокукларны камилләштерү эшен дәвам итәргә; РФнең төрле төбәкләрендәге татар телендә белем бирә һәм татар теле предмет буларак укытыла торган мәгариф оешмалары өчен татар теле һәм әдәбияты буенча укыту-методика әсбапларына, Россия субъектларының мәгариф белән идарә итү органнары тарафыннан үз вакытында заказларның бирелүенә һәм мәгариф оешмаларының дәреслекләр белән тәэмин ителүенә ирешергә; Россиянең теләсә кайсы төбәгендә кулланырга хокуклы булган, федераль белем бирү стандартлары таләпләренә җавап биргән V-IX, X-XI сыйныфлар өчен татар теле һәм әдәбияты дәреслекләре төзү буенча эшне дәвам итәргә; Россия Федерациясендәге мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында туган (татар) телне куллану даирәсен киңәйтергә; югары уку йортлары белән берлектә, татар мәктәпләре өчен педагогик кадрлар әзерләү эшен оештырырга һәм башкалар.

“Туган телне саклау, үстерү – бүгенге көндә гаять мөһим һәм көн кадагында торган мәсьәлә. Җир шарының төрле төбәкләрендә сибелеп яшәүче татарлар өчен туган тел – милләтебезне милли-мәдәни һәм рухи яктан берләштерүче зур көч ул. Ә телне, милли мәдәниятне, традицияләребезне саклап калуда төп рольне укытучылар үти. Чөнки илебезнең, милләтнең киләчәге булган яшьләрнең язмышы – нәкъ менә мөгаллимнәр кулында”, - дип мөрәҗәгать итте республиканың мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов укытучыларга. Ул, дөньяның кайсы гына төбәгендә яшәүгә карамастан, татар теленә, мәдәниятенә карата битараф булмыйча, милли рухны саклау юнәлешендәге эшләре өчен татар теле һәм әдәбияты мөгаллимнәренә ихлас рәхмәтен җиткерде.

Энгель Фәттахов ассызыклаганча, туган телгә булган мәхәббәт, милли горурлык хисләрен тәрбияләүгә нигез гаиләдә салына. Ул күренекле галим Ризаэддин Фәхретдинның: “Бала чакта алынмаган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да биреп бетерә алмас”, - дигән сүзләрен дәлил итеп китерде. “Туган телнең “ана теле” дип аталуы да очраклы гына түгел. Татар телен сакларга телибез икән, беренче чиратта, ул әни тәрбиясе аша башкарылырга тиеш. Аннан соң гына мәктәпкәчә, башлангыч, төп, урта белем бирү оешмаларында үстерелә. Шунлыктан төбәкләрдә татар гаиләләренең милли йөзен, ныклыгын саклап калу зарур. Ә моның өчен татарларның һәрвакыт үзара аралашып, ярдәмләшеп, бер йодрык булып берләшеп яшәве кирәк!” – дип басым ясады министр.

Министр Россия Федерациясе төбәкләрендә яшәүчеләр өчен гамәлгә куелган татар теле һәм әдәбиятын дистанцион укыту системасы – «АНА ТЕЛЕ» проектына да тукталды. Онлайн мәктәптә Татарстанда һәм Татарстаннан читтә яшәүче һәркем татар телен өйрәнә, татар мәдәнияте, тарихы хакында мәгълүмат туплый ала. Энгель Фәттахов хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә системадан Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе субъектлары һәм дөньяның 33 илендә яшәүче 10 меңгә якын кеше файдалана.

- Татарлар күпләп яшәгән Россия Федерациясенең 24 төбәгендә 1305 мәктәптә татар теле укытыла, аларда 93 меңгә якын татар баласы үз туган телен, әдәбиятын өйрәнә. 50дән артык якшәмбе мәктәпләрендә укучы балаларны да исәпкә алсак, аларның саны 97 меңгә җитә. Кызганычка каршы, соңгы елларда әлеге уку йортларының саны сизелерлек кими, - ди ул.

Секцияләрдә өлкәбез делегациясеннән Х.Алишина, С.Хисмәтуллин, А.Манкаева доклад белән чыгыш ясыйлар. Хәнисә Чәүдәт кызы “Татарстан – Яңа гасыр” телеканалының “Татарлар” тапшыруында алып баручы Илдар Кыямов белән 20 минутлык әңгәмәдә катнаша. Анда элекке гадәтләрне яңадан кайтарып, һәр беренче класс укучысына “Әлифба” бүләк итү, дәреслекләр мәсьәләсен чишәргә кирәклеге һәм һәр татар кешесенең үз телен белергә тиешлеге, себертатар грамматикасы, себертатар тарихы, топонимикасы, тюркология үзәге, Төмән дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлаучы галимнәр, “Күренекле шәхесләр” җыентыгы һәм башкалар турында сөйләшү булды.

Кунаклар “Әкият” курчак һәм К.Тинчурин исемендәге театрда спектакльләр карыйлар, Казан буйлап экскурсиядә йөриләр, гимназияләрнең эш тәҗрибәләре белән уртаклашалар, дәреслек авторлары белән очрашалар. Бигрәк тә Саба районына сәяхәт күңелләрендә якты истәлек булып урнашып калган. “Шулкадәр кунакчыл, тырыш кешеләр яши анда, - дип сөйләп китте Асия Зимагулова. – Мәктәп заманча җиһазлар белән тулыландырылган, искитмәле. Саф татар авылындагы саф татар мәктәбендә шулкадәр матур сөйләшәләр, ул кул эшләре күзне алмаслык.

Тагын да безне кызыксындырганы – яңа дәреслекләр мәсьәләсе иде. Бүгенге көндә Татарстан яңа стандартлар буенча башлангычлар өчен дәреслекләр белән тәэмин итә ала. Дәреслекләр, аларны сатып алу турында сайт аша танышырга мөмкин. Безне күптән борчыган бу сорау тизрәк хәл ителсен иде.

Укытучы кая барса да китап җыя инде ул. Казанда да күтәрә алган кадәр эш өчен кирәкле китап, дисклар алдык. Истәлекле бүләкләр дә тапшырдылар”, - диде ул.

Укытучылар рухланып, мәркәзебездәге уңышларга сокланып, үзләре дә шундый яхшы җиһазланган, татар теленә зур игътибар бирелгән мәктәп-гимназияләрдә эшләргә хыялланып кайттылар.

Быел Төмән өлкәсенең этномәдәни мәктәпләренең башлангыч классларында татар теле икешәр сәгать, әдәбият бер сәгать укытыла башлаячак һәм берникадәр татар теле буенча дәреслекләр дә кайтарылган дигән яңалыклар турында да ишетергә туры килде.

Интернеттан материалларны кулланып Гөлнур ВӘЛИЕВА әзерләде.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума