Материалы

Кече Чыкмас күле риваяте

последние и лучшие новости искусства в мире

Кече Уват авылы янында ике күл бар. Берсенең исеме - Олы Чыкмас, икенчесенең - Кече Чыкмас. Элек безнең аталарыбыз фермада атлар караганнар. Рагайси елгасының суы төбенә кадәр туңган елны, Олы Чыкмас күленнән җигелгән атлар белән мүчкә-мүчкә су ташый торганнар иде. Безгә, бала-чагага, бик кызык күренә торган иде бу хәл. Алар караңгы төшкәч, су ташыйлар. Чана артына тәртнәләр тергәп, без дә ат караучыларга ияреп шунда йөри идек. Нигәдер атам безне үзе белән бергә ияртеп йөрергә яратмый иде. Алай булса да, без куышабыз, ул безгә юл буе әллә нәрсәләр сөйли. Менә шунда без атамнан: «Ник бу күлнең исеме Чыкмас?» - дип сорадык.

Борын-борын заманда яшәгән, ди, ир белән хатын. Аларның булган, ди, бердәнбер уллары Чыкмас. Менә шул күл янында тырнагүз (мүк җиләге) җыеп йөргәнендә, ул бала суга батып үлә. Атасы белән инәсе күлне түгәрәк әйләнеп елап йөргәннәр һәм: «Төбең корысын, күз яшебез өстеңә төшсен, ялгыз улыбызны бер күрергә зар булган шикелле, син дә бер тамчы суга зар булып ят», - дип күлне каргаганнар. Елдан-ел күлнең суы азая барган һәм бөтенләйгә корыган. Кече Чыкмас күле өстенә мүк үргән. «Өстеннән йөрмәгез, анда күзләр бар», - дип әйтәләр иде безгә өлкәннәр.

Зөлхәйдә СӘЙДУЛЛИНА, Вагай районы, Тугыз авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума