#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Хөрмәткә ия булган укытучы апа

последние и лучшие новости искусства в мире

38-4Ветеран укытучылар яңа уку елын истәлекләр, хатирәләр белән бәйле Белем көнен дулкынланып каршылыйлар. Безнең йөрәкләрдә дә мәктәп елларының матур мизгелләре, укытучы апаларыбыз тирән эз калдырдылар. Гадел, ягымлы ачык йөзле, тирән белемле Рәфидә Тимербай кызы Утеева укучыларының күңел түрендә һәрчак хөрмәтле урын алып тора. 1960нчы елны Аслана мәктәбен тәмамлап кайткан, энергиясе ташып торган, оештыру сәләтенә дә ия булган Рәфидә апа Көсәйкүл мәктәбенә вожатый булып эшкә урнаша. Балаларны мәктәпкә әзерләү төркемен дә җитәкли.

Элек мондый төркемнәрне “нулевой” класс дип йөрттеләр. Яшь укытучы укучыларын укырга, язарга өйрәтә, алар белән тәнәфес вакытында төрле мавыктыргыч уеннар оештыра, балалар белән тиз уртак тел таба белә. Рәфидә апаның тавышы да искиткеч матур, ул җырлап җибәрсә, аны укучылары яратып тыңлыйлар, бергәләп төрле җырлы–биюле уеннарда катнашалар. Ул балаларга белем бирү белән бергә тәрбияви эшкә күп игътибар итә иде. Рәфидә апабыз Голышманово педучилищесын, читтән торып Ишим дәүләт интститутын тәмамлый. Мәктәптә башлангыч сыйныф укытучысы, 1999нчы елдан татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Эш дәверендә укучыларын иҗади эшләргә, башкарган эшкә җаваплы карарга өйрәтә. Эшләгән елларда авыл халкының тарихын, татар халкының рухи байлыгын, үзенчәлеген сакларга, барларга теләп мәктәп каршында музей ача ул. Бүген мәктәптә аның укучылары бу эшне башкаралар. 70 яшен каршы алган, мәгариф отличнигы Рәфидә апа Утеева укучыларына, коллегаларына күтәренке рух, бәхет, эшләрендә уңышлар тели.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836