#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Хөрмәтле Люция апа Хәбибуллина!

последние и лучшие новости искусства в мире

Китапның икенче үзгәртелгән һәм тулыландырылган басмасы татар мәгарифендә зур вакыйга булып исәпләнә ала. Бу басма, беренчесе белән чагыштырганда, билгеле бер системага кертелгән. Себер татарлары фольклоры, себер татар язучылары турында мәгълүматлар һәм аларның иҗат үрнәкләре бирелгән. Минем бер генә искәрмәм бар: 9 шигъри җыентыклар авторы Галия Абайдуллина иҗаты китапта ачылыш (тулы) тапмаган. Гомумән, китап укытучылар өчен бик актуаль, кирәкле кулланма.

Клим САДЫЙКОВ,
педагогика фәннәре кандидаты, Тубыл шәһәре.

 

Китабыгызның яңадан тулыландырылган варианты чыгуына мин бик шатмын, шуның белән сезне дә котлыйм. Минем фикеремчә, сезнең тормыш юлыгыз, хезмәтегез, тормыш тәҗрибәгезгә таянып язган мәкаләләрегез һәм, аеруча, “Туган як әдәбияты” китабыгыз укучыларда җирле тарих, әдәбият белән кызыксыну, үз халкыңнан чыккан күренекле шәхесләр белән горурлану кебек хисләрне тәрбияләүдә бик файдалы чара булып тора. Шуның өстенә, татар теле һәм әдәбияты укытучыларына балаларны себер татарларының халык иҗаты, халык педагогикасына карашлары белән таныштыруда да, уңышлы төзелгән хрестоматик чыганак буларак та кыйммәтле хезмәт булып тора.

Лилия ФӘИЗОВА,
филология фәннәре кандидаты, Тубыл педагогия академиясе.

 

Татар укытучылары яңадан зур бәхеткә ирештеләр. 2015 елда Люция Хәбибуллинаның яңартылган “Туган як әдәбияты” китабы дөнья күрде. Бу китапта һәр бүлек үзенчәлекле, кирәкле һәм кызыклы. Мәсәлән, “Фольклор” бүлеге укытучыларга класстан тыш чаралар алып барганда, татар әдәбияты буенча түгәрәк эшен оештырганда бик урынлы булачак. Люция апаның күп еллар дәвамында энҗе бөртегедәй җыелган мәгълүматлары, себер шагыйрьләренең һәм язучыларының кызыклы иҗатлары, һичшиксез, татар телен һәм әдәбиятын укыткан укытучыга зур хәзинә булачак. Халык педагогикасына багышланган бүлек тә бик урынлы. Этнокультуралы мәктәп укытучысы, иң беренче чиратта, шуңа таянып эшләргә тиеш. Люция апаның фидакарь хезмәте өчен чын күңелдән рәхмәт әйтәм.

Гүзәлия МУЛЛАЧАНОВА,
район туган тел укытучылары методик берләшмәсе җитәкчесе, Төмән районы, Шыкча урта мәктәбе.

 

Әдәбият дәресләрен укытуда чын мәгънәсендә миңа зур ярдәмче булып тора. Китапның эчтәлеге кызыклы, мавыктыргыч, төзелеше дә искитәрлек. Класстан тыш уку дәресләрендә, класстан тыш чараларда укучылар китаптан киң файдаланалар. Туган ягыбызда туып-үскән, хезмәт иткән талантлы шәхесләр – шагыйрь-язучыларыбызның (Б.Сөләйманов, Я.Зәнкиев, Ф.Утяшева, З.Акбүләков) тормышлары, иҗатлары белән җентекләп танышалар. Татар теле дәресләрен үткәргәндә дә авторларыбызның иҗатлары аеруча кирәк. Люция апа һәрбер әсәргә оста анализ ясаган, укытучыга ярдәм өчен сораулар төзегән. Текстлар диктантлар, сочинениелар язганда да файдалы дип уйлыйм.

Асия ЗИМАГУЛОВА,
Вагай районының Казанлы урта мәктәбе.

 

“Туган як әдәбияты” китабы татар теле укытучыларына бер табыш. Бу мәгълүматлар рус теле һәм әдәбияты укытучыларына БДИ әзерләнгәндә дә булыша. Укучылар төрле бәйгеләргә әзерләнгәндә файдалана алалар.

Рузилә ИСМӘГЫЙЛОВА,
Төмән районының Индрәй урта мәктәбе.

 

Сезгә “Туган як әдәбияты” китабы өчен зур рәхмәтләребезне белдерәбез. Китапларыгызны дәресләрдә кулланабыз, бәйрәмнәрдә балалар китаптагы шигырьләрне өйрәнәләр, яратып укыйлар.

Зифа ХӘЙРУЛЛИНА,
Түбән Тәүде районының Тарман урта мәктәбе.

 

Китап бик эчтәлекле итеп эшләнгән. Аны дәресләрдә бик теләп кулланабыз. Укучыларга укырга, биремнәрне үтәргә, эшләргә җиңел ул. Кызганычка каршы, мәктәбебездә китаплар саны аз, һәр бала да куллана алсын иде аны. Һәр укучыга гына түгел, укытучыларга, һәр кешегә бик кирәкле китап ул.

Азалия ГАБДРӘХИМОВА,
Төмән районының Муллаш урта мәктәбе.

 

Фольклор бүлеген үткәндә бик кирәкле безгә, җирле язучыларыбыз турында да тирән итеп язылган. Бу инде класстан тыш укыганда бик кирәк, конкурсларга әзерлек булганда да, проект эшләр эшләсәк тә укучыларыбыз шатланып кулланалар. Ләкин китаплар җитмиләр, аларны авыл мәктәпләренә дә таратсалар иде. Авылдашларыбыз Газиз абый Әхмәтов, Флора апа Әхмәтова-Урманче турында да мәгълүматлар бар. Укытучыларга дәрескә методик кулланма итеп тә кулланырга мөмкин. Бу инде як-яктан тирән итеп эшләнелгән эш.

Лилия ЛАТЫЙПОВА,
Тубыл районы, Күкрәнде мәктәбе.

 

Китап минем эшемдә зур ярдәм итә, чөнки монда татар әдәбияты дәресләре өчен күп материаллар бар. Мәсәлән, һәр класста да әдәбият дәресләре “Фольклор” бүлегеннән башлана. Китап ярдәмендә туган як фольклоры белән дә таныштыра алам. Бала үз җирле әкиятләрен, җырларын, риваятьләрен дә белергә тиеш. Шулай эшләсәк кенә, без үз телебезгә, әдәбиятыбызга, гореф-гадәтләребезгә кызыксыну һәм мәхәббәт тәрбияли алабыз. Класстан тыш сәгатьләрдә җирле язучыларыбыз, шагыйрьләребез иҗаты белән таныштырабыз. Китапта тик кенә әсәрләр дә бирелгән, аларның эчтәлеге буенча сораулар һәм биремнәр бар, ә бу инде укытучыга иҗади эшләргә дә булышлык бирә. Мин күп еллар Күкрәнде мәктәбендә эшләдем. Бу китапта авылыбыздан чыккан күренекле кешеләр әсәрләре дә бар. Болар бездә горурлык хисләре тәрбияли.

Баниса НИЯЗОВА,
Тубылның 15нче мәктәбе.

 

Балаларга китапта бирелгән әсәрләр ошый, кызыксынып тыңлыйлар.

Зөлфия МӨХӘММӘДУЛЛИНА,
Тубыл районы, Полуяново мәктәбе.

 

Эшемдә еш кулланам, укучылар да яратып укыйлар, дәрескә әзерләнгәндә китап аларга ярдәмче булып тора.

Роза ИШКУЛОВА,
Тубыл районы, Лаемтамак мәктәбе.

 

Туган як авторлары белән танышу, әдәбиятны өйрәнү өчен бик кирәк китап. ФГОС таләпләре буенча дәрестән тыш чаралар уздырганда китапның файдасы зур. Якташларыбыз тормышын өйрәнү белән бергә, күренекле шагыйрьләр – Муса Җәлил, Габдулла Тукай һәм башкалар турында язылган шигырь юлларын кулланабыз, аларны дәрес башында эпиграф итеп куябыз. “Туган як әдәбияты” балалар тәрбияләгәндә дә кулланыла, анда “Халык педагогикасы” дигән бүлек тә бар. Соңгы чыккан китапның сыйфаты да яхшыртылган, яңа авторлар һәм аларның мәкалә-әсәрләре дә кертелгән. Укытучы вакытны эзләнеп утыруга сарыф итми, китапны ала да файдалана.

Венера ИБУКОВА,
Вагай районының Тугыз урта мәктәбе.

 

Милли-региональ компонентын татар әдәбияты дәресләрендә һәрбер татар теле укытучысы куллана дип уйлыйм. Татар әдәбияты дәресләрендә Якуб абый Зәнкиев, Булат Сөләйманов иҗатын өйрәнү өчен аерым темалар керттем. Шушы авторларның әсәрләрен бу китаптан укыйбыз, өйрәнәбез, ятлыйбыз. Класстан тыш чаралар: “Шигърият кичәсе”, “Әдәби-музыкаль кичә” һ.б. үткәрер өчен укытучылар бу китаптан файдалана алалар.

Халидә КИРАМОВА,
Төмән шәһәренең 52 мәктәбе.

 

Дәресләрдә генә түгел, олимпиадага әзерләнгәндә, класс сәгатьләрендә, төрле бәйрәмнәрдә яратып кулланабыз. Якуб Зәнкиевка багышлап зур бәйрәм үткәрдек. Анда укучылар Я.Зәнкиевның “Кан кардәшләр”, “Кайчыколак” әсәрләрен сәхнәләштерделәр. Баһаветдин Наврузовка багышлап “Кеше китә – җыры кала” дигән тематик очрашу уздырганда да “Туган як әдәбияты”н кулландык. Әле бу китапны өлкән яшьтәге авылдашларыбыз да мәктәп китапханәсеннән алып укыйлар. 5 бүлектән торган китап бик эчтәлекле, кирәкле кулланма. Ул һәр татар өендә булырга, киләчәк буынга мирас булып калырга тиеш. Ападан без үрнәк алырга тиеш, аның белән горурланабыз.

Ялутор районы татар теле  һәм әдәбияты укытучылары.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836