Материалы

Хөрмәтле милләттәшләребез!

последние и лучшие новости искусства в мире

20 февральдә 14.00 сәгатьтә “Төзүче” милләтләр мәдәнияте сараенда хөрмәтле ветеран укытучы, Россия һәм Татарстан журналистлар союзы әгъзасы Люция Хәбибуллинаның яңартылып басылган “Туган як әдәбияты” китабының презентациясе булачак. Рәхим итегез!

Люция Бәдретдин кызы Хәбибуллинаның “Туган як әдәбияты” китабындагы мәгълүматларны татар теле түгәрәкләрендә укытучылар еш файдаланалар. Тубыл шәһәренең татар мәдәният үзәгендә эшләгән чорда шәһәрнең 10 гимназиясеннән, 4, 15, 18,  мәктәп укучылары үзәктә оештырылган түгәрәкләргә татарча сөйләшергә өйрәнү теләге белән килә иделәр.

Җирле шагыйрь-шагыйрәләребез, язучыларыбызның иҗатына анализ ясалып бер җыентыкта тупланган яңа китаптагы шигърият бүлеге татар теле түгәрәкләрен алып баручылар өчен зур ярдәмлек булды. Эш тәҗрибәбездә туган  телебезгә, мәдәниятебезгә карата мәхәббәт хисләрен уяту өчен төрле кызыклы темалар сайлап, һәр дәрестә шигърият минутларын оештырып,  уеннар аркылы укучыларда кызыксыну уятырга тырыштык. К.В.Закирова, С.М.Гаффарованың “Әткәм-әнкәмнең теле” ана телен өйрәнү буенча кулланмадан темалар алып һәм уеннар кертеп, «Мәгариф» журналларыннан кулланып планнар яздык. Һәр дәрестә  оештырган шигърият минутларын үткәрү өчен Л.Б.Хәбибуллинаның хезмәтләре безгә ярдәмгә килде. Җыентыкта басылып чыккан шигырьләрне укып, эчтәлеге турында фикер алышкан мизгелләр балаларның күңелләрендә уелып калгандыр. Бу җыентыкта шигырьләргә анализ да ясалган. Балаларның фикерләре белән чагыштыру кызыклы, аларның серле шигърият дөньясы белән мавыга башлауларына йогынтысы тигәндер. Укучылар арасында шигырь конкурсларында катнашып призлы урыннар яулаучылар да күп булды. Андыйларның берсе - Миләүшә Кәримова хәтта өлкә күләмендә дә танылды. С.Сәгыйтовның туган ягына, Ф.Утяшеваның ел фасыллары, милли бәйрәмнәребез, З.Акбүләковның Бөек Җиңү бәйрәменә багышланган шигырьләрен кызыксынып тыңладылар. Китапта бирелгән сорауларга җавап бирделәр. Ел дәверендә Тубыл шәһәрендә оештырылган “Туган тел”, “Язгы гөрләвекләр”, “Дуслык такыясы” бәйгеләрендә Р.Ибраһимов, Г.Абайдуллина, К.Кучковская, Г.Абдрахманова, Г.Хәйруллина, Ш.Гаделша, Б.Наврузов, Ш.Ибраһимов, Р.Зәнкиева, С.Бекенин шигырьләрен яттан сөйләделәр. Җиңүчеләрне татар телендә чыгып килгән радиотапшыруларда катнашырга чакырып, аларны шәһәр тыңлаучыларына да ишеттердек,  кайберләре татар телендәге телетапшыруларыбызны алып бардылар. Туган телендә бөтенләй сөйләшә белмәгән балаларны кызыксындырыр өчен укытучылар да, әти–әниләре дә тырыштылар. Төмән өлкәсендә татар мәгърифәтен үстерүдә зур көч куйган ветеран укытучы Л.Б.Хәбибуллина методик кулланманы чыгаруда ярдәм итүче өлкә губернаторы В.Якушевка, Төмән дәүләт университетының тюркология үзәге директоры, профессор Х.Ч.Алишинага, “Яңарыш” өлкә татар газетасы редакторы А.М.Сәгыйтовага рәхмәтләрен юллый. Тубыл шәһәре мәктәпләренең татар теле, әдәбияты укытучылары исеменнән хөрмәткә лаек китап авторы Люция апа Хәбибуллинага уңышлар, сәламәтлек телибез.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума