Материалы

Халык авыз иҗаты кичәсендә

последние и лучшие новости искусства в мире

26-12Уку елы тәмамлануга туры китереп Вәчир авыл китапханәсендә “Фольклор - халык акылы” темасына кичә үткәрелде. “Энҗе-мәрҗәнле татар теле” темасына китап күргәзмәсе әзерләнде. Балалар фольклор түгәрәгендә татар халкы йолаларын өйрәнеп, төрле төсле кәгазьләрдән калфаклар ясап әзерләгәннәр. Безнең бабаларыбыз тарафыннан калдырылган иң кадерле бер мирас - әкиятләр, уеннар, җырлар. Алар бишектән алып олы тормыш юлына аяк басканчы балаларга тәрбия чыгынагы ролен башкара. Кичәдә татар халык әкиятләрен искә төшердек. Балалар борынгыдан калган уеннар, табышмаклар, мәкальләр, әйтемнәр, сынамышлар, ышанулар, юраулар, бәетләр белән таныштылар. Кыйммәтле мирасыбыз - халык шигырьләре.

Алар һаман да халык күңелендә. Зарина Фазыйлова, Рузилә, Дания Хисаметдиновалар, Зөлфия Камалетдинова, Барис, Камил Азисовлар татар телендә үзләренең яраткан ширырьләрен сөйләделәр. Җыр татар фольклорында киң таралган жанр. Татар халкының бала юату вакытында актив башкарыла торган “Әллүки” җырын Әлфия Айдуллина башкарды.

Кичәгә йомгак ясап, халык иҗатын тирәнрәк үзләштерү, өйрәнү максаты белән балаларга җәйге каникулда 10 татар китап укырга, авыл тарихын, әби-бабайлардан кызыклы вакыйгалар язып алырга эш бирелде. “Әбидә кунакта” темасына материаллар туплап, кичә уздырырга, татар телендә мультфильмнар карау программага кертелде.

Зөләйха ФАЗЫЙЛОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума