Материалы

Халыкара олимпиадада якташларыбыз да катнашты

последние и лучшие новости искусства в мире

20-6Өлкәбез этномәдәни мәктәпләренең татар телен иң яхшы белә торган 14 укучысы апрель ахырында Казан шәһәрендә халыкара олимпиадада катнашып кайттылар. Бу өлкәбез өчен дә, укытучылар, ата-аналар, укучылар өчен зур шатлык һәм горурлык иде. Дөньяның 15 иленнән, илнең 26 төбәгеннән һәм Татарстан Республикасыннан килгән балалар арасында халыкара масштабта үтә торган әлеге дәрәҗәле чарада катнашу бәхетенә ирешү – үзе үк зур казаныш, җиңү ул. Ә инде 500ләгән кешенең 3се гран-при иясе булды, 60 призер, 20 җиңүче сайлап алынды. Барлык кунаклар да күркәм татар милли киемнәре, матур дипломнар белән бүләкләнделәр.

Алар һәм яшь иҗатчыларның “Илһам” бәйгесендә җиңүчеләр өчен зур тантаналы программа әзерләнгән. Анда котлаучылар арасында Республиканың дәүләт советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да бар иде. Ул яшь вакытында татар телен белмәве турындагы серен ачты, аннары халкы, әти-әнисе алдындагы гаебен аңлап, ныклап татар телен өйрәнергә керешүен хәбәр итте. Күренекле җырчылар җырларын тәкъдим иттеләр.

“Татарларның күз төбәп торган шәһәрләре Казан, төрле илләрдән килгән яшьләрне Казанда очраштыру, таныштыру; татар теленең дәрәҗәсе югары икәнлеген, аны тырышып өйрәнгәннәрен күрсәтү, татар яшьләре өчен бәйрәм оештыру иде безнең максат. 1 елны 100 бала иде, икенче елны 300гә җитте. Хәзер 500 тирәсендә, сайлап алу этабы да башкача. Төбәкләрдә җиңгән балалар киләләр. Чит илләрдә яшәүчеләр дистанцион рәвештә сынау үтә, аннан иң яхшылар сайлап алына. Сыйфат дәрәҗәсе елдан-ел арта. Татар булмаган япон егет-кызларының олимпиадада катнашуы - зур казаныш”, - дип сөйләделәр оештыручылар.

Призерлар исемлегендә Төмән районы, Индрәй урта мәктәбенең 10 класс укучысы Наилә Кәримова да бар иде. Наиләнең халыкара күләмдәге ярышларда беренче генә катнашуы түгел, алдагы елларда ул шигырь сөйләүчеләр арасында берничә тапкыр беренчелекне алды. Быел менә туган тел буенча халыкара олимпиадага бару хокукын яулады. Бу турыда үзеннән дә сораштык:

- Халыкара олимпиадага баруыма мин бик шат. Беренче көнне Тинчурин театрында олимпиаданың ачылуы булды. Икенче көнне олимпиадада теория эшен башкардык. Өченче көнне «Дөнья киңлегендә Татарстан» дигән темага багышланган проектларны тәкъдим иттек. Тагын да төрле музейларга бардык.

- Туган телең, әдәбиятыңны ныграк өйрәнү синең тормышыңа яңалык, үзгәрешләр керттеме?

- Эйе, мин татар телебезгә башкача карый башладым. Карашымны үзгәртергә укытучым Рузилә апа булышты.

- Проектта нәрсә турында сөйләдең?

- Проектта мин Татарстанның дөнья киңлегендәге әһәмиятен hәм татар милләтенең матурлыгын күрсәттем. Әлеге проект өчен мин видеоязма әзерләдем, анда Татарстан Республикасының истәлекле чаралары, һәйкәлләр, биналар, шәһәрләр турында сөйләдем. Телебезне, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне, тарихны саклауга чакырдым. Үткәнебезне истә тотарга һәм үз халкыбыз, милләтебез өчен якты киләчәк төзергә кирәк, дип тәмамладым.

- Шундый зур чарадан алган кичерешләрең белән уртаклашсаң иде, Наилә.

- Минем күңелем бүгенге көнгә кадәр төрле эмоцияләр белән тулы. Халыкара олимпиадада катнашу зур бәхет иде. Мин язмышка, укытучыма мондый мөмкинлек өчен рәхмәтле. Бу сынауда төрле илләрдән килгән кешеләрнең катнашуы минем өчен иң дулкынландыргыч, күңелле мизгел булды.Татар телен РФ территориясендә генә түгел, башка дәүләтләрдә дә хөрмәт итәләр дип аңлау бик күңелле. Мондый вакытларда үзеңне ниндидер тарихи мизгелдә катнашучы итеп тоясың.

Күп кенә татарларга олимпиадада катнашу өчен дөньяның төрле почмакларыннан килгән бу егетләрдән үрнәк алырга кирәк иде дип әйтәсе килә. Хәтта татар булмаганнары да татар телен яраталар. Алар - үрнәк, бу кешеләрнең тырышлыклары безнең өчен - кан буенча татарлар булган балаларны мотивацияләү булып хезмәт итәргә тиеш.

20-5Төмән шәһәренең 52 нче төп гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы класс укучысы Диана Бикмулинага спектакльләр бигрәк тә ошаган. “Без 3 тапкыр мәхәббәт турында спектакль карадык. Беренче тапкыр Кәрим Тинчурин исемендәге театрда “Син бит минем бергенәм” дигән бер мәхәббәт тарихын елап тамаша кылдык. Икенче көнне Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында «Диләфрүз-REMAKE»не, татар дәүләт курчак театрында искиткеч “Бер мәхәббәт тарихы”н күрдек. Безгә нык ошады, без рухи яктан баедык, төрле мәхәббәт тамашаларында тәҗрибә дә алдык”, - дип сөйләде.

Өлкә, ил, дөнья күләмендәге туган тел буенча олимпиадалар балаларда татар телен һәм әдәбиятын тагын да яхшырак, тырышыбрак өйрәнергә омтылыш тудыра, алар гаҗәеп эчтәлекле әсәрләр дөньясына кереп китеп, тагын да күбрәк укырга теләк белдерәләр. Карашлары киңәя, тормышны аңлауда да матур әдәбият ярдәм итә.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума