#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Халыкара шигырь сөйләүчеләр конкурсында

последние и лучшие новости искусства в мире

19-820 апрельдә VIII Г.Тукай исемендәге Халыкара шигырь сөйләүчеләр конкурсында җиңүчеләрне котладылар. Жюри әгъзасы Инсаф Абдулла әйтүенчә: «Быел конкурста 500гә якын укучы, студент катнашты. Алар арасыннан 106 укучы Россия төбәкләреннән hәм 30дан артык чит илләрдән иде. Конкурсның икенче этабында төрле ил hәм Россия төбәкләреннән 95 кеше ярышты». Төмән өлкәсенең Төмән районы, Индрәй урта мәктәбе укучылары Салават Сәитов һәм Наилә Кәримова конкурсның икенче этабын үткәннән соң, җиңүчеләр гала-концертына чакырылдылар.

19 апрель иртәсендә гала-концерт кунакларын федераль милли-мәдәни татар автономиясе аппараты җитәкчесе Миләүшә Шәрәпова каршы алды. Бу көнебез бик тыгыз үтте: гала-концертка әзерлек, танышулар, очрашулар hәм экскурсияләр. Укучылыр Кытайдан, Төркиядән килгән кунаклар белән танышып, аларның сөйләү сәләтләренә сокландылар. «Телләр белгән – илләр гизгән» мәкален тормышта исбатладылар.

Быел иҗади бәйге “Ана – бөек исем” дигән теманы тәкъдим итте. Салават Сәитов Сибгать Хәким иҗатыннан «Әнкәй» шигыре белән чыгыш ясады, Наилә Кәримова Булат Сөләймановның «Әни» хикәясен сөйләде. Инсаф Абдулла бәйге тәмамланганнан соң: «Бу укучыларга бер шелтәм дә юк. Сез укучыларыгызны, әсәрне йөрәктән уздырып, күңел аша тыңлаучыга житкерергә өйрәтә алгансыз. Бу бик югары баскыч. Аеруча Наилә профессиональ номинациядә дә катнашырга әзер», - дип үз фикерен белдерде.

Гала-концерт бик югары дәрәҗәдә үтте. Чыгыш ясаучылар беркемне дә битараф калдырмадылар. Монда Фәнис Яруллин, Роберт Миңнуллин, Габдрахман Әпсәламов, Әмирхан Еники, Аяз Гыйләҗев әсәрләреннән өзекләр яңгырады. Җиңүчеләрне биш номинация: башлангыч сыйныф укучылары, урта яшьтәге балалар, өлкән сыйныф укучылары, үзләре иҗат иткән әсәрләрен укучылар hәм профессиональ яшьләр буенча сайлап, дипломнар hәм кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар.Тантананы җиңүчеләрне әзерләгән укытучыларга рәхмәт сүзе белән тәмамладылар: «Сәләтне ача белү, аларның hәр җиңү баскычы сезнең хезмәт агачыгыз җимеше. Халкыбызда мондый остазлар булганда мәдәниятебез ышанычлы юлда».

Шәкертләребез өчен бик шатландык. Бар кунаклар да күтәренке күңел белән саубуллашып, Казаннан яңа көч-дәрт алып кайттылар дип уйлыйм.

Укучыларыбыз, Казанны барган саен яңа яктан ачып кайталар, менә хәзер дә алар «Казан - дуслык шәhәре» дип ассызыкладылар. Бу тантаналы бәйгегә баруыбызга мәктәп директоры Рәүфә Хәбият кызы Алеевага hәм Төмән районы мәгариф идарәсе, Төмән өлкәсе мәгариф департаментына рәхмәтебезне белдерәбез.

Рузилә ИСМӘГЫЙЛОВА, Төмән районы,
Индрәй урта мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836