#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Хатыйп Хәбибуллинга – 90 яшь!

последние и лучшие новости искусства в мире

30-9“Яңарыш” газетасы өчен кадерле шәхес, “Әдәби Төмән” иҗат берләшмәсе әгъзасы, дустыбыз, кыю фикерле хәбәрчебез Хатыйп Хөббәтулла улы Хәбибуллин 3 августта 90 яшьлек юбилеен каршы ала. 90 ел, 1098 ай гомер – күпме шатлык, борчылулар, уңышлар сыйган бу чорга.

Хатыйп абый 1927 елның 3 августында Әлмәт районының Нәдер авылында туа. Башлангыч белемне туган авылында алып, 1945 елда Бөгелмә педучилищесын тәмамлый. Мәгърифәткә беренче адым Әлмәт районы Кәшер авылыннан башлана. Шуннан соңгы гомер юллары үткән Себер якларына юллама белән җибәрелгән Казан педагогия институтының тел-әдәбият факультетын тәмамлаган яшь егетләр арасында Хатыйп абый да була. Кыштунлы, 1953 елдан Акъяр мәктәпләрендә директор булып эшли. 1950 елда танылган ветеран укытучы, өлкәбез мәгарифендә зур роль уйнаган китаплар авторы Люция Бәдретдин кызы белән гаилә корып җибәрәләр.

“Хатыйп һәм Люция Хәбибуллиннар — укытучы гына түгел, ә язучы-галимнәр дә. Минем адашның әдәби, публицистик, гыйльми тикшеренүләрне үз эченә алган берничә китабы бар. Аның, мәсәлән, «Язмыш сукмагы» (2002) җыентыгы — Төмән-Тубыл татарларының иң яратып укый торган басмаларыннан берсе. Анда ике повесть, күпләгән хикәяләр, шигырьләр, рецензияләр, публицистик чыгышлар урнаштырылган. Аларның һәр икесенең дә язмалары элек-электән Татарстан матбугатында да басылып килә... Люция һәм Хатыйп Хәбибуллинар 3 бала тәрбияләп үстергәннәр. Берничә оныклары да бар. Бу гаилә матур, нәтиҗәле яшәүнең, милләткә ничек хезмәт итәргә тиешлекнең күркәм бер үрнәге. Исән-сау вакытта алар хакында документаль фильм төшереп калырга иде!” – дип язды алар турында күренекле академик Хатыйп Миңнегулов.

“Казан пединститутын тәмамлап, Төмән өлкәсендә мәгариф, мәгърифәтчелек хезмәтендә озак еллар (1950-2006) көч сынаган, гомеренең ярты гасыр чорын татар милләте балаларына белем-тәрбия бирүчеләр арасында Хатыйп Хәбибуллинның исемен дә санасак, аның язган әсәрләренең эчтәлегенә тагын да бер бизәк төшерү генә булыр иде.

Ул озак еллар (40 елдан артык) Акъяр авылында мәктәп директорлыгы арбасын әйдәп баручы гына түгел, лаеклы ялга чыккач та, үз һөнәренә тугры калып, өлкә күләмендә бердән-бер татар телендә чыга торган “Яңарыш”та әдәби әсәрләрен, хикәя, парчаларын, татар милләтенең үзаңын үстерү юнәлешендә язылган күп төрле язмалары белән катнашып, мәгърифәтчелек эшен дәвам итә. Аның “Язмыш сукмагы” (2002 ел) повесте һәм ике томлы “Себергә юллама” (2005 ел) китабы халкыбызның телен, гореф-гадәтләрен, хезмәт сөючәнлектә бирелгән холык-фигылен барлап язылган әсәрләр буларак киң җәмәгатьчелеккә таралып, уңай яктан бәяләнде.

Халкыбызга милли рух, мәдәният, мәгърифәт яктысы сирпүдә игелекле хезмәт күрсәткән, оста каләм иясе, публицист, журналист “Яңарыш”ның баш мөхәррире Азат Сәгыйтовның Х.Хәбибуллинның илаһи көчен салган китапларына тансыклы сүзен язган бәяләмәләре авторның әдәби эшчәнлегенә зур бәя булды. “Х.Хәбибуллинның “Себергә юллама” китабы мәхәббәт турында кешеләрне берләштерә торган бөек хисләр, нечкә, кешелекле сөю хисләренең автор Себергә юллама белән эшкә килгән дуслары, иптәшләре язмышына бәйләп сурәтли. Ялкынлы яшьлек елларын Себердә хезмәткә багышларга юлланган 4 егет, сугыштан соңгы кырыс, авыр еллар булуга карамастан, аптырап калмыйлар. Алар барысы да себер авылларының җидееллык, урта мәктәпләрендә мәктәп директоры вазифасын намус белән башкардылар. Үзләре эшләгән авылларда яңа мәктәпләр салдырып, педагогик коллективлар белән җитәкчелек итү осталыгына өйрәнеп, чарланып, мәгърифәтчелектә шактый тәҗрибә туплаган белгечләр булдылар. Халык мәнфәгате, кешеләр бәхете дип, социалистик җәмгыять идеаллары белән янып-көеп яшәүче зур ихтыяр көченә, югары мораль сыйфатларга ия булган шәхесләр булып җитештеләр. Алар йөзләрчә балаларга белем биреп кенә калмадылар, аларны зур тормышка әзерләүдә зур эшчәнлек күрсәттеләр, аларның иҗтимагый-политик тормышын әйдәп баручылар булдылар.

Китаптагы әсәрләрендә теге яки бу сыйфаты, үзенчәлекле характеры белән укучы күңеленә кереп калырдай геройлары байтак. Әсәр авторның үзе күргән, үзе кичергән, үз башыннан үткән хәлләргә, төгәл фактлар, вакыйгаларга таянып язылган. Чөнки шул Себер якларына дәртләнеп эшкә килгән 4 егетнең берсе Хатыйп Хәбибуллинның 50 елга якын педагогик хезмәтенең 40 елы Акъяр мәктәбе вазифасына багышлана, җирле халкыбызның гомуми белемен күтәрүгә, милли үзаңын үстерүгә җитди өлеш керткән күпкырлы җәмәгать эшлеклесе ул, - дип тирән, эчтәлекле анализ ясый Азат Сәгыйтов Хатыйп Хәбибуллин әсәрләренә.

Хатыйп Хәбибуллинның китапларына Төмән дәүләт университеты гуманитар тикшеренүләр институтының өлкән фәнни хезмәткәре Изил Гарифуллин: “Хатыйп Хәбибуллинның Төмән өлкәсе мәгарифендәге, мәдәниятендәге, Татарстан журналистлар Союзы әгъзасы һәм “Яңарыш”ның актив хәбәрчесе буларак, район, өлкә җәмәгатьчелеге арасындагы иҗтимагый эшчәнлегенә тулы анализ ясый. Соңгы елларда гына Татарстанда чыга торган газета-журналларда һәм “Яңарыш”та иҗтимагый-педагогик темаларга карата басылып чыккан 130дан артык публицистик мәкаләләре, очерклары аша ул өлкәбездәге һәм Татарстандагы киң җәмәгатьчелекне туган як яңалыклары, казанышлары белән даими таныштырып барды. Аның халык яратып кабул иткән, “Язмыш сукмагы” (2002 ел), “Себергә юллама” (2005 ел, 2 кисәктән тора) китаплары ХХ гасырда татар мәктәпләре тарихы Төмән, Тубыл-Иртеш буе татар авылларындагы мәктәпләрнең үсеш-үзгәрешләрендә мәгариф эшендә каршылыклар, зур сынауларга бирешмичә, үз юлларын тапкан, үз сукмакларын салган шәхесләр турында. Төмән өлкәсенең 60 еллык юбилее уңаеннан чыккан “Төмән өлкәсе энциклопедиясе”ндә урын алган күренекле мәгърифәтче педагог Б.Г.Гарифуллин турындагы язмалары Төмән өлкәсе мәгарифен үстерүдә зур өлеш керткән дистәләрчә фидакарь шәхесләрнең язмышы”, - дип язган иде үзенең “Себердә татар мәгарифе (XX гасыр)” китабында Люция апа Хәбибуллина.

“Үзе дә тыныч яшәми, башкаларга да тыныч яшәргә ирек бирми”, – дип котлаганнар иде хөрмәтле аксакалыбызны бер юбилеенда. Чынлап та тынычсыз, бер кочак планнар белән яши, үзсүзле, максатчан зат ул Хатыйп Хөббәтулла улы. Аның “Әдәби Төмән” утырышларындагы кыю фикерләре аптырашта калдыра иде, хәтта. Кыштунлы авылында, Акъярда куйган хезмәтләрен дә халык онытмый. Бүген яшәгән авылында аерым зур ераклыктагы урнашкан йортлар урынына яңа мәктәп, мастерской, ашханә, интернат йорты салдыруда күп көч түгә ул. Әле аны үрнәк мәктәп итеп санарлык уку әсбаплары, техник кулланмалар белән баету турында кайгырта. Коллективка белемле, тырыш укытучылар туплый. 1960 елларда барлык фәннәрне рус телендә укытуга күчсәләр дә, ирле-хатынлы Хәбибуллиннар мәктәпнең миллилеген саклап калуда зур тырышлык куялар, мәктәп өлкә күләмендә алдынгы тәҗрибә мәктәбенә әйләнә, озак еллар методик үзәк булып тора. Монда класстан тыш эшләрнең татар телендә алып барылуы, алай гынамы, халкыбызның танылган шәхесләре белән очрашулар, әдәби кичәләр оештыруның әһәмияте чиксез иде. Боларга өстәп мәктәп тирәсе дә төзекләндерелә, 1,5 га зурлыгындагы тәҗрибә участогы, җиләк-җимеш бакчасы, чәчәклек булдырыла.

Актив җәмәгать эшлеклесе, мәгърифәтче, педагогик хезмәт ветераны, өлкә, министрлык тарафыннан Мактау грамоталары, “РСФСРның халык мәгарифе отличнигы” значогы һәм башка дәүләт медальләре белән бүләкләнгән Хатыйп Хөббәтулла улы Хәбибуллинны олы юбилее белән тәбриклибез. Аның гаиләсенең терәге, шатлыгы, укучыларының мөхтәрәм абыйлары, халкыбызның фидакарь улы, “Яңарыш”ыбызның дусты, киңәшчесе булып сәламәтлегенә зарланмыйчан озак яшәвен телибез.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836