#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Киләчәккә карап эшләүче укытучы

последние и лучшие новости искусства в мире

17-8“Аромаш районының ел укытучысы” бәйгесендә Көсәйкүл төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гүзәл Тимеркәева “Ел укытучысы” номинациясендә җиңеп чыкты. Узган һөнәри осталык бәйгесенең шартлары, сынаулары турында: ”Быел бәйгедә районыбыз мәктәпләреннән 12 укытучы катнашты. Без дистанцион форматта эссе яздык, “Ачык дәрес” бирдек, методик семинар үткәрдек, актив катнаштык. Мәктәптә укучыларга белем бирүдә интернет-ресурсларны куллану үзенчәлекләрен күрсәттек.

Татар теле дәресләрендә компьютерда эшләү укытуның сыйфатын күтәрергә ярдәм итә. Безнең мәктәп укучылары да замана шартларыннан калышмыйлар. Мин район күләмендә узган бәйгедә җиңү яулаганыма шатмын. Конкурсның икенче этабы өлкә күләмендә үткәреләчәк. Укытучының осталыгын күрсәткән өлкә бәйгесендә дә катнашырга әзерләнәм”, - дип сөйләде Гүзәл Рафаил кызы.

Гүзәл Рафаил кызы үзе дә Көсәйкүл мәктәбен тәмамлап, Тубыл дәүләт педагогия институтының филология факультетының рус-татар бүлегендә белем ала. Укыган чорында фәнни-практик конференцияләрдә, семинарларда, конкурсларда актив катнаша. Хезмәт юлын туган мәктәбендә педагог–оештыручы булып башлый. 22 ел мәктәптә эшләгән чорында җиде ел оештыручы, өч ел укыту–тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, дүрт ел филиал мөдире булып эшли. Югары квалификацияле укытучы сайлаган һөнәренә тугры булып, укучыларын яратып, тырышып хезмәт итә.

Гүзәл Тимеркәева Төмән өлкәсе мәгариф һәм фән департаментының Рәхмәт хаты, РФ мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау кәгазе һәм Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән. 2015 нче елны “Йөрәгемне балаларга бирәм” муниципаль конкурсында 1 нче урынга лаек була. Шул ук елны өлкә күләмендә узган “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” бәйгесендә “Югары педагогик осталык” номинациясендә җиңүче буларак бүләкләнә. Аның уңышлары, нәтиҗәләре турында сокланып, горурланып сөйләрлек. Конкурсларда катнашып абруен, дәрәҗәсен күтәргән, алдына куйган максатларына ирешкән укытучы киләчәккә карап, укучыларының мәхәббәтен яулап, ныклы, тирән белем биреп, татар теленә, әдәбиятка кызыксыну уятып эшли. Гүзәл Рафаил кызына чираттагы бәйгеләрдә дә уңышлар телибез.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836