Материалы

Китапханәдә шагыйрьләр аралаштылар

последние и лучшие новости искусства в мире

26-7Төмән шәһәренең Кугалы авылында урнашкан 18 нче китапханә мөдире Луиза Сөрмәтова татар китаплары фонды ачуы турында укучыларыбыз беләләр. Ул эшли башлаганда начар хәлдә булган бүлмәләрнең берсенә яхшы ремонт ясатып та өлгерде. Ә менә күршедәге зал күп хезмәт сорый иде. Аны вакытлыча гына азрак тәртипкә китереп торалар, чөнки китапханә каршысында гына төзелүче күп катлы йортта аларга да бүлмәләр вәгъдә иткәннәр. Ә бу зал төрле очрашу, кичәләр өчен бик кулай булып чыккан. Милләттәшләребез өчен Луиза ханым беренче итеп шагыйрь, язучылар, иҗади шәхесләр белән очрашу үткәрергә уйлаган.

Кичәне Луиза Рәис кызы җирле шагыйрә Мөнирә Хөснетдинованың туган телгә багышланган шигыре белән башлап җибәрде. Туган теле исән халыкның мәңге югалмаслыгына басым ясады. Ул башта безнең арабыздан киткән танылган якташыбыз Булат Сөләйманов иҗатына кыскача гына тукталып, аның турында сөйләргә сүзне дусты, фикердәше Әнәс Гаитовка бирде. Өлкәбездә татар теле, әдәбиятына караш үзгәргән 90 нчы елларда башта билгеле шагыйребез белән очрашулар үткәреп, аннары политикага да бергәләп кереп китүләрен бәян итте. Аның әле беркая да бастырылмаган шигырьләрен укыды.

Алга таба себер татарлары турында әсәрләр язган танылган язучы Фәүзия Бәйрәмова, үзенең нәсел тарихын чагылдырган китабын бастырган якташыбыз Альберт Урамаевка тукталып үтте.

Якуб Зәнкиев, Рәкыйп Ибраһимов, Гөлфизәр Абдрахманова, Заһит Акбүләков искә алынды.

Читтә яшәүче якташ язучы, шагыйрьләребез Әбдел Мәхмүт, Шәүкәт Гаделша турында да белдек.

Беренче сүз Тубыл шәһәреннән үк килгән Галия апа Абайдуллинага бирелде. Галия апа бүгенге көндә 18 китабы дөнья күрүен, әле тагын икесе әзер булуын хәбәр итте. Бала чагында ук шигырьләр язу белән мавыккан, ләкин тормыш мәшәкатьләре бу хыялын иркенләп башкарырга мөмкинлек бирмәгәнгә, лаеклы ялга чыгуга ул күңелендә җыелган шигьри юлларны дәфтәр битенә төшерә башлый. Шулай “Яңарыш” битләрендә “Зилә” псевдонимы астында беренче иҗат җимешләре чыга. Тормыш иптәше Рисмөхәммәт абый белән икесенең пенсия акчаларына бастырылган китапларны укучылар яратып кабул итәләр, рәхмәтләрен җиткерәләр. Абый да күренекле шагыйрьләр әсәрләренә ияреп язылган замана проблемаларын күрсәткән шигъри юллары белән таныш икән.

Төмән районының Ямбай авылында яшәүче Сәгыйт Сагитов поэзиягә Булат Сөләймановтан соң килүен белдерде. Аның шигырьләрен рус теленә тәрҗемә итеп, рус телендәге газета редакциясенә алып баргач, аларга ошавын, шуннан рухланып үзе дә яза башлавын сөйләде.

Аның авылдашы Зәйтүнә Ниязова, Тубыл кунагы Әлмөхәммәт Хәбибуллин, төмәнле Хәлил Вагайлы һәм Булат Ташбулатов, Мәүлидә Хәйруллина яңа шигырьләрен укыдылар, һәр чыгыш ясаучы үз китапларын татар китаплары фондына бүләк итте. Китаплар редакторы, тәнкыйтьче Бәхтияр Агишев, шагыйрь усал булырга, аның әйткәне аңга барып җитәргә, калтыратырга, җанландырырга, дөреслекне якларга тиеш, дип башлады сүзен. Данлыклы шагыйрьләрдән мисаллар китереп күрсәтте. “Алар күп язмаганнар, әсәрләре нечкә генә китапка сыйган, ә үзләрендә күпме көч, бүген дә халык алар белән рухлана”, - диде. Мәүлидә ханым үзе язган шигырьләренә көй дә иҗат итә икән, үзе башкарып та бирде.

Ә инде очрашуның башыннан ахырына кадәр танылган җырчыларыбыз, үзе композитор да булган Җәмилә Мирасова, Луиза Сөрмәтова матур җырлары белән сөендерделәр, бәйрәм рухы тараттылар. Көйләрнең күбесен танылган җирле композиторыбыз Әмир Хәлидов иҗат иткән.

Җәмилә ханым соңыннан үзе язган җырларының диск беркетелгән икенче китабы чыгу шатлыгы белән уртаклашты, һәркемгә җыентыгын бүләк итте.

Кичәгә килгән һәркем туган телендә иҗат итә, аларның максаты да туган телләрен саклап калу, гореф-гадәтләрен, җыр-моңнарын тел аша бала-оныкларына җиткерү. “Күңелләрне күтәрә, җанга җылы бирә торган бу очрашу узып бара. Бу якты көн буыннарга дәрт, йөрәкләргә кодрәт, җаннарыбызга тынычлык иңдерсен иде”, - дип тәмамлады кичәне Луиза Сөрмәтова һәм чәй табынына чакырды.

Әлегедәй кичәләр дәвам итәчәк, диде ул. Теләүчеләрдән фондка китаплар кабул итүләрен тагын хәбәр итүебезне сорады. Татар китабы милләттәшләребез яшәгән һәр өйдә иң кадерле урында сакланган. Бу китаплар фондның түрендә урын алсын, дисәгез, Төмәннең Пражская урамындагы 18 китапханәгә алып килегез. Алар әле озак еллар укучыларын куандырырлар.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума