Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Июль 2019
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 31 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Китапханәгә 70 ел

последние и лучшие новости искусства в мире

30-8Совет хөкүмәте беренче көннәреннән үк халыкны аң, белемле итүне беренче урынга куя. Шуның өчен авылларда клублар һәм уку өйләре (изба-читальня) ачыла. Асланада, манарасын кисеп төшергәч, мәчетне клуб итәләр. Ләкин сугыштан соңгы елларда уку өе замана таләпләренә туры килми һәм аның урынына өлкә мәдәни-агарту бүлегенең карары буенча 1949 елның 1 июлендә китапханә ачыла. Аңа мөдир итеп Зөһрә Җәләлетдинова билгеләнә. Ләкин ни сәбәпледер, ул бер ел гына эшли һәм аннан соң бер ел эчендә өч кеше алышына. Чөнки бу кешеләрнең махсус белемнәре булмый.

1951 елның азагында китапханәгә мөдир итеп Хәлбикамал Нуруллина билгеләнә. Ул өлкә китапханәсендә бер еллык китапханәчеләр курсын тәмамлый.

Китапханә ике бүлектән торган. Кечкенә бүлмәдә китаплар сакланган, ә зур бүлмәдә уку залы урнаша. Илдә булган һәрбер сайлаулар да китапханәдә үткәрелә. Эшләр өчен шартлар бик уңайлы булмый. Кышын китапханәдә салкын, мичләр бүлмәләрне рәтләп җылытмаган. Алтмышынчы еллар башына кадәр китапханә лампа уты белән яктыртылган.

1965 елны Хәлбикамал Әбдрәшит кызы читтән торып Тубылдагы мәдәни-агарту училищесын тәмамлый. Китапханә китаплар белән тирә-яктагы авыл укучыларын да тәэмин итеп тора.

1972 елның көзендә китапханә яңа бинага күчә. Хәлбикамал 1982 елның декабрь аенда лаеклы ялга китә. Ялда булса да, китапханәнең эше белән кызыксынып тора.

Ул китапханәдән киткәч, җиде елда җиде кеше алышына. Алар да озак эшли алмыйлар.

1989 елдан китапханәдә Асия Төлкебаева эшли. Ул 1979 елда Аслана урта мәктәбен, 1981 елда Тубылда мәдәни-агарту училищесының китапхнәчеләр бүлеген тәмамлый.

Хәзерге көндә китапханәдә 5500 данә (1954 елда 2895 данә) китап бар, шуларның бер мең данәсе татар телендә. Татар телендәге китаплар белән китапханәне «Яшь буын» оешмасы җитәкчесе Фәрит Корманов тәэмин итеп тора. Укучылар исеменнән Фәриткә чын күңелдән рәхмәт әйтәбез.

Китаплар киштәләрдә тәртип белән урнаштырылган. Һәрбер укучыга кирәклеген сайлап алу мөмкинлеге, балалар өчен уйнарга махсус почмак бар.

Китапханә татар һәм рус телләрендә күп төрле газета, журналлар алдыра. Алар арасында бик укыла торганнары: “Аргументы и факты”, “Собеседник”, “Моя семья», «Идел» (журнал), «Диләфрүз” (газета, Уфадан) һ.б.

Китапханәдә авылның данлыклы кешеләре белән очрашулар да була. Язучыларның юбилейларына багышлап, олы яшьтәге китап сөючеләр белән дә төрле чаралар үткәрелә. Аларга мәктәптән укучыларны да чакыралар. Беренче класс укучыларын ел саен китапханәгә укучылар (читатель) итеп кабул итәләр. 2012 елда китапханәдә капиталь төзекләндерү үткәрелде. Эшләү өчен тагын да мөмкинлекләр яхшырды. Китапханә интернет челтәре белән дә тоташтырылган. Монда чисталык, пөхтәлек керү белән үк күзгә чалына. Төрле төстәге чәчәк аткан гөлләр дә китапханәгә ямь өсти. Стеналарда татар һәм рус язучыларының портретлары эленгән. Татар язучыларының рәсемнәрен авылдашыбыз Таһир Кәримов ясап бирде. Шулкадәр алар зәвыклы эшләнгән, әйтерсең, тәҗрибәле рәссам ясаган. Якты дөньядан вакытсыз китсә дә, ул авылдашларына үзенең истәлеген калдырды.

Утыз елдан артык эшләү дәверендә Асия тырыш хезмәте өчен күптөрле дипломнар, рәхмәт хатлары, грамоталар белән бүләкләнде.

Мәдәни учакның гомере озын булуын һәм укучыларын шатландырып торуын теләп калам.

Рафаил МАГЖАНОВ,
Ялутор районы, Аслана авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836