#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Әкияткә ышанмыйм мин!”

последние и лучшие новости искусства в мире

20-7Төмән татар мәдәният үзәгендә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан Татарстанның халык язучысы, мәшһүр драматург, прозаик, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллин әсәре буенча “Гафият турында әкият” спектакле премьерасы куелды. Спектакльне үзәкнең “Хәрәкәт” театр студиясенә йөрүче яшьләр әзерләгән. Куючы режиссерлары Ринат Гарифуллин ярдәмендә Эльгар Ситдиков (Шүрәле), Риваль Моратов (Юха елан, Дию пәрие), Лилия Сәйдуллина (Су анасы), Илсияр Галеева (Убырлы карчык), Рамазан Хөсәинов (Гафият), Руфия Зәлилова (Мәче), Рафаэль Рәхимов, Диана Бадыгина, Маргарита Мелюхова, Людмила Мальцевалар шулкадәр оста итеп уйнадылар.

Тамашачы гаҗәпләнеп, бер тынсыз карап утырды. Театр студиясенең беренче спектакльләре белән таныш түгелләр аларның читтән килгән артистлар булуына тулысынча ышанган иде. Һәрберсе рольләрен оста башкардылар. Төмәнебездә шундый театр студиясе барлыкка килүенә чиксез шатланып таралыштылар.

Гафият исемле тәртипсез малайның залда кычкырып телефоннан сөйләшүе, әле әкияткә ышанмавы, үзенең көчле, батыр, зирәк булуы турында авыз ачып мактануы әкият геройларына бер дә ошамады. Алар бу мактанчык замана баласын акылга утырту турында уйлаштылар, төрлечә план кордылар. Бергәләшеп барыбер эләктерделәр үзен. Убырлы карчык, Дию пәрие, Су анасы, Шүрәле һәм башкаларны үз күзләре белән күреп, барлыгына ышанган Гафиятнең фикере дә үзгәрде. Ул явызлыкны яхшылыктан аера белергә өйрәнде.

Шундый тәрбияви геройлары булган әкиятләрне балаларыгызга, оныкларыгызга укырга вакыт табыгыз, кадерле укучыларыбыз.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836