Материалы

Кырым Төмән арасы нык

последние и лучшие новости искусства в мире

26-8Төмән өлкәсе 4 елдан бирле Кырым Республикасына ярдәм күрсәтә. Төмән дәүләт университеты һәм Кырым федераль университеты белән тыгыз элемтә урнаштырылган. Профессор Хәнисә Алишина күптән түгел Кырым Республикасында шагыйрь, тәрҗемәче, җәмәгать эшлеклесе Эшреф Шемьи-заденың 110 еллыгына багышланган конференциядә булып кайтты. Һәм үзенең кичерешләре белән уртаклашты:

- Кырым ярымутравы башкаласына килеп төшүгә, яхшы якка үзгәрешләргә хәйран калдым. Иң беренче яңа заманча аэропортка килеп кердем. Әлбәттә, Кырым күперен әйтми калырлык түгел!

Кырымда һәр музейда, мәдәният учагында аның Россия белән бәйлелеге, гомумтарих чагыла. Кырымның Россиягә кире кайтарылуы бик әһәмиятле вакыйга булды.

Иҗат кешеләре танылган якташлары Эшреф Шемьи-заденың 110 еллыгын И.Гаспринский исемендәге Республика кырым татар китапханәсендә билгеләп үттеләр. Анда “Әдәби елнамә” әдәби вакыйгалар марафоны кысаларында берничә чара оештырылган иде. Кырым федераль университетының кырым татар һәм шәрык филологиясе факультеты студентлары классик яшәгән өй янына җыелдылар, анда Эшреф Шемьи-заденың милли әдәбиятны үстерүдә керткән бәһасез өлеше турында сөйләделәр. Кырым татарлары язучылар берлегенең шул хөрмәткә оештырылган утырышында да катнашырга, чыгыш ясарга да туры килде. Алар белән себер татар һәм кырым татар телләрендә аралаштык. Зыялы, белемле, тәрбияле искитмәле халык!

Күренекле шәхескә багышланган эчтәлекле күргәзмә дә әзерләнгән. Аның сүзләренә язылган җырлар тыңладык, шигырьләрен ишеттек. Тыйнак, бай шигьри телле, киңәшләре белән гел ярдәм итәргә омтылган Эшреф Шемьи-заденың үз тавышы сакланган аудиоязма да – уникаль истәлек булып тора. Тагы Эшреф Шемьи-заде якташыбыз Якуб Зәнкиевның чордашы, шул ягы белән дә миңа рухи яктан бик кадерле һәм якын.

Язып алды Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума