tyumen

CIT2

Подписка на газету 

Baner 230x300 1

Календарь 

Март 2019
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
25 26 27 28 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Электронная почта 

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Безнең беренче сайт 

Кырынкүл мәктәбендә туган тел бәйрәме

последние и лучшие новости искусства в мире

11-8Төмән шәһәренең 52 нче мәктәбе кунаклар чакырырга бер дә кыенсынмый. Мактанырлык, горурланып күрсәтерлек укытучылары, укучылары да бар аларның. Килүчеләр гаҗәпләнеп, үзләре дә тәҗрибә туплап китәләр. Менә 21 февраль – Халыкара туган тел көне уңаеннан да бу 3 бинада урнашкан белем йортына өлкәнең этномәдәни мәктәпләреннән тел укытучылары килделәр. Мәктәп укучылары милли киемнәрдә татар җырлары белән каршы алдылар, милли ашлар тулы өстәл артында тәмле чәй тәкъдим иттеләр.

Дәрәҗәле кунаклар да бар иде: өлкә мәгариф һәм фән департаменты баш белгече Ольга Гроо, Төмән дәүләт университеты профессоры, филология фәннәре докторы, тюркология үзәге директоры Хәнисә Алишина, ТОГИРРО проректоры, профессор Наталья Милованова, Төмән шәһәренең “Информацион-методик үзәге” директоры Наталья Старых туган телләрен яратучыларны бәйрәм белән котладылар, соңыннан нәтиҗәле эш алып баручы мөгаллимнәргә, бердәм коллективның җитәкчесе Алевтина Манкаевага рәхмәтләрен җиткерделәр. Алар чыгышларында һәркемнең күңел түрендә туган телгә мәхәббәт сакланырга тиешлеген, туган телне өйрәнергә, аны үстерергә кирәклеген белдерделәр.

О.Гроо: “Туган телне белмичән, үзеңне халкыңның бер вәкиле итеп тоеп булмыйдыр ул. Туган телне сакларга, чит телләр белән сөйләмне чүпләмәскә кирәк. Бүгенге шикелле бәйрәмне башка мәктәпләр дә оештырсын иде”, - дигән киңәшләрен бирде. Н.Старых этномәдәни юнәлештәге семинар чараларының тәҗрибә тупларга ярдәм итүләрен, киләчәктә дә укытучыларга үз эшләрендә кулланырга мөмкин булуы турында сөйләде.

Беренче лекцияне Төмән дәүләт университеты профессоры, филология фәннәре докторы, тюркология үзәге директоры Хәнисә Алишина укыды. Ватаныбызның тюркологларына багышланган чыгышында галимәбез Г.Миллер, Лоренц Лянге, Д.Мессершмидт, В.Радлов, Н.Катанов, Д.Тумашева, Ә.Тенишев, С.Маловның тюркологияне өйрәнүдә керткән казанышлары белән таныштырды. “Барлык татарларны да, яшәү урыннарына, диалект һәм сөйләшләренә карамастан, бердәм татар әдәби теле берләштерә. Себер татарлары сөйләшә торган телләрен һәм этномәдәни мәктәпләрдә укытыла торган бердәм татар әдәби телен югалтмасыннар иде. Без әдәби телдән аерылмаска тиеш. Ә себер татар телен өйрәнергә беркем дә каршы килми. Барлык халыкларның да туган телләрендә мәктәпләрдә белем бирергә рөхсәт алган дәреслекләре юк. Бик азларның гына бу мөмкинлекләре бар. 11-9Татар халкының белем бирү системасы булуы белән без горурланырга тиеш”, - диде ул. Аннары өлкә олимпиадасы барышында мастер-класслар күрсәткән укытучыларга ТОГИРРОның Рәхмәт хатларын һәм әле яңа гына «табадан төшкән» “Булат Сулейманов и его наследие в отечественной культуре” китабын тапшырды.

Аннары кунаклар ике төркемгә бүленеп 52 нче мәктәп укытучылары әзерләгән ачык дәресләргә, мастер-классларга таралыштылар. Халидә Кирамова рус язучысы В.Астафьевның “Васюткино озеро” белән Я.Зәнкиевның “Аккошлы күл” хикәяләрен чагыштырып өйрәнү ысулын укытучылар ярдәмендә күрсәтеп үтте.

- Без 5 класста татар һәм рус әдәбиятыннан берләштерелгән дәрес карап үттек. Дәреснең темасы: “Васютканың һәм Русланның юллары буйлап” иде. Дәрес методик яктан грамоталы төзелгән. Укытучылар балалар ролендә рәхәтләнеп биремнәр чиштеләр, сорауларга җавап бирделәр. Әсәрләрнең уртак ягын табарга өйрәнделәр. Монда укытучы эзләнү, проект ысуллары белән эшләде.

Дәрес миңа бик ошады. Үз эшемдә кулланырмын дип уйлыйм”, - дип сөйләде Тубылның 15 нче мәктәбе укытучысы Бәниса Ниязова.

Елена Ибраһимова кушма дәресен К.Симонов белән М.Җәлил поэзиясенә, Лена Ильясова “23 февраль – Ватанны саклаучылар көне” темасына багышлады. Виктор Гроо немец һәм рус телләрен “Бергә яшибез” темасына алып барылган дәрестә кызыклы итеп чагыштырды.

Гөлниса Хөсәенова әзерләгән Муса Җәлил иҗатына багышланган әдәби-музыкаль композиция кунакларны үзенә җәлеп итте. Алар елап, уйнаучыларга сокланып, оештыручының осталыгына гаҗәпләнеп тамаша кылдылар. 2 нче класс сабыйларыннан алып 9 нчы класс укучылары катнашкан әлеге чарада герой шагыйрь шигырьләре, аларга язылган җырлар яңгырады. Укучылар әзерләгән, төшергән мультфильм да бик ошады. Ә инде татар һәм рус телләрендә оста сөйләүләре, сәнгатьле чыгышлар - әлеге композицияне әзерләүче Гөлниса Ревкат кызының тәҗрибәсе, армас-талмас хезмәт итүе нәтиҗәсе.

11-6ТОГИРРО проректоры, профессор Наталья Милованова этномәдәни компонентны гамәлгә ашыру мөмкинлекләре турында сөйләде, киңәшләр бирде. Укытучылар белән фикер алышты. Ә аннары Х.Кирамова, Вагай районының Тугыз урта, Тубылның 15 нче мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучылары Венера Ибукова, Бәниса Ниязова үз тәҗрибәләре белән таныштырдылар, сорауларга җавап бирделәр.

Катнашучылар кызыклы, файдалы, күп көч таләп иткән дәресләр үткәргән укытучыларга, мәктәп директоры Алевтина Манкаевага зур рәхмәтләрен белдерделәр. Үзләрен чакырып, очраштырып торуларына, бергәләшеп аралашырга мөмкинлек бирүләренә чиксез шатлыкларын җиткерделәр. Халыкара туган тел көнен матур бәйрәм итеп каршы алуны хупладылар.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836