#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Мәгариф стандартларын үстерү турында

последние и лучшие новости искусства в мире

42-5Шушы көннәрдә Төмән районы, Ямбай урта мәктәбендә “Инновацион мәктәп шартларында мәгариф стандартларын үстерү потенциалы” темасына татар теле һәм әдәбияты укытучылары семинары үткәрелде.

Анда укытучылар - Гүзәлия Муллачанова (Шыкча мәктәбе), Эльмира Садыйкова (Талымхан ), Рузилә Исмәгыйлова (Индрәй), Динара Мамикова (Ямбай), Гүзәл Корманова (Каскара), Лилия Яхина (Олы Акъяр), Хәшүрә Уразаева (Муллаш) катнаштылар.

Динара Хәсән кызы “Җөмләнең баш кисәкләре” темасына 5 нче класста ачык дәрес уздырды. Бу сыйныфта 27 бала укый. Класс җитәкчеләре – Тәнзилә Рәүхәт кызы Фәйзуллина. Балалар өч төркемгә бүленеп утырдылар. Дәрестә “Патша, хәбәр һәм ия” әкияте сәхнәләштерелде, балалар шигырьләр сөйләделәр, ребуслар чиштеләр, биремнәрне төгәл үтәделәр, төркемара ярыштылар һәм башкасы. Өй эше бирелде. Укытучы балаларга җирле шагыйрь Сәгыйть Сәгыйтовның ике шигыреннән ия белән хәбәрне табарга; ия белән хәбәр булган рәсем ясап килергә кушылды. Укытучылар дәрескә анализ ясадылар. Уңышлы моментларны әйтеп киттеләр. “Күрсәтмәләр күп булды, тәҗрибә тупладык, дәрес уңышлы үтте”, - дип уңай бәя бирделәр.

Динара Мамикова җитәкчелегендә 8 нче сыйныф укучысы Алсу Гайсина татар әдәбиятыннан “Киләчәккә адым” районара конференциясе өчен фәнни-тикшеренү эше әзерләгән. “Сәгыйть Сәгыйтовның иҗатында хатын-кыз үрнәге” темасына докладын укытучыларга тәкъдим итте. Интерактив тактада төрле елларда төшерелгән фоторәсемнәр күрсәтелеп барды. Алсу Сәгыйть Дилмөхәммәт улының “Каеннар шаулый”, “Халкым хәле”, “Сезгә әйтәм” китапларын кулланган. Доклад эчтәлекле, кызыклы яңгырады.

“Яңа дәреслекләр, татар теле һәм әдәбиятыннан тематик планлаштыру” темасына татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсе җитәкчесе Гүзәлия Муллачанова чыгыш ясады. Ул укытучыларны Кадрия Сөнгать кызы Фәтхуллованың 4 нче сыйныф өчен яңа татар теле дәреслеге белән таныштырды.

- Кадрия Фәтхуллованың яңа стандартларга туры китерелгән китаплары безнең регион өчен бигрәк тә отышлы, чөнки бу дәреслекләрдә күнегүләргә бирем ике телдә бирелгән hәм алар гадиерәк. Дәреслекләр өчен махсус эш дәфтәре дә, электрон әсбап та бар. Хәзер рус мәктәбендә укучы татар балалары өчен бастырылган шушы китапка күчеп барабыз. Бу дәреслекләр Мәскәү тарафыннан расланган”, – дип сөйләде Гүзәлия Хәлил кызы. Ул Динара Хәсән кызына Кадрия Сөнгать кызы редакторлыгында “Инглизчә сөйләшәм” китабын тапшырды. Талымхан мәктәбе укытучысы Эльмира Садыйкова “Инновацион мәктәп шартларында мәгариф стандартларын үстерү потенциалы” темасына; Каскара мәктәбеннән Гүзәл Корманова “Татар теле дәресләрендә интерактив такта куллану” темаларына яхшы доклад ясадылар.

– Методик берләшмәдә быел состав яңарды. Яшьләр мәктәпләргә укытырга киләләр икән, бу елны гына укытабыз дип түгел, ә озакка дип килсеннәр. Җиң сызганып эшкә керешегез. Бергә-бергә эшлик, бердәм, тату булыйк, - дип сөйләде Гүзәлия ханым һәм киләсе айларда кайда, нинди вакытта семинарлар үтәсен хәбәр итте.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836