Материалы

Мактаулы исемгә ия педагог

последние и лучшие новости искусства в мире

38-6Уку елы алдыннан гына шәһәр мәгариф белгечләре киңәшмәсендә өлкә мәгариф һәм фән департаменты директоры Алексей Райдер Халидә Хәлидулла кызы Кирамовага “Мәгариф өлкәсендә Россия Федерациясенең Мактаулы хезмәткәре” исемен тапшыра.

Халидә Хәлидулла кызы “Минем методик табышларым” эссесендә үзе һәм эше турында менә нәрсәләр яза:

- 17 ел традицияләргә бай Төмән шәһәренең 52 нче мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы вазифасын үтим. Шушы 17 ел дәверендә яшь буынны тәрбияләүдә сизелерлек тәҗрибә тупладым. Укыту, тәрбия эше эчтәлеген яңарта бару, инновацион технологияләрне куллану – тормыш таләбе.

Бүген укыту һәм тәрбия бирү эчтәлеге күпкырлы һәм ул үзенә түбәндәге өстенлекле юнәлешләрне берләштерә: балаларның физик һәм әхлакый сәламәтлеген саклау, ныгыту, интеллектуаль тәрбия бирү һәм үстерү, шәхестә культуралылык сыйфатлары һәм рухи кыйммәтләр булдыру (милли культура), гражданлык тәрбиясе һәм патриотик тәрбия бирү (туган як тарихы, туган йортың, авылың, шәһәрең белән горурлану хисе), хезмәт тәрбиясе, гаиләнең нәсел шәҗәрәсен өйрәнү һ.б. Шул принциплардан чыгып укыту  эшен гамәлгә ашыруда миңа җирле материалларны файдалануым ярдәм итә. Милли-төбәк компонентын сыйныф һәм сыйныфтан тыш  эш процессында куллану гадәти юлга әверелгән.

Аларны традицион технологияләр (дәресләр,  класс сәгатьләре, әңгәмә, телдән журнал, диспутлар, проектлар яклау, конференция, рефератлар, сочинениеләр язу һ.б.), формаларда куллану мөмкин. Шулай ук укыту процессында туган як педагогикасын яратып кулланам.

Яркәү районының Сәет мәктәбендә укыган Х.Кирамова Төмән педагогия көллиятен тәмамлап, Тубыл дәүләт педагогия институтында югары белем ала. Ел саен үзе дә һәм укучылары да шәһәр, өлкә, төбәкара бәйгеләрдә уңышлар яулыйлар.

Заманча белем бирү технологияләрен нәтиҗәле файдалану (мәгълүмати-коммуникацион, мәдәниятләр диалогы, проектлар төзү, проблемалы укыту, сәламәтлек саклау, үстерелешле укыту, уен, Сингапур (өйрәнү этабында)) ярдәм итә аңа.

Соңгы елларда гына «Туган тел» бөтенроссия татар теле укытучылары мастер–классы, Төмән шәһәре күләмендә үткәрелгән “Иң яхшы укытучы”, «Россиянең иң яхшы укытучысы», шәһәр күләмендә үткәрелгән “Инновация. Индивидуальлек. Кызыксыну”, “Иң яхшы татар теле укытучысы ”, “Төмән өлкәсенең иң яхшы татар теле укытучысы” бәйгеләрендә җиңү яулый, тәҗрибә туплый. Фәнни-практик конференцияләрдә тәҗрибәсе белән уртаклаша. Хезмәт чорында филология фәненнән кандидатлык диссертациясен яклау мөмкинлеген дә таба. Аның гел үсешкә омтылуы юкка гына түгел, ул бала чагыннан ук әтисенең тарих, әнисенең татар теле һәм әдәбиятыннан балаларга белем бирүләрен күреп, серләренә төшенеп үсә.

“Бу тормышта минем адымым нык, укытучы - минем һөнәрем. бар көчемне, талантымны биреп, балалар, дип уза көннәрем”, - ди Халидә Хәлидулла кызы. Аның турында остазы профессор Хәнисә Алишина да болай диде: “Халидә Хәлидулла кызы – иҗади эш итүче укытучы. Ул тирән һәм күпкырлы белем иясе, фәнни-тикшеренү, эксперименталь эшләр методларын, шәхесне, аның интеллектын үстерү программаларын, юнәлешләрен, методикаларын белә. Укыту материалын кызыклы тәкъдим итеп укучыларны активлаштыра, укыту формалары, методлары белән җиңел эш итә. Педагог предметара элемтәләрне дә куллана. Һәрвакыт үсешкә омтыла: хезмәттәшләренең дәресләрендә катнаша, курслар үтә, алдынгы укытучылар тәҗрибәсен өйрәнә, бәйгеләрдә үзен сыный. Шулай ук белгәннәрен башкалар белән дә теләп уртаклаша: утырышларда докладлар укый, презентацияләр күрсәтә, конференцияләрдә чыгыш ясый. ТОГИРРО катнашында үткән өлкә семинарларында, мәктәптә ел саен ачык дәресләр, татар теле һәм әдәбияты атналыклары үткәрә”.

Х.Кирамова газетабызның хәбәрчесе дә, укучыларының да төрле темаларга язмалары бастырыла. Милләттәшебезгә эшендә уңышларның дәвамлы булуын телисе килә. Төрле милләтле 52нче мәктәптә татар теле һәм әдәбиятын укыту бер дә җиңел генә түгел. Монда төрле төркем белән эшләргә туры килә. Йөкләмә күпкә арта. Шул вакытта туган телгә мәхәббәт уята алуда Халидә Кирамова кебек белемле, үз эшенә бирелгән укытучының роле бик зур.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума