#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Ноябрь 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Мәктәпләргә яңа уку китаплары

последние и лучшие новости искусства в мире

47-5Татар теле һәм әдәбиятын өйрәнүче укучылар өчен яңа уку китапларын Төмән өлкәсенең “Истоки” татар этномәдәни компонентлы мәктәпләр коммерцияле булмаган партнерлыгы Тубыл шәһәрендәге 15, 17 нче мәктәпләргә, районнарда урнашкан авыл мәктәпләренә тараттылар.

Бүгенге көндә мәктәпләрдә татар теле һәм әдәбияты дәресләрен, түгәрәкләрне дә мавыктыргыч итеп оештырырга мөмкинлекләр барлыгы турында әлеге оешма рәисе Әлфия Әхтәм кызы Петухова сөйләде: “Дәреслекләрне, уку китапларын Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы безгә бушлай җибәрде.

100 процентка дәреслекләр белән тәэмин ителмәсәк тә, безгә бу зур ярдәм. Алар безнең Төмән мәгариф һәм фән департаменты белән хезмәттәшлектә эшлиләр. Өлкә мәгариф һәм фән департаменты яңа китаплар алу өчен гариза яза. Дәреслекләрне сатып алу мәктәпнең үз җаваплылыгы зонасы, күпме сатып алырга кирәклеген үзебез хәл итәбез. Без дәреслекләр белән тәэмин ителгән булсак та, Татарстан аларны Төмән өлкәсе мәктәпләренә ярдәм йөзеннән өстәмә фонд буларак җибәрә. Бу юлы укучыларыбызга, укытучыларга ошаган уку китапларын, дәреслекләрне алып килделәр. Кемдер алар буенча эшли инде, кемдер беренче тапкыр күрде. Алар безнен китапханә фондларын ныгытты. Мәктәпләрдә кайчагында балалар саны арта, ә дәреслекләр, уку китаплары җитми. Шуңа күрә яңа уку китапларына һәр мәктәп шатланды, рәхмәтләрен әйтте. Мәктәпләр һәм “Истоки” оешмасыннан Татарстан Республикасының фән һәм мәгариф министрлыгына без рәхмәтләребезне җиткерәбез”, - диде.

Тубыл шәһәренең 15 нче мәктәбе укытучысы, “Истоки” оешмасының әгъзасы Банисә Сөнгатулла кызы Ниязова Вәчир, Дегтярева, Казанлы авыллары мәктәпләренә китаплар тапшырылганы турында әйтте. “Яңа федераль дәүләт белем бирү стандартлары кысаларында төзелгән уку китаплары буенча эшләү уңай. Безнең мәктәпкә татар теле дәреслеге - 1-11, әдәбият 10-11 сыйныфларга бирелде. Дәресләр кызыклы, эчтәлекле үтсен өчен презентацияләр, әңгәмәләр, аудио, видео мәгълүмат, яңа заманча технологияләр кулланып укучыда иҗади мөмкинлекләрен үстерергә, татар теле һәм әдәбиятка мәхәббәт уятырга, ныклы белем бирү өчен һәр татар теле һәм әдәбият укытучысы тырышып эшли. Хәзер инде яңа әсбаплар буенча эшләү укытучыга да, укучыларга да күңеллерәк, уңайлырак булыр”, - дип фикерләре белән уртаклашты.

Римма УМИТБАЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836