Материалы

Мәңге шулай булып торсын

последние и лучшие новости искусства в мире

10-8“Иң бөек тел - туган тел, анам сөйләп торган тел”, - ди халык. Туган телне белү мөһим һәм зарури. Чөнки туган телдә синең әби-бабаларың, әти-әниләрең, халкың сөйләшкән һәм сөйләшә.

Ниндидер сәбәпләр белән туган илләреннән, җирләреннән аерылырга туры килгән, чит җирләргә китеп, кайтмыйча калган кешеләр моны бик яхшы аңлый. Алар үз илләрен, телләрен, халкын сагынып моңлы, тылсымлы татар җырларын җырлыйлар. Бу вакытта күзләреннән яшь тама.

Мәктәптә халкыбызның гореф-гадәтләрен өйрәнү - үз халкыңның горур вәкиле булып үсүгә этәргеч. Туган телгә, үзебезнең җирле телебезгә мәхәббәт төрле әдәби чаралар ярдәмендә тәрбияләнә. “Туган тел” бәйрәме кебек чараларда укучылар да, аларның әти-әниләре дә бик теләп катнаша.

20 нче февраль көнне Тубыл шәһәренең себер-татар мәдәният үзәгендә “И туган тел, и матур тел” дип аталган шәһәркүләм бәйге үтте. Бу бәйге ел саен үткәрелә, ә быел 4-7 яшькәчә балалар бик күп булды. Тәрбиячеләре рус милләтеннән булган балалар бакчаларыннан күп сабыйлар катнаштылар. Шулкадәр оста, сәнгатьле итеп сөйләделәр. Һәрберсе тырышты, молодцы! Укучылардан тыш зурлар да бик теләп катнашып, шул чарага ямь өстәделәр. Балаларның милли киемнәрдә сәхнәгә чыгулары ямь өстәп, горурлык хисе уятты. Быел 40 нчы балалар бакчасыннан минем 5 яшьлек оныгым Эрик Кадыров та (җитәкчесе (тәрбиячесе) Жанна Карпикова) катнашты. Беренче мәртәбә, беренче сәхнәгә чыгуы булды. Баламның күңеленә бик ошады, киләсе елга да катнашам дип тора.

Минем 1 нче урынны яулаган 6 нчы сыйныфтагы укучым Камилә Барсукова бик тырыш кыз, мәктәптә, районда үткән барлык чараларда катнашып, олимпиадаларда гел урыннар яулап тора. Укуда да сынатмый: “4” ле “5” ле билгеләренә генә укый. Камилә белән бик горурланам.

Җылы, якты йөз белән каршылап, бу бәйгене оештыручыларга: Розалия Корманалиева, Разия Азисова, алып баручылар Салават Аллаяров, Ләйсән Ниязовага һәм шулай ук жюри әгъзаларына бик зур рәхмәтемне белдерәсем килә. Бердәм булып шундый кызыклы, файдалы чара уздырган өчен рәхмәтләремне әйтеп, бу чарадан зур канәгатьлек кичереп кайттык. Бу бәйгеләр хәзерге буыннарга татар телен онытмаска һәм үстерергә булыша. Мәңге шулай булып торсын. Киләчәк буыннар да татар телен онытмасыннар иде. Телебезне сакласак, халкыбыз да яшәр.

Гөлшат ТУРЫШЕВА, Тубыл районы,
Вәчир урта мәктәбенең татар теле укытучысы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума