#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Январь 2022
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 31 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Методик берләшмә җыелышы

последние и лучшие новости искусства в мире

2-615 декабрь көнне Төмән районы татар теле һәм әдәбияты укытучылары чираттагы семинар үткәрделәр. Семинарның темасы: “Класстан тыш һәм дәрестән тыш эшне активлаштыру аша белем сыйфатын күтәрү”. Биредә укытучылар мастер-класс һәм чыгышлар күрсәттеләр. Беренче чыгышны “Проект эшчәнлеге - укыту мотивациясен арттыруга ярдәм итүче формаларның берсе» дигән темага Талымхан урта мәктәбенең бик тәҗрибәле башлангыч сыйныф укытучысы Тәслимә Мөхәммәтҗанова ясады.

Каскара урта мәктәбенең яшь татар теле укытучылары Әлфия Ниязова 7 нче сыйныфта “Җөмләнең баш кисәкләре” темасына мастер–класс күрсәтте һәм Зөлфинә Хәйретдинова “Белем бирү сыйфатын күтәрү механизмы буларак, дәрестән тыш эшчәнлек” темасына чыгыш ясады. Алдагы чыгышны “Татар теле һәм әдәбиятын укытканда танып-белү кызыксынуын үстерү чарасы буларак сыйныфтан тыш эш» дигән темага Ямбай урта мәктәбенең татар теле укытучысы Динара Мамикова ясады. “Укучыларның танып белү активлыгын, аралашу, белем алудагы мөстәкыйльлелеген арттыруны күздә тоткан күптөрле педагогик технологияләрдән, алым һәм чаралардан нәтиҗәлерәк файдаланып, алдынгы укытучыларның эшчәнлеген күздә тотып, педагогик тәҗрибәгә таянып, эшкәртмәләрне кулланып укыту - тәрбиянең эффектлылыгын күтәрү, белем сыйфатын үстерү өстендә һәрдаим эшләргә кирәк”, - дигән фикергә килдек. Җыелыш ахырында мин нәтиҗә ясадым, Бөтенроссия укучыларының район этабы олимпиадасы булып узды, биредә Төмән районыннан 48 укучы, 2 фәннән катнашты, ягъни, быел районда беренче тапкыр татар теле фән буларак аерым, әдәбият шулай ук аерым булды. Бу укучыларга күбрәк призлы урыннар алырга мөмкинлек бирде. Шулай итеп, класстан тыш чараларда актив катнашып, барыбызга да туган телне өйрәнүгә күбрәк көч куеп эшләргә кирәк.

Гүзәлия МУЛЛАЧАНОВА,
методик берләшмә җитәкчесе,

Төмән районы, Шыкча авылы

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836