#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Май 2022
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
25 26 27 28 29 30 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 31 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Милләтебез киләчәге – сезнең кулда”

последние и лучшие новости искусства в мире

20-926 апрель – Г.Тукайның туган көне уңаеннан, Төмән шәһәренең 52 нче гомуми белем бирү мәктәбендә Бөтендөнья татар конгрессының Төмән өлкәсе вәкиллеге, «Бәрәкәт» өлкә хәйрия фонды, “Яшь буын” өлкә татар яшьләре оешмасы ярдәме белән «Туган тел көне» уздырылды. Бирегә өлкәнең этномәдәни компонентлы мәктәпләреннән татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укыткан укытучылар һәм татар теленә гашыйк булган укучылар чакырылган иде.

Бәйрәм чарасының программасы тыгыз һәм кызыклы булды. Кунаклар башта заманча төзелгән яңа мәктәп буенча экскурсия ясадылар. Аннары шәһәр татар мәдәният үзәге артистлары һәм 52 нче мәктәп укучылары тырышлыгы белән әзерләнгән бик матур концертны тамаша кылдылар. Мәдәният үзәге җитәкчесе Мансур Кәбиров, җырчылары Кристина Тонко, Марат Вәлиев, Наилә Габдуллина, мәктәп укучылары Тимур Бикмуллин, Ясминә Вәлиева башкарган татар халык җырлары һәркемнең күңеленә хуш килде. «Ләйсән» (җитәкчесе И.Сафин) кече оркестр, «Аккош» (Е.Володина) бию, «Чулпан» (Г.Хөсәинова) җыр ансамбльләре чыгышлары, кеше-оркестр Әбүзәр Миңнебаев төрле музыка уен коралларында башкарган көйләрне, Сафия Асадуллина сөйләгән шигырьне дә тамашачылар ялкынлы алкышларга күмделәр.

Чараның төп өлеше - өлкә, регионара олимпиадаларында югары урыннар алган укучыларны һәм аларга төпле белем биргән укытучыларны тәбрикләү иде. Сәхнәгә мәктәп директоры Алевтина Манкаева, «Бәрәкәт» фонды җитәкчесе Мөнирә Хөснетдинова, Бөтендөнья татар конгрессының Төмән өлкәсе вәкиллеге рәисе Ринат Насыйров, «Яшь буын» оешмасы җитәкчесе Фәрид Корманов чыгып, 16 укытучыга Рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырдылар. Ринат Хәмзә улы: «Татар халкыбызның киләчәге сезнең кулда. Сез булганда – без дә булырбыз. Сез - һәркемебез өчен үрнәк. Киләчәк буында туган телебезгә мәхәббәт уяткан өчен, татар теленең кирәклеген аңлатып, өйрәнергә аларда кызыксыну уятканыгыз, хөрмәт тәрбияләгәнегез өчен рәхмәт сезгә. Телебезне саклап, аның дәрәҗәсен бергә күтәрик», - диде. Аннары сәхнәгә 15 укучыны чакырып, аларга да Мактау кәгазьләре тапшырдылар. Алар: Мәдинә Алишева (Вагай районы, Усак мәктәбе), Камилла Гайсина (Юрмы мәктәбе), Камил Шәмсетдинов (Юрмы мәктәбе), Дианира Ибукова (Тугыз мәктәбе), Алинә Мусина (Тубыл шәһәре), Оксана Гарифханова (Тубыл районы, Күкрәнде мәктәбе), Регина Фазыйлова (Вәчир мәктәбе), Раиф Мөхәммәтҗанов (Төмән районы, Талымхан мәктәбе), Дания Хәмидуллина (Шыкча мәктәбе), Наилә Гарипова (Ямбай мәктәбе), Зифа Корманова (Индрәй мәктәбе), Гүзәл Исхакова (Ялутор районы, Аслана мәктәбе), Хәҗәрсон Саматова (Түбән Тәүде районы, Киндерле мәктәбе), Зөлфия Хамраева (Төмән шәһәренең 52 мәктәбе), Резидә Кирамова (52 мәктәп).

Форсаттан файдаланып, Ринат Насыйров 52 мәктәпкә интерактив такта бүләк итте. Һәм алдагы елларда башка җиңүче мәктәпләргә дә булачагын әйтте.

Бүләкләү чарасы «Сүнмәс хисләр» (Ә.Назыйров) вокал ансамбле башкаруында «Туган телем» җыры белән тәмамланды.

Аннары килгән кунакларга Татарстан кинорежиссеры Илдар Ягафаровның «Исәнмесез» нәфис фильмын карарга тәкъдим ителде.

Рәүфә КАНГАЗИНА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836