#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Милли рухны мәктәп саклый”

последние и лучшие новости искусства в мире

Өлкәбезгә Татарстан Республикасыннан “Ватаным Татарстан” һәм “Республика Татарстан” газеталарының танылган журналистлары Рәшит Минһаҗ һәм Гамирә Гаделшина килделәр. Алар татар теле һәм әдәбияты укытучылары, татар җәмәгатьчелеге  белән очраштылар. Килүләренең максатын Вагай районындагы татар авылларында су басу нәтиҗәләре белән танышу һәм күп районнарда этномәдәни мәктәпләрне рус мәктәпләре белән берләштерү алып киләсе мәсьәләләрне ачыклау дип аңлаттылар алар. Аннары килүчеләрнең фикерләрен ишеттеләр, өлкәдәге хәлләр турында сораштылар.

Ялутор районының Яңа Атьял урта мәктәбе укытучысы Зөлфия Калгаманова районда 19 белем йортының 3 юридик статуслы мәктәпкә берләшкәнен хәбәр итте. “Бу очракта әйдәүче итеп көчле уку йортларын сайлыйлар. Монда этномәдәни мәктәп программасына зыян килми, тик Рауды, Кулик башлангыч мәктәпләре ябылу гына аяныч. Балалар Заводопетровск урта мәктәбенә килеп укыйлар. Директор барысына да бер, башка мәктәпләрдә мөдирләр җитәкчелек итә. Районнан килгән психологлар, тикшерүчеләр ата-анадан бала белән рус телендә генә сөйләшүне таләп итсәләр дә, без берничә тел белүдән беркемгә дә начар булмаганлыгын аңлыйбыз. Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлек барышында рус авылларында укучылар да репетитор булуыбызны сорап киләләр”, - дип сөйләде ул.

- Төмән районында мәктәпләрне берләштерүләр ул кадәр зур күләмдә булмады. Талымхан мәктәбе генә Каскарадагы белем йортына кушылды. Үзем укыта торган Индрәй урта мәктәбендә татар теленең кирәклеген бар күңеле белән аңлаучы укытучы директор итеп билгеләнгәч, туган телгә караш бөтенләй үзгәрде. Хәзер укырга теләмәүчеләр юк. Балалар бакчасында да туган телдә чаралар үтә, - дип үз эшчәнлеге белән таныштырды Рузилә Исмәгыйлова.

Татар теленең укытылуы директорның карашыннан, укытучының белем бирү сыйфатына нык бәйле. Өлкәбездә гел бер үк мәктәпләр өлкә, төбәкара олимпиадаларда җиңеп киләләр. Шул икешәр сәгать дәрес белән дә нәтиҗәле эшләү җаен табалар алар. Монда энтузиазм, хезмәтеңне ярату үз ролен уйныйдыр. “Дәреслекләр бар, алар берничә төрле. Мин А.Яхин төзегән дәреслекләрдән файдаланам. Проблемалы укыту программасы безгә олимпиадаларда җиңү яуларга ярдәм итә”, “Ялутор районында ел саен ике мәртәбә район башлыгы иң сәләтле укучыларга грант бирә. Бу да үзенә күрә кызыксындыру чарасы булып тора. Һәр идеяне хуш күреп каршы алалар, ярдәм итәргә торалар”, - диделәр укытучылар.

Җәмәгать эшлеклесе Бибинур Сабирова татар телен укыту буенча Вагай, Ялутор, Төмән районнары мәктәпләренең иң көчлеләрдән булуын әйтте. «Ә Яркәү районында 45% татар мәктәпләре бетте. 6 татар авылыннан балалар рус мәктәбенә йөриләр, - диде озак еллар мәгариф өлкәсендә эшләгән Бибинур Нигъмәтҗан кызы. – Милли рухны мәктәп саклый, татар телен мәктәпләрдә сакламасак, мәдәниятне үстерү турында уйлап булмый. Бу юлда аерым шәхесләр йөреп кенә бернинди нәтиҗәгә дә ирешергә мөмкин түгел. Иҗтимагый оешмалар, халык бердәм булырга тиеш. Бөтен нәрсә дә лидер – шәхестән тора: милләте өчен бирелеп эшләүче булырга тиеш алар”. Ермакка һәйкәл кую мәсьәләсе, соңгы елларда мәктәп китапханәләренең яңа дәреслекләр белән тулылануы, эш тәҗрибәләре, халыкара бәйгеләрдәге җиңүләр һәм башкалар турында сөйләшүләр кунакларга өлкәбез татарлары тормышы турында берникадәр мәгълүмат алырга ярдәм итте.

Гөлнур ВӘЛИЕВА. 

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836