#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Ноябрь 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Милли Шура рәисе өлкәбездә татар оешмалары белән танышты

последние и лучшие новости искусства в мире

47-6Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар Конгрессының Милли Шура җитәкчесе Васил Шәйхразыев Төмән өлкәсендә эш сәфәре барышында “Яңарыш” татар газетасы редакциясендә дә булды.

Аның белән бергә килгән Бөтендөнья татар Конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марс Тукаев, Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары ярдәмчесе Ришат Гайнанов, Конгрессның өлкәдәге вәкиллеге рәисе Ринат Насыйровны да җылы итеп каршы алдык.

Аңа кадәр хөрмәтле кунаклар “Искер” тарихи-мемориаль комплексы, Тубыл шәһәренең Җәмигъ мәчете, Тубыл һәм Төмән шәһәрләренең татар мәдәният үзәкләре, Хуҗайлан авылындагы Якуб Зәнкиев музее, Юршак авылындагы тарихи мәчет белән таныштылар.

Редакциябездә баш редактор Алсу Сәгыйтова хезмәткәрләр, эшебез, уңышларыбыз турында сөйләде. Тарихыбыз, хәбәрчеләребез турында фильмнан өзек күрсәтте.

Аннары Васил Габтелгаяз улы газета эшенә кагылышлы үз фикерләрен белдерде. Төмән өлкәсендә татарларның күп яшәве, милли иҗтимагый оешмаларның да күп булуын искә алды. Бердәнбер татар газетасының тиражын арттыруда, аның тормышында бергәләшеп алып барылган эш зур нәтиҗә бирер иде, диде. 47-7Социаль челтәрләрдәге төркемнәрдә Бөтендөнья татар Конгрессы сайтыннан яңалыкларны, татарларның тормышы турында биреп баруыбызны сорады. Халкыбызның илнең төрле төбәкләрендә тырышып хезмәт итүен, татарларның күп булуын һәркем белеп торсын, үзен ялгыз сизмәсен, диде Васил Шәйхразыев. Конгрессның “Татарлар” газетасын чыгарып килүен һәм аның бөтен дөнья татарлары турында язып торган сайты эшләвен, аларга төрле өлкәләрдән килгән хәбәрләр урнаштырылганын белдерде. Хәбәрләрне тиз арада урнаштыру бик мөһим, диде.

Васил Габтелгаяз улы татар халкына тырышып хезмәт иткән өчен рәхмәт белдереп «Татар милли ашлары» һәм «Татар дөньясы» исемле затлы калын китаплар бүләк итте. Алсу Мөхәммәтәмин кызы да, үз чиратында, «Яңарыш»ның истәлекле бүләкләрен тапшырды.

Аз гына арада берникадәр аралашканнан соң, делегация Төмән шәһәренең Кырынкүл микрорайонындагы 52 нче мәктәбенә китте. Бу шәһәрдә татар теле укытыла торган бердәнбер мәктәп. Васил Шәйхразыев мәктәп бинасын карап чыкты, татар телен укыту алымнары белән танышты, укытучылар белән аралашты.

Васил Шәйхразыев сәфәр барышында Ямбай авылының музеенда булды, шулай ук авылның тарихи мәчетендә җомга намазында катнашты.

Муллаш авылында кунакларны авыл башында ук җыр-моң белән кабул итеп, “Пышны” фольклор ансамбле «Нәргә туй» йоласын сәхнәләштерде.

47-8– Илебезнең төрле төбәкләренә килү һәм милләттәшләребез белән очрашып, халкыбызның милли җырларын башкара алу мөмкинлеге – милләтебезнең чын бәхете. Ихлас, киң күңелле, кунакчыл булганыгыз өчен сезгә бик рәхмәтлебез. Сезне Казанда күрергә бит шат булырбыз, – дип билгеләп үтте Милли Шура рәисе.

Шулай ук, әлеге коллективка яңа милли костюмнар бүләк итү мәсьәләсе каралды.

Эчтәлекле очрашулардан соң, Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре мәркәзебез Казанга юл алдылар.

Гөлнур ВӘЛИЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836