Материалы

“Милли традицияләрне саклаган өчен”

последние и лучшие новости искусства в мире

15-6Казан шәһәрендә март ахырында тагын бер саллы бәйге уздырылды: туган тел һәм әдәбияты укытучыларының “Туган тел” Бөтенроссия мастер-класс конкурсы булды.

Конкурс Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы халыкларының тел һәм мәдәни күптөрлелеген саклауга һәм үстерүгә ярдәм итү, туган тел укытучыларының статусын күтәрү, аларның педагогик тәҗрибәсен тарату максатыннан үткәрелә.

Ике көн дәвамында узган бәйгедә педагоглар һөнәри осталыкта көч сынаштылар: мастер-класслар үткәрделәр, үзләренең педагогик проектларын тәкъдим иттеләр һәм түгәрәк өстәл кысаларында туган телләрне өйрәнүгә мотивацияне арттыру, Россия халыкларының мәдәниятен һәм традицияләрен саклау мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Чарада Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнашты. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров финалистларны сәламләп, уку-укыту эшчәнлегендә уңышлар теләде: “Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының үз миссиясе бар, алар һәрвакыт милләт сагында. Регионнарда очрашулар үткәргәндә дә моңа тагын бер кат инанабыз: фәнни-гамәли конференцияләр, дискуссион мәйданчыклар һәм башка бик күп төрле чараларны укытучылар оештыра. Сез безнең өчен ныклы таяныч, терәк булып торасыз. Сезгә бик рәхмәтлебез”, – дип зурлады.

Конкурста 50 туган тел (татар, рус, мари, удмурт, чуваш телләре) укытучысы, Татарстан Республикасыннан һәм Россия Федерациясе субъектларыннан килгән 10 татар теле укытучысы катнашты.

Өлкәкүләм бәйгедә икенче урын яулаган Яркәү районы, Яңа Кәешкүл урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйлә Абдразакова Казан шәһәрендә туган тел һәм әдәбияты укытучыларының «Туган тел» Бөтенроссия мастер-класс конкурсында «Милли традицияләрне саклаган өчен» номинациясендә җиңеп чыкты.

- 1 көнне 20шәр минут мастер-класслар күрсәттек, - дип сөйләде әле кайтырга дип самолет көтеп аэропортта утырган педагог. - Мин квест уен күрсәттем. Аның темасы: “Федераль дәүләт белем бирү стандартлары шартларында татар теле һәм әдәбияты укытуның заманча технологиясе” иде. Мастер-класстан соң түгәрәк өстәл булды. Мәктәпләрдә татар теле һәм әдәбиятын укыту проблемалары, казанышлары турында сөйләштек. Мин үземнең мәктәбем турында сөйләдем, үзем белән таныштырдым.

Кич белән конкурста катнашучыларны Туфан Миңнуллинның «Нәзер» спектакленә чакырдылар.

2 класстан тыш эшчәнлек проектлары буенча 15әр минут чыгыш ясарга тиеш идек. Мин дәрестән тыш “Мирас” түгәрәген җитәклим. Аның программасы белән таныштырдым. Видео рәвештә балалар белән сәнгатьләштерелгән бәйрәмне күрсәттем. Конкурстан соң шулай ук зур булмаган түгәрәк өстәл артына җыелдык. Алдагы көнге тема буенча фикер алышуны дәвам иттек.

Кич белән гадәти булмаган шартларда, кадер-хөрмәттә «Хөррият» кафесында бүләкләү тантанасы булды. Министр Илсур Гәрәй улы, Бөтендөнья татар конгрессыннан Данис Фәнис улы һәм башкалар катнаштылар. Конкурста көч сынашучыларга дипломнар, призлар тапшырдылар.

Чарадан күп тәҗрибә туплап, коллегаларым белән яңа ысуллар, укыту алымнары белән уртаклашып кайтып киләм. Бер-беребез белән элемтәдә торырга сүз куешып таралыштык. Казанда безне зурлап каршы алып, хөрмәтләп озатып калдылар. Аларга чиксез рәхмәтемне белдерәм.

«Горурлыгыбыз күңелләребездән тулып тора! Бу иң лаеклы бүләк, аның өчен күп көч, сабырлык һәм хезмәт сарыф ителгән. Киләчәктә сезне тагын да зур җиңүләр һәм чын казанышлар көтә. Бу ирешелгәннәрдә беркайчан да туктарга язмасын!» — дип каршы алдылар аны якташлары.

Укытучының хезмәте лаеклы бәяләнү безнең - якташлары өчен дә зур шатлык. Киләчәктә дә Ләйлә Шамил кызы кебек өлкәбезне данлаган мәгарифебез йолдызларының ирешкән уңышларына куанып яшәргә насыйп булсын.

Гөлнур ВӘЛИЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума