#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Декабрь 2020
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 31 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Мин – татар теле һәм әдәбияты укытучысы”

последние и лучшие новости искусства в мире

Мин ”Икетеллелек шартларында, яңа технологияләр кулланып, укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү” проблемасы юнәлешендә эшлим.

Бүгенге көндә 21 нче гасыр укытучысыннан педагогик культура һәм педагогик фикер йөртү таләп ителә. Заман белән бергә атлыйм дисәң, бер генә адымга да артка калу килешми. Мин шуңа күрә үземнең дәресләремдә электрон укыту ярдәмлекләреннән, интернет-ресурслардан киң файдаланам, укучылар белән берлектә эзләнү-тикшеренү эшчәнлеген оештырам, белем сыйфатын бәяләү өчен компьютер тестларын кулланам. Компьютер технологияләрен дәрестә актив куллану яхшы нәтиҗәләр бирә, укучы шәхесен һәрьяклы үстерү өчен ярдәм итә. Аерым язучылар иҗаты буенча электрон дәреслекләр, компакт-дисклар, аудио һәм видео язмалардан файдаланып үткәрелгән дәресләр нәтиҗәле була.

Укучыларның фән белән кызыксынуларын арттыру өчен уен-дәрес, төркемнәрдә эшләү, берләштерелгән дәрес, дәрес-экскурсия, музей дәресләре, дәрес-сәяхәт; өлкән сыйныфлар белән дәрес-дискуссия, дәрес-диспут, семинарлар, проект яклау дәресләре һ.б. үткәрәм.

Балалар тормышында уенның әһәмияте искиткеч зур. Уенны бигрәк тә 2–4 сыйныф укучылары ярата. Уен бала шәхесенә уңай йогынты ясый, аның акыл үсешен активлаштыра, балада хисләр эшчәнлеген көчәйтә, ихтыяр көче тәрбияли. Уен – иҗат эшенең беренче адымы. Шуны истә тотып, мин дәресләрдә уеннар кулланам һәм яхшы гына нәтиҗәләргә ирешәм.

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә кроссвордлар, ребуслар чишү, тестлар эшләү – укучыларның яраткан эше. Аларны үзем дә тәкъдим итәм, үзләре дә өйдә төзеп алып киләләр. Бу алымны куллану укучыларның логик фикерләү сәләтен үстерә, мөстәкыйльлеккә өйрәтә. Тестлар аз вакыт эчендә укучыларның белеменә дөрес бәя бирергә мөмкинлек ача.

Укучыларым төрле тормыш шартларында да югалып калмасыннар өчен, сөйләм телләрен үстерергә, иҗади фикерләү сәләтләрен дәресләрдә генә түгел, ә дәресләрдән тыш та төрле чараларда катнашырга тырышабыз. Укучыларны төрле иҗади бәйгеләргә, фән конкурсларына тартам. Үз хезмәтләренең нәтиҗәсен күреп, укучыларым яңа уңышларга омтылалар. Үзем дә укытучылар өчен үткәрелгән төрле һөнәри бәйгеләрдә катнашырга тырышам. Болар миңа ышаныч, киләчәккә яңа планнар корырга, эзләнүләргә этәргеч бирә.

Мин профессиональ эшчәнлегемне хокукый нигезләргә таянып алып барам, дип әйтә алам.

Минем бөтен шатлыгым – укучыларым, чөнки алар минем хезмәт җимешләрем. Ә җимешләрнең ачысы да, төчесе дә була. Уңышларымны да, җитешсез якларымны да укучыларым күрсәтә.

Әйе, укытучы булу җиңел түгел! Шушы һөнәр иясе өчен тыныч төннәр, үз-үзен яратып кына яшәү – ят нәрсә. Минуты саен үзгәреп торган бу дөньяда гаиләңне, кызганыч булса да, баларыңны бер читкә куеп, замана сулышын эләктерергә тырышасың, ә башкача булмый. Минем уйлавымча, чын мөгаллим булыр өчен гомер буе укырга, өйрәнергә, иң мөһиме - балаларны яратырга һәм хөрмәт итә белергә кирәктер. Үз һөнәреңне яратып, хезмәтеңә күрә хөрмәтен дә тоеп яшәүдән дә зур бәхет бар микән?!

Татар теле укытучысы булуым белән бик горурланам! Мин бит - укытучы, балаларны туган телебезнең серләренә өйрәтүче укытучы. Мин бик бәхетле укытучы!

Бәнисә НИЯЗОВА, Тубыл шәһәренең 15 нче мәктәбенең
татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836