Материалы

“Мин татарча сөйләшәм!” акциясе үтте

последние и лучшие новости искусства в мире

20-9Г.Тукайның туган көненә туры китереп үткәрелә торган “Мин татарча сөйләшәм!” акциясе быел көннәр салкын тору сәбәпле, 3 нче майга күчерелде. Әлеге акция Төмән шәһәрендә 6 нчы мәртәбә милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты, өлкә татар Конгрессы, шәһәр татар мәдәният үзәге һәм “Татар яшьләре бердәмлеге” оешмасы тырышлыгы белән шәһәрнең “Төсле бульвары”нда оештырылды. Көн шундый матур туры килеп, мәйданда халык күп иде. Цирк бинасы янында яңгыраган татар җырларын ишетеп кызыксынучылар “Мин татарча сөйләшәм!” дигән эмблемалар таккан, буклетлар, “Татар телендәге синең беренче 150 сүзең” дигән кесә сүзлекләре таратучы яшьләр янына җыелдылар. Чара милли киемдәге яшьләрнең вальc әйләнүләре белән башланды.

Алып баручы Ризван Хәкимов белән Гүзәлия Хәмидуллина акциянең төп максаты, нәтиҗәсе турында сөйләделәр, тамашачыларның телебезне белү дәрәҗәләрен тикшереп, төрле кызыклы уеннар оештырдылар, катнашучыларга бүләкләр бирделәр. Халыкны ялыктырмас өчен актив, сәләтле яшьләр – Альбина Таймасова, Диана Бакирова, Фларид Сәлимов матур җырлар, ә шәһәр мәдәният үзәгенең “Аккош” (җитәкчесе А.Зигитбаева) бию ансамбле татар халык биюләрен башкардылар.

Бәйрәмгә башкорт яшьләре дә килгәннәр иде. Без аларның активистлары – Эмиль Юсупов, София Колмәмәтова, Марсель Ибраков белән аралашып, яшьләрнең өлкә башкорт яшьләре оешмасы оештырырга әзерлек алып барулары турында белдек. Эмиль әйтүенчә, алар “В Контакте” социаль челтәрендә үз төркемнәрен булдырып урыс һәм башкорт телләрендә хәбәрләшеп торалар икән. Бүгенге көндә төркемдә аралашучылар саны 91 кешегә җиткән, аларның 25е Төмән, калганнары өлкәнең төньяк шәһәрләрендә, шулай ук Курган, Екатеринбург, Чиләбе өлкәләрендә яшәүчеләр. Киләчәктә алар “Өлкә татар яшьләре бердәмлеге” белән тыгыз мөнәсәбәттә аралашып, төрле чараларны бергә үткәрергә уйлыйлар.

Татар телебезне пропагандалаучы әлеге акция татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның “Туган тел” җырын бергә җырлау белән тәмамланды. Бульварда тамаша беткәч, яшьләр шәһәр мәдәният үзәгендә туган телебездә сөйләшеп, татар моңнарын тыңлап чәй эчтеләр, планнар кордылар. Ә кичен Индрәй авылында “Шаян пати” - дискотека оештырдылар.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума