#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Муса Җәлилгә багышланган очрашулар

последние и лучшие новости искусства в мире

1 (3)Тубыл шәһәрендә мәктәп укучылары өчен легендар шагыйрь Муса Җәлил иҗатына багышланган класстан тыш чаралар оештырылды. 15 нче мәктәптә татар теле әдәбияты укытучысы Нурилә Шамратова җитәкчелегендә оештырылган дәресләрдә педагогия фәннәре кандидаты, доцент Клим Солтан улы Садыйков катнашты. Балалар Клим абыйның чыгышын кызыксынып тыңладылар, шигырьләр сөйләделәр, сораулар бирделәр. фикерләр белән уртаклаштылар. ”М.Җәлил көрәштәше - Себер егете” исеме яңа чыккан китап авторы К.Садыйков тыңлаучыларны, укучыларны китапның эчтәлеге белән таныштырды. Китап М.Җәлил батырлыгына шаһит булган Сәлим Аникинга багышлана. Монда фашист лагерьларында әсирләр белән эш алып барулары, алар чын патриот булулары турында сөйләнә.

Безнең якташыбыз Вагай районы, Татар Вагай авылыннан. Ул исән чакта М.Җәлил белән концлагерьда хезмәттәшлеге, Бөек Ватан сугышы турындагы хатирәләре белән уртаклаша. Бу турыда җыентыкта да языла. Китапка язучы Гази Кашшафның С.Аникинга язган хаты, язучы Я.Зәнкиевның, профессор Х.Алишинаның, РФнең атказанган укытучысы Р.Бакиеваның мәкаләләре, документлар, якыннарының хатирәләре һәм башка мәгълүматләр кергән. Китапның эчтәлеге турында югары сыйныф укучылары бик күп сораулар бирделәр. Милләтебез горурлыгы булган шагыйрьнең иҗаты, йөрәк түренә үтеп керерлек шигырьләре миллионлаган укучыга таныш. 15 нче мәктәп укучылары да батырларыбызны онытмыйлар, олылап искә алалар, шигырьләрен яттан сөйлиләр.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836