Материалы

Музыка белән гармониядә

последние и лучшие новости искусства в мире

29-7Юрмы авылы клубында өченче ел «Яшь йөрәкләр» ветераннар ансамбле эшләп килә. Вокаль коллективта катнашучыларны музыкага һәм иҗатка мәхәббәт берләштерә. Атнага берничә тапкыр өй эшләрен кичектереп, репетицияләргә ашыга алар.

Ансамбльдә катнашучылар арасында төрле яшьтәгеләр бар, әмма аларның барысын да халык башкару иҗатына якынаю һәм кешеләргә рухи байлык алып килү теләге берләштерә. Ансамбль белән элек рус теле һәм әдәбияты укытучысы булган Гөлнур Фәйзуллина җитәкчелек итә. Бәйрәмнәр сценарийларын һәм чыгышларын эшләү – аның хезмәте.

Ансамбль районда гына түгел, өлкәдә дә танылган талантлы баянчы Рәис Сайтчабаров белән горурлана. Ул бөтен гомерен мәдәнияткә хезмәт итүгә, татар халкының мәдәни мирасын саклауга багышлады. Аның баянда татар көйләрен, дәртле җырларын башкаруы искиткеч, истә калырлык.

Ансамбль халык үзешчән иҗаты традицияләрен саклаучы булып тора. Коллективта катнашучылар үсеп килүче буын өчен үрнәк. Алар үз иҗатларына игътибарлы, репертуарлары бай һәм төрле. Хатын-кызлар бик теләп татар халык һәм заманча җырларны, совет композиторларының сугыш еллары җырларын башкаралар. Алар - Руфа Ниязова, Хәлбигә Сәитова, Мөнирә Тусмөхәммәтова, Рәисә Сафиуллина, Нәфисә Ниязова кебек җырлаучы йөрәкләр. Алар арасында иң яшьләре - Маннура Сабитова, Гөлнур Насретдинова, Мәрҗәнә Тусмөхәммәтова, Гөлфия Мөхәммәтрәхимова.

Ансамбльнең һәр әгъзасы турында бик күп яхшы сүзләр әйтергә була - хөрмәтле пенсионерлар, яхшы хуҗабикәләр, кайгыртучан әниләр, яраткан әбиләр. Чыгышлар өчен костюмнарны алар үзләре сатып ала, калфак һәм читекне тегәләр һәм бизиләр. Ансамбль - мәдәният йортының ярдәмчесе. Коллектив 40 тан артык чара үткәргән.

Календарьның кызыл даталары һәм дини бәйрәмнәр буенча концертларда ул Юрмыда чыгыш ясый. Хөрмәтле авылдашлары - Закир Фәтхетдин улы Закиров, Габделәхәт Бәшир улы Фәтхуллин, Әхтәм Рәхим улы Сайтчабаровка багышланган искә алу кичәләрен үткәрде. Сәкинә Рәхим кызы Нотфуллинаның юбилеен оештыру һәм уздыруда, җирле шагыйрә Фәхриҗамал Габбас кызы Утяшеваның шигырь җыентыгын тәкъдим итүдә булыштылар. Әшле, Янек, Шестовое, Птицы, Яңа Кәешкүл, Ваңгы авылларында концертлар куйдылар. Гражданнар җыенында, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына һәм РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү өчен Бөтенроссия тавыш бирү көнендә барлык акцияләрдә чыгыш ясадылар. Тамашачылар җирле артистларны җылы каршы алалар. Кайберәүләр, пенсионерлар ни өчен өйдә утырмыйлар, дип аптырыйлар. Ә менә ансамбль әгъзалары өйдә булырга һәм күңелсезләнергә теләмиләр. Аларга аралашу кирәк, алар җырның өлкән кешенең сәламәтлегенә уңай йогынты ясавын аңладылар.

Ветераннар советы рәисе Рәисә Сафиуллина: «Без җырларга яратабыз. Ялгыз яки фикердәшләр белән җырлау - буш вакытларны файдалы үткәрүнең яхшы ысулы. «Яшь йөрәкләр» ансамбле әгъзалары авырмыйлар диярлек, безнең кәефебез һәрчак яхшы, без үзебезне бәхетле хис итәбез һәм оптимистик рәвештә тормышка карыйбыз», - дип әйтә.

Ансамбль район смотр-конкурсларында даими катнашып, призлы урыннар алып тора. Аның Мактау грамоталары, дипломнары да күп. «Яшь йөрәкләр» коллективы киләчәктә дә тамашачыларны иҗатлары, яңа җырлары белән сөендерергә планлаштыра.

Фатыйма ВАБИЕВА, Вагай авылы.
(Гөлнур В
ӘЛИЕВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума