#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Нәтиҗәле ел булды

последние и лучшие новости искусства в мире

Бу ел Төмән өлкәсенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен нәтиҗәле булды дип саныймын. Ел башыннан укытучылар укучылары белән җиң сызганып эшләделәр. Билгеле, тырышып эшләсәң генә нәтиҗәсе күренә. Өлкәбезнең төрле районнарыннан, төрле мәктәпләрдән 9, 10, 11 нче сыйныф укучыларыбыз өлкә олимпиадасында җиңү яуладылар. Шулай ук Казан шәһәрендә үткән регионара, соңыннан халыкара олимпиадаларда катнашып, өлкәбезгә призлы урыннар алып кайттылар.

Төмән өлкәсе укучылары белән генә түгел укытучылары белән дә илебез күләмендә дан тота. Укытучыларыбыз Татарстан Республикасы оештырган бәйгеләрдә катнашып призлы урыннарга лаек булдылар. Вагай районы Казанлы мәктәбенең татар теле укытучысы Асия Юрис кызы Зимагулова Бөтенроссия «Туган тел» мастер-класс бәйгесендә 2 нче урын яулады. Шулай ук Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы икенче мәртәбә Казанда Бөтенроссия “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты” бәйгесен оештыра. Әлеге конкурста мин үзем катнашып, шулай ук 2 урынга лаек булдым.

Июнь аенда татар теле укытучыларыбыз Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырылган белем үстерү курсларында белемнәрен арттырдылар. Шулай ук быел җәй көннәрендә өлкәбезенең 24 туган тел укытучысы Төмән дәүләт региональ белем үстерү институты оештырган курсларда катнаштылар. Курслар «Федераль дәүләт белем бирү стандартлары таләпләрен гамәлгә ашыру шартларында татар телен һәм әдәбиятын укытуның актуаль мәсьәләләре» дигән темага багышланды. Катнашучылар арасында Төмән, Яркәү, Тубыл, Түбән Тәүде, Вагай районнарынан, Тубыл шәһәре укытучылары бар иде.

Ноябрь аенда Төмән өлкәсенең мәгариф һәм фән департаменты оештырган “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” бәйгесендә укытучыларыбыз үзләренең осталыкларын күрсәттеләр, тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Татарстан Республикасы министрлыгының милли мәгариф һәм төбәкара хезмәттәшлек бүлеге мөдире Гөлия Фәргат кызы Мусина нәтиҗә буенча Азалия Радик кызы Габдрәхимованы 2019 елның февраль аенда үтәчәк “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты” бәйгесенә, Динара Шамил кызы Нуруллина һәм Алсу Әхмәд кызы Кучумованы шулай ук 2019 елның март аенда үтәчәк Бөтенроссия «Туган тел» мастер-классына чакырды.

Төмән өлкәсенең барлык туган тел укытучыларына киләчәктә рухи көч, уңышлар, бәхет, шатлык телим.

Халидә КИРАМОВА, Төмән өлкәсенең татар теле һәм
әдәбияты укытучылары методик берләшмәсе җитәкчесе.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836