Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Әниемә хат

последние и лучшие новости искусства в мире

(Һәрбер ана үз баласының җылы хаты итеп кабул итсен иде).

Кадерле әникәем!!!

Сине дөньяның иң гүзәл көне белән котларга рөхсәт ит.

Бердәнберем, якты таңым, ак хисләрем, газиз әнием! Син янымда булганда миңа алсу таңнар нигә кирәк? Чөнки син бит үзең якты таңым, җылы кояшым, сүнмәс йолдызым.

Әнием, әниемкәем!

Синең күзләреңдә минем иң бәхетле көннәрем, гомер сукмагым чагыла. Минем җан сулышым синең җылы кочагыңда яшәгәнгә күрә синең гомерең үземнекеннән дә кадерлерәк! Синең тавыш аша бар дөнья моңын, табигать сулышын ишеткәнгәнгә күрә - синең тавыш иң яраткан көем! Дөнья матурлыгын, табигать алмашынуын синең күзләр аша күргәнгә - синең күзләрең тирән, моңлы, назлы, чагыштыргысыз кадерле! Йөрәгемнең җылылыгы чәчләремнән сыйпаучы җылы кулларыңда булганга күрә синең куллар иң җылы һәм йомшагы!

Әнием, күз нуркаем! Мин сине бик яратам, өзелеп сагынам!.. Көнме, төнме булсын, синең яныңа кайтыр көнемне сәгатьләп киметеп көтәм, чөнки күзләреңне күргәндә, тавышыңны ишетеп яшәгәндә, җылыңны тойганда гына мин үземне бик бәхетле хис итәм. Синең һәр чәч бөртегеңне үбеп, һәр үпкән саен “Әнием, бәгърем” дип әйтәсем һәм айдагы Зөһрә кыз белән: “Миннән дә бәхетле бала юк!” - дип шатлыгым, бәхетем белән уртаклашасым килә. Минем бит иң кадерле кешем, күз карамдай кадерләп, саклап йөрткән ӘНИЕМ бар!!! Минем бәхетем тагы да зуррак, олырак булсын өчен, әнием, син озын гомерле булып, мәңге-мәңге яшь, исән-сау яшәргә тиеш. Һәр көн Ходайдан сиңа хәерле гомер сорыйм. Мин яраткан, өзелеп яраткан күзләреңнән кайгы, сагыш яше таммасын өчен мин бар авырлыкка да түзәрмен, тик син генә бәхетле елмай.

Мин бит һәрчак синең назлы елмаюлы күзләреңне генә күрергә, шат тавышыңны ишетергә телим, әнием.

Бик-бик яратып һәрчак сине көтүче, сиңа ак бәхетләр теләүче кызың сине мең йолдызлар һәм ак чәчәкләр санынча үбеп кала. Ак чәчәкләр барыр юлларыңда болын тулы булса, йөрер сукмагыңда да кар чәчәкләр генә яусын һәм ап-ак кар өстендә гел янәшә булып, безнең җылы эзләребез генә ятсын. Сиңа минем иң-иң изге теләкләрем һәм дога итеп кабатлый торган сүзләрем бар караңгылыкны ерып килеп ирешсен: ”Мин бик-бик яратам сине, әнием! Иң-иң кадерлем минем – син, әнием!

Ходай миңа бик күп еллар шушы сүзләрне чәчләреңнән иркәләп, үбеп әйтергә, һәр иртәдә сине янәшәмдә күрергә насыйп итсен.

Өзелеп сине яратучың-кызың барын онытма!

Синең икмәктәй җылы кочагыңа сыенганчыга, бар чәчәкләр иркәлеге сеңгән кулларың чәчләремнән сыйпаганчыга, яныңа кайтып яраткан күзләреңне күргәнчегә кадәр исән-сау яшә, әнием!! Җаным белән һәр мизгелдә синең яныңда мин, әнием. Барыр юлларымны кар бураннар күмеп китсә дә, киек каз юлларын үтәргә туры килсә дә, кара төннәре белән ачы җил куркытып торса да синең җылыңны тоя-тоя мин кайтырмын. Тик син көт кенә, көт, әнием...?!

 Яратып кызың Вәлия Әгълиуллина.
Интернеттан алынды.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836