#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Нык булырга кирәк

последние и лучшие новости искусства в мире

Каскара урта мәктәбенең 2нче санлы бинасында Төмән районы туган тел укытучылары берләшмәсенең семинары булды. Монда ТОГИРРОда барган татар теле укытучыларының курсыннан да укытучылар килделәр. Укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Вәсилә Альмукова семинарны мондый сүзләр белән башлап китте: “Безнең уку йортында 274 укучы тәрбияләнә, аларга 21 укытучы белем бирә. Укучыларыбыз төрле милләт балалары булуга карамастан, барысы да татар телен өйрәнә”.

Татар теле укытучысы Гүзәл Курманова “Татар халык әкиятләре” түгәрәгеннән бер дәрес үткәрде. 5-7 класс укучылары белән “Куркак юлдаш” исемле халык әкиятен өйрәнделәр. Педагог максат итеп укучыларның әдәбият теориясеннән белемнәрен йомгаклау һәм системалаштыру, яңа материалны өйрәнгән вакытта булган белемнәрне кулланырга шартлар тудыру, текст белән эшләү осталыкларын камилләштерү кебек төшенчәләрне сайлаган. Яңа стандартларны укыту процессына кертү уңае белән укучыларны шәхес буларак үстерүгә зур әһәмият бирде: үз фикереңне әйтеп бирү, аны дәлилләү, әсәрдә автор стиленең үзенчәлекләрен табу. Дәреснең тәрбияви моментлары да отышлы булды: балаларны дус–тату, ярдәмчел, мәрхәмәтле булырга өйрәтү.

Семинарда катнашучыларның һәрберсе түгәрәк дәресләренә яхшы бәя бирделәр. Яшь укытучы татар телен яхшы белмәгән укучылар белән эшләргә замана таләпләренә килештереп төрле метод һәм алымнар тапкан: текст белән танышу, аның өстендә эшләү, тәрҗемә ясау, кроссворд чишү, сорауларга җаваплар, видеоролик карау, мәкальләр өстендә эшләү, тормыш белән бәйләү, әкиятне күрсәтү. Класстан тыш чара татар теле дәресе, әдәбият дәресләре белән тыгыз элемтәдә бара, матур җиһазланган. Укытучының тырышлыгы күренеп тора: укучылары актив эшлиләр, татар телендә дөрес укырга, сорауларга тулы җавап бирергә тырышалар.

Башлангыч класслар укытучысы Гөлнур Фәйзуллина мәктәп музеен инде күп еллар җитәкли. Хәтер бүлмәсендә хакимияттәге төрле оешмалар, андагы хезмәт ветераннары хакында мәгълүматлар җитәрлек. Музей җитәкчесе класс җитәкчеләре белән тыгыз элемтәдә тора, укучылар белән төрле формада эшләр алып барыла. Башлангыч 3г, 3д, 4г, 4д класслар тарафыннан зур класстан тыш дәрес күрсәтелде. Бу чара Төмән төбәгенең зур юбилеена багышланды. Укучылар рус һәм татар телендә шигырьләр, җырлар башкардылар, туган ягыбызга багышланган сочинениеләр, мәкаләләр укыдылар. Музей экскурсоводлары Каскара, Өштүбә авылларының тарихы белән таныштырып киттеләр.

4нче “г” классы кызлары Милина һәм Диләрә Хәсәновалар үзләренең шәҗәрәләре турында сөйләделәр. Кызлар үзләренең нәсел агачларын төзегәннәр, бик эчтәлекле хикәя язып килгәннәр, аны матур презентация белән җиһазлаганнар. Кунакка килгән әбиләре кечкенә оныкчыкларының туган телендә булган чыгышларын рәхәтләнеп горурлык хисе белән тыңлады.

Семинарның түгәрәк өстәл өлешендә Талымхан һәм Ямбай урта мәктәбе укытучылары - мин, Динара Мимикова чыгыш ясадык. Докладларда компетенция төрләрен күрсәтеп, алар белән дәресләрдә эшләү тәртибен билгеләп үттек. Оешма җитәкчесе Г.Х.Муллачанова үз чыгышы белән семинарның эшен йомгаклады.

Рәйсә РӘХИМОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836