#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Очрашулар, кавышулар...

последние и лучшие новости искусства в мире

48-4Җир шарында шундый нокталар була: алар гомер-гомергә бик күп халыкларны үзенә тартып тора. Анда булган кешеләр һәр заман җаннары-тәннәре белән шул якларга тартылалар. Биредә туып-үскән кеше башка төбәкләргә китәргә мәҗбүр булганда, аны сагынып-саргаеп яши. Татар халкының алтын баганаларының берсе булып саналган себер татарларыбыз яши торган туфраклар да, Урал-Идел буйлары да шундый төбәкләрдән санала. III-IV гасырларда башланып киткән халыкларның бөек күчеше вакытында Көнбатыш Себер иңкүлегенә килеп урнашкан борынгы бабаларыбыз да табигатьнең бу гүзәл почмагын гомерлеккә үзләренең изге Ватаннары итеп сайлап алганнар.

Тарихчыларның фәнни эзләнүләренә караганда, хәзерге Төмән, Омск, Новосибирск өлкәләренең урманлы-далалы киңлекләре аларга кадәр үк кешелек цивилизациясенең мәдәни һәм икътисади үзәкләренең берсе булган. Алар да бу җирләрне ниндидер сихри көчләр тарткан өчен сайлап алганнардыр. Уйлап карасаң, Көнбатыш Себер белән бәйле булган һәркайсыбыз моны үзебезнең күңелебез белән тоеп, хисләребез белән аңа тугрылыклы булып яшибез, ләбаса. Мин Себернең изге туфракларына мәрхүм остазым, ул вакытларда ук Советлар Союзындагы иң күренекле төрки телләр белгече саналган Диләрә Гариф кызы Тумашева җитәкләгән фәнни экспедициядә катнашучы студент-практикант буларак аяк бастым. Себер һәм себердә яшәүче милләттәшләрем белән очрашулар миңа шулкадәр көчле тәэсир иткән ки, мин ул көннәрнең матур хатирәләрен әле дә берәм-берәм күңелем аша уздырудан гаять зур ләззәт табам. Шул елдан башлап, минем Себергә килми калган елларым бик сирәк булды. Ул вакытта безнең белән аралашкан буын безне, Казан дәүләт университетының  бала-чагадан аерылып бетмәгән студентларын, үзләренең якын кардәшләре итеп, гомерләре буена хәтерләп яшәделәр, Казанга килгән һәр кеше аркылы үзләренең сәламнәрен җибәреп тордылар. “Сез “палацык” дип атап йөрткән бала күптәннән профессор булды, күп еллар буе Төркиянең Чит илләр министрлыгында Халыкара хезмәттәшлек агентлыгында эшләде, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе дәрәҗәсен алды, төрки телләр буенча башкарган хезмәтләре өчен андагы Тел академиясенең член-корреспонденты итеп сайланды” дигән хәбәрләргә чын күңелләреннән шатланалар, горурланалар иде.

Минем дә Себер туфракларына, себер татарларына булган мәхәббәтем гомерлеккә булды. Халыкта шундый мәкаль бар: кемнеңдер кулыннан бер уймак су эчсәң дә, син аңа бурычлы буласың. Мин Себернең суын да, әби-апаларның  кулыннан алар гына шулай тәмле итеп әзерли белгән ризыкларын да күп ашадым. Гомер агышлары үзенекен итә: соңгы елларда шушы бурычым турында еш уйлана башладым. Уйламаганда, көтмәгәндә шушы бурычларымны үтәр өчен форсаты та килеп чыкты. Татарстан хөкүмәте Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребезнең рухи мирасын киләчәк буыннарга амәнәт итеп калдырырлык академик хезмәтләргә конкурс оештырды. Минем өчен бу күк капусы ачылу белән бер булды. Билгеле булганча, себер татарлары, татар халкының башка төркемнәреннән аермалы буларак, халык авыз иҗатының борынгы үрнәкләрен бүгенге көнгә кадәр кадерләп саклаганнар. Моңа аларның табигать биргән сәләтләреннән тыш, үзенә күрә үзенчәлекле шартларда, олы юллардан, башка төркемнәрдән еракта яшәүләре дә сәбәп булгандыр, дип уйлыйм. Себер татарларыннан XIX-XX гасырларда язып алынган борынгы дастаннар татар халкының горурлыгына әйләнде. 2015 елда Казан университеты нәшриятендә басылып чыккан “Сибирские татары. Из сокровищницы духовной культуры. Антология фольклора сибирских татар. Дастаны. Мунаджаты. Баиты» дигән китабым әлеге бурычымны үтү юлында беренче адымнарым булып тора. 2012 елда Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан “В.В.Радлов. “Образцы народной литературы тюркских племен, живущих в Южной Сибири и Джунгарской степи. Часть IV. Наречие барабинцев, тарских, тобольских, тюменских татар. СПб., 1872” китабын галимнең тууына 175 ел тулу уңае белән бастырып чыгаруым да шушы ук максатларымны күздә тоткан иде. Заманында бу китап себер татарларын гына түгел, бәлки бөтен татар милләтен Европа җәмәгатьчелегенә гаҗәеп матур итеп таныткан иде. Югарыда исемнәре аталып киткән китаплар  Себердә яшәүче борынгы бабаларыбызның гаять дәрәҗәдә белемле, бик югары мәдәниятле кешеләр булуын күрсәттеләр. Минем ярты гасыр дәвамында туплаган материалларым да хәзерге буын себер татарларының борынгы бабаларыбыздан калган мирасның дәвамчылары икәнен раслаучы дәлилләр булып торалар. Алар, дөрестән дә, халкыбызның күңел җәүһәрләре. Ул вакытларда яшәгән бабаларыбыз тормыш фәлсәфәсенең тирәнлеге,  борынгы төрки тел дәверләреннән бирле дәвам итеп, үсеп-камилләшкән телләрен никадәр оста итеп куллана белүләре ягыннан безгә үрнәк булып торалар. Без үзебезнең балаларыбызны, оныкларыбызны алар мисалында туган телебезгә өйрәтеп, бай мәдәниятебез белән горурланучы нәсел итеп тәрбияләргә тиешбез. Мәктәп укучылары бу әсәрләр белән танышып кына калмыйча, аларның күбесен яттан да белергә тиешләр. Шул вакытта алар чорыбызның лаеклы алмашчылары булып кабул ителәчәкләр.         

 Әлеге китаплар белән себер татарлары фольклоры антологиясен төзү эше башланып китте. Ул һәр ел саен берәр том буларак басылып чыгар дип фараз ителә. Бу томнарга себер татарларының рухи мирасына битараф булмаган һәр кеше катнаша ала. Китапта һәр материалның паспорты бирелеп барачак. Анда бу материалның кемнән (туган елы, яшәгән җире), кайчан язып алынганлыгы күрсәтелә. Материаллар себер татарлары телендә (язып алынган урындагы сөйләшендә) заманында В.В.Радлов кулланган академик транскрипциядә бирелә. 2016 елда “Себер татар әкиятләре” дигән том басылып чыгар дип күздә тотыла.

Соңгы елларда себер татарларын фәнни тикшеренү эшләре башка илләрдә дә җанланып китте. Шундыйлардан Казахстан, Үзбәкстан, Америка Кушма штатларында башкарылган эшләрне күрсәтергә мөмкин. Андый эшләр арасында Төркиянең Фрат университеты (Ылазыгъ шәһәре) профессоры Эрҗан Алкаяның “Сибирия татар төрекчәсе” монографиясе аерылып тора. Себер татарларының теле буенча элекке Советлар берлегендә, хәзерге Россиядә кайбер эзләнүләр алып барылса да, алар хәзерге заман таләпләренә җавап бирмиләр иде. Бу хезмәтләрнең уртак кимчелеге шул вакытта тел белемендә хакимлек иткән – дифференциаль методның камил булмавы аркасында билгеле бер күренешләрнең татар әдәби телендә һәм аның диалектларында булу-булмавын санап чыгуга гына кайтып кала иде, шушы рәвешчә, тел системасының тулы структурасын төзү игътибардан читтә кала барды. Эрҗан Алкаяның китабында исә себер татарлары диалектының барлык системасы күз алдында тотып язылган, һәр авазның акустик, артикуляцион тасвирламалары бирелгән, грамматик-семантикалары ачылган. Шушы яктан ул себер татарлары диалектына багышланган китаплар арасында моңа кадәр тиңдәше булмаган фәнни монография итеп кабул ителә.

Югарыда атап үтелгән китап белән себер кардәшләребезне якыннан таныштыру өчен мин, Казан профессоры Фәрит Юсупов, Төркиянең талантлы галиме Эрҗан Алкая 10-13 ноябрь көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессының тәкъдиме белән  Төмән шәһәрендә, Төмән өлкәсенең кайбер авылларында кан кардәшләребез белән очраштык.

Поезддан төшүгә, безне өлкә хакимиятенең җаваплы җитәкчеләре кабул итте. Биредә дә сөйләшүнең төп темасы себер татарларының рухи мәдәниятенең җәүһәрләрен киләчәк буыннарга амәнәт итеп калдыру мәсьәләсе турында булды, Казанда себер татарларының антологиясен төзүгә керешү турындагы хәбәр дә зур канәгатьләнү белән кабул ителде.

“Яңарыш” газетасы коллективы белән очрашу да безнең күңелләребездә бик озак сакланыр, дип уйлыйбыз. Үзгәртеп кору елларында оешкан бу коллектив буталчык елларда күп кенә милләттәшләребезгә дөрес юлны табарга, сагынылган милли хисләребезне беркемнән дә яшермичә ачыктан-ачык белдерергә, милләттәшләребезне мәгариф, мәдәният мәсьәләләре тирәсендә тупларга ярдәм итте. “Яңарыш” газетасы үзенең укучыларын Төмән һәм күрше өлкәләрдә генә түгел, Казанда да тапты. Без аның һәр санын, сезнең кебек үк, йотлыгып укып килдек, хәзер дә аны көтеп алабыз. Безнең әниләребез, хатыннарыбыз, сеңелләребез генә шул кадәр зәвык белән хәзерли ала торган өстәл артыннан һич кенә кузгаласыбыз килмичә, озак еллар буе шушы бердәм уй, бердәм хис белән иҗат итүче коллективка күңелебездә күп еллар буе йөрткән рәхмәтләребезне әйтергә мөмкинлек тудырганнары өчен шатланып утырдык.

Шул ук көнне өйләдән соң Төмәндә яшәүче милләттәшләребез белән очраштык. Аларга китапларыбызның язылу тарихларын, бездән алда яшәгән  ата-бабаларыбызның талантына соклануыбыз, аларның тирән мәдәниятле халык булулары белән чиксез горурлануыбыз турында сөйләдек. Себер теленең матур яңгырашын, кешелек аңындагы иң катлаулы төшенчәләрне дә аңлатып бирә алу мөмкинлегенә хәйраннар калуыбызны белдердек, бу гүзәллекне бездән соң килә торган буыннарга да хәзерге яңгырашы һәм бизәлешендә мирас итеп калдыру барыбызның уртак бурычыбыз булуын аңлаттык, ана телебезне саклауның иң көчле чарасы – ана телебездә сөйләшү икәнен онытмауларын теләдек. Китаплар белән танышу чыгышлар һәм милли мәдәният үрнәкләре белән үрелеп барды. Кызларыбызның каткан күңелләрне дә җылыта торган моңлы җырлары әле дә колакларыбызны иркәләп тора.

Икенче һәм өченче көннәребез авылда көн күрүче туганнарыбызның тормыш-көнкүрешләре, рухи мәдәнияте  белән танышуга багышланган иде (рәсемдә: Асланада). Себерне, себер татарларын үз күзләре белән күрергә, аларның сөйләп бетермәслек матур телләрен үз колаклары белән тыңларга хыялланган Эрҗан дустыма бу көннәр гомерлек хәтирәләр булып калыр дип уйлыйм. Безне һәр авылда театр тамашалары белән, борынгы аталарыбыз, агаларыбыз кебек, урам уртасына чыгып, тантаналы рәвештә өй бусагаларыннан атлатып, татар халкының бу очраклар өчен махсус әзерләнә торган табаикмәк, пәрәмәчләр, чәк-чәкләр белән каршы алулалары себер татарларының борынгы йолаларын никадәр кадерләп саклауларын күрсәтте. Табыннарның хәйран калырлык муллыгына, сый-хөрмәтләренең чиксезлегенә мин, шул мәмләкәтнең кешесе буларак, горурлыгымны беркемнән дә яшермичә, куанып-шатланып утырдым. Шундый бит минем милләтем! Шундый бит алар себер татарларым! Зур зәвык белән башкарылган сәнгати сәхифәләрне карап утырганда, Төмән өлкәсенең милли мәдәниятен ничәмә еллар үз җилкәсендә алып барган Вәлимә ханым Ташкалованың йөзе кояш кебек балкып торды. Себер татарлары үзләренең дөньяда иң сәләтле, иң талантлы, иң кунакчыл халык икәнен күрсәтә алдылар гуй! Төрек кунагыбыз да бик тере, бик өлгер булып чыкты: ул безнең һәр адымыбызны, кунакларыбызның һәр гамәлен шунда ук интернетка биреп барды. Милләттәшләребезнең бу бәйрәмен Татарстан белән Башкортстанда, Мәскәү белән Стамбулда гына түгел, бәлки Австралиядә, Тайландта, Канадада, Германиядә, Швейцариядә дә сокланып күзәтеп бардылар, безнең белән бергә була алмауларына көенеп, анда катнашучыларга чын күңелләреннән көнләшүләрен яшермәделәр. Заманында В.В.Радлов үзенең себер татарларына багышланган китабы белән Европаны шаккатырган булса, әлеге чара аша бөтен дөнья себер татарларына хәйран калды.

Себергә булган сәяхәтебезнең бу кадәр уңышлы үтүенә без ике саклаучы фәрештәләребезгә: Бөтендөнья татар конгрессының Төмән бүлеге мәдәният департаменты җитәкчесе, себер татарларын фәнни өйрәнүгә, аларның мәдәниятен үстерүгә зур өлеш керткән галимә Вәлимә Сәгыйт кызы Ташкаловага, татар халкының талантлы журналисты, “Хикмәт” газетасының элекке редакторы, “Ак калфак” интернет-журналының редакторы, сәясәтче һәм күренекле җәмәгать эшлеклесе Бибинур Нигъмәтҗан  кызы Сабировага бурычлы.

Тарман авылында очрашканда, “Саз” ансамбле безнең өчен “Пашкайларың сау пулса...” дигән борынгы себер татарлары җырын башкарган иде. Бу җырны тыңлаганда, себер татарларының тормыш фәлсәфәсен, яшәү мәгънәсен моннан да тирән итеп аңлатып буламы икән дип, гаҗәпләргә каласың. Ул безнең күңелләребездә озак еллар буе матур бер гөл кебек сакланып калыр, дип уйлыйбыз. Ул җырның текстын сезгә дә тәкъдим итәбез.

Фәрит ЙОСЫПОВ,
филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, Халыкара “Дил Коруму” җәмгыятенең член-корресподенты.

 Казан, Татарстан.

 

Пашкайларың әгәр сау пулса...

(“Саз” ансамбле репертуарыннан).

Йөгөрек кенә киек, әй, алтырмас,
Урал йагы тоташ тау пулса.

Кешегә лә кеше, әй, йалынмас,
Пашкайлары аның сау пулса...

Өйөмә лә йыуык куш агацка
Асыл кошлар кунып, кагынты.
Кайгырмагыс, туслар, маллар өцөн,
Паш сау пулса, маллар табыла...

* Убаларның күксел пуйларынта,
Асыл кошлар оцто кагынып.

Пер йырлатым, туслар, бер сыктатым,
Тыуган-үскән илне сагынып.

* Уба - кечкенә таучык.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836