Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Очрашуларда – күңел җылысы

последние и лучшие новости искусства в мире

Санникова авылында күренекле шагыйрәбез Галия Абайдуллина белән тагын бер очрашу булып үтте. “Моңлы йөрәгем” дип аталган бу чараны авыл китапханәсе хезмәткәре Мәгъсүдә Шәвәли кызы Колмәмәтова оештырды.

Бәйрәмгә шагыйрәбезне хөрмәт иткән һәм аның шигырьләрен яраткан авылдашларыбыз җыелдылар.

Район үзәк китапханәсе хезмәткәре Галия апаның иҗади биографиясе белән таныштырып китте. Аның беренче шигыре “Юксыну” дип атала. Ул “Зилә” псевдонимы белән “Яңарыш” газетасында 1991 елда басылып чыга. Автор иң якын кешесе – әнисенә багышлап язган бу шигырен укып китте.

Хәзер инде шагыйрәнең унлап китабы дөнья күрде һәм шигырьләре газета битләрендә әледән-әле басылып тора. Бу шигърият кичәсендә Галия апа “Язмышлармы, ялгышлармы?” дигән җыентыгына кергән кайбер шигырьләре һәм яңа язылганнары белән дә таныштырды. Аның шигырьләре гади, халыкчан, һәркемнең күңелен җәлеп итәрлек, олыларга да, балаларга да аңлаешлы, җиңел укыла, күңелдә калалар. Бу бәйрәмдә башлангыч класс укучылары Фәридә Әхмәдиева, Юлия Сәгадәтдинованың шагыйрәнең шигырьләрен бик матур, сәнгатьле итеп сөйләп бирүләре һәркемнең күңеленә хуш килде.

Зоя Мирсәет кызы үзенең матур җырын бүләк итте.

Бу кичәдә күңел җылысы белән әзерләнгән бик матур, оригиналь бүләк - Гүзәл һәм Шамил Колмәмәтовлар әзерләгәннәр булып чыкты. Алар үзләренең “типографияләрендә” авторның балалар өчен язылган шигырьләреннән “Һәркем җәйне ярата” дип аталган, төсле буяулар белән матур иллюстрацияләнгән җыентык бастырганнар. Бу затлы бүләккә һәркем хәйран калып карап торды. Галия апа да аларның осталыгына соклану хисләрен белдереп, балалар өчен мондый китаплар бастыру проекты өстендә уйлап карарга дигән тәкъдим ясады.

Халык хөрмәтенә лаек булган изге җанлы Галия Төхвәтулла кызының кунакта булуы – безнең өчен зур горурлык.

Бу бәйрәмне оештыручы Мәгъсүдә ханыма, өстәлләр корып сыйлаучы Мөнәвәрә Сәгыйтулла кызына һәм кичәдә катнашучы барлык авылдашларга зур рәхмәт.

Нурҗиһан НАЗЫЙРОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836