Өлкәбез, Муллаш мәктәбе исеме әлеге мәртәбәле бәйгедә яңгырады

последние и лучшие новости искусства в мире

40-9Быел Россия Федерациясе мәгариф министрлыгы беренче тапкыр «Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы» Бөтенроссия һөнәри конкурсын оештырды. Бәйгенең максаты - туган тел һәм туган әдәбият укытучыларына ярдәм итү, бу фәннәрне укытуның алдынгы тәҗрибәсен тарату.

80нән артык укытучы читтән торып ярышларда катнашты. Сайлап алынган иң яхшылары 12-18 сентябрьдә Ставрополь краена юл алдылар. Методик остаханәләр, ачык дәресләр, класс сәгатьләре һәм мастер-класслар — конкурс программасында тәкъдим ителгән сынаулар иде.

Бу бәхетлеләр арасында Төмән районының Муллаш урта мәктәбендә 11 ел татар теле һәм әдәбиятыннан уңышлы белем бирүче Төмән дәүләт университетын тәмамлаган якташыбыз Азалия Габдрәхимова да бар. Азалия - өлкәдә иң яхшы татар теле укытучыларының берсе. Татарстан Республикасында узган «Россиянең ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының региональ этабы финалында 3 урын алуга иреште. Шәхси сайтында аның 70кә якын Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, диплом, сертификатлары белән танышырга була.

- Мәктәптә эшләү - балаларны укыту гына түгел, алар белән көн саен аралашу, бу аралашуда шатлык һәм канәгатьлек табу, укучылар турында уйлау, уңышларын һәм уңышсызлыкларын кичерү, алар өчен җаваплы булу ул. Минем бурычым - укучыга үзен табарга булышу, беренче һәм иң мөһим ачыш ясау - сәләтен ачу, бәлки талантны да ачу. Минем өчен укытучы булу - кемгәдер кирәкле һәм файдалы булу дигән сүз, – дип яза ул медиавизиткасында.

Бу мәртәбәле ярышка Азалия Радик кызын сайлап җибәрүләре дә – җитәкчеләрнең аңа ышануларын, аның алдынгы укытучы булуын раслауларын күрсәтә.

Россиядә беренче генә тапкыр үткәрелгән бу бәйгедә күп төрле милләт мөгаллимнәре туган телләренең яшәргә хокуклы булуын күрсәттеләр, үз төбәкләренең матурлыгын, халыклары, мәдәниятләре белән горурлануларын аңлаттылар.

Һөнәри осталык бәйгесендә өлкәбез, аның тырыш халкы белән таныштырган Азалия Габдрәхимовадан кичерешләре турында сораштык:

- Яңа уку елы башлану белән миңа «Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы» бәйгесендә үземне сынап карау бәхете насыйп булды. Бәйгедә катнашу укытучыга үзе өстендә эшләргә ярдәм итә, үзең кебек чын укытучыларны күрү һәм алар белән аралашу, киңрәк фикер йөртергә өйрәтә.

Бәйгенең һәр этабы уйланылган, төпле итеп катнашырга, үзеңне күрсәтергә барлык мөмкинлекләр дә тудырылган. Конкурс читтән торып үткәрелгән турдан башланды - «Медиавизитка»ны яздырып җибәрдем. Ә инде ярышларда катнашырга чакыру алгач, андагы турның беренче этабында туган телне һәм әдәбиятны укыту алымнары турында сөйләдем, тәҗрибәләрем белән уртаклаштым һәм ачык дәрес күрсәттем. Дәресемне Пятигорск шәһәренең 31 нче мәктәбенең 6 сыйныф укучылары белән алып бардым. Балалар бик әйбәт эшләделәр, әзерләгән биремнәрне үтәделәр, матур итеп, оялмыйча татар телендә яңа сүзләр өйрәнделәр. Конкурс кысаларында оештырган конференцияләрдә, түгәрәк өстәлләрдә, мастер-классларда һәм экскурсияләрдә актив катнаштым.

Бер атна сизелми генә үтеп китсә дә, минем күңелемдә күп уңай фикерләр һәм матур хәтирәләр калдырды. Мин күп нәрсәләргә өйрәндем, профессиональ баскычның яңа дәрәҗәсенә ирештем, иҗади фикер йөртүче һәм эшләүче укытучылар белән аралаштым, аларның эш тәҗрибәләрен күреп, үземә үрнәк итеп алдым.

Янәшәмдә булган гаиләмә, Муллаш урта мәктәбенең администрациясенә һәм коллегаларыма, Төмән өлкәсе мәгариф һәм фән департаментына, ТОГИРРОга һәм минем өчен тавыш бирүчеләргә олы рәхмәтемне белдерәм, - дип сөйләде алдынгы укытучы.

Әлбәттә, һәр бәйге әзерлек чорыннан башлап, ахырына кадәр бик тә күп мораль һәм физик көч таләп итә. Азалия Радик кызын чын күңелдән котлыйбыз. Өлкәбез, мәктәбе исеме әлеге мәртәбәле бәйгедә яңгыравы зур мактауга лаек.

«Туган тел һәм туган әдәбият укытучылары арасында аерым зур конкурс беренче тапкыр үткәрелә. Минемчә, бу бик мөһим, туган телләрне, туган әдәбиятны, мәдәниятне һичшиксез сакларга кирәк», – дип ассызыклады илнең мәгариф министры Сергей Кравцов ябылу тантанасында. Шулай булсын, тел, мәдәниятне саклау бик тә мөһим.

Бәйгедә Төньяк Осетия-Алания укытучысы Яна Бекоева җиңү яулады.

Гөлнур ВӘЛИЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума