Материалы

Өлкәнең иң яхшы тел укытучылары

последние и лучшие новости искусства в мире

50-627 ноябрьдә ТОГИРРО төбәкара фәнни-практик “Мәдәниятләр диалогы” конференциясен үткәрде. Тәҗрибәле жюри әгъзалары өлкәнең иң яхшы туган тел укытучылары җибәргән материалларны читтән торып тикшерделәр, ачык дәресләрне карадылар, килгән материаллар белән таныштылар. Анда 9 укытучы, өлкә укучылары катнаштылар. Алар “Өлкәнең иң яхшы татар теле һәм татар әдәбияты укытучысы”, “Россия халыклары телләреннән тәрҗемәләр” бәйгеләрендә көч сынаштылар.

Чара традицион рәвештә ел саен оештырыла. Әлеге өлкә бәйгесендә җиңүчеләр Казан шәһәрендә узачак Россиякүләм ярышларда катнашалар.

Монда иҗади укытучыларны билгеләү һәм аларга ярдәм итү, татар теле һәм әдәбиятын гамәлгә ашыручы педагогик эшчәнлектә инновацион методикалар һәм технологияләрне, мәдәниятләр диалогы принцибын; алдынгы тәҗрибәне тарату өлкәсендә татар телен һәм әдәбиятын укытуда яңа алымнарны ачыклау, үсеш механизмнарын формалаштыру, укучыларның тел культурасын; укытучы һөнәренең абруен күтәрү төп максат итеп куела.

Конференциянең йомгаклау өлеше инде күпләребез ияләшеп барган онлайн рәвештә үтте. «Мәктәпнең мультикоммуникатив белем бирү киңлеге шартларында сөйләм культурасын формалаштыру һәм үстерү» түгәрәк өстәлендә ТОГИРРО проректоры Наталья Милованова, доценты Елена Медведева, 70 нче мәктәп директоры Лидия Русакова, Төмән дәүләт университеты доценты Наталья Аксарина, ТОГИРРОның педагогия фәннәре кандидаты Алсу Фәйзуллина, Тубыл районының Хуҗайлан башлангыч мәктәбе укытучысы Тәнзилә Тимканова тәбрикләү сүзләрен җиткереп, чыгыш ясадылар. Төмән шәһәренең 52 нче мәктәбе туган тел укытучысы Халидә Кирамова “Өлкәнең иң яхшы татар теле һәм татар әдәбияты укытучысы” бәйгесенә нәтиҗәләрне игълан итте.

“Иң яхшы мастер-класс өчен” дипломы белән Түбән Тәүде районының Киндерле урта мәктәбе укытучысы Фирдәүс Алеева, “Иң яхшы методик эшләнмә өчен” дипломы белән Вагай районының Юрмы урта мәктәбе башлангыч класслар укытучысы Алсу Әхмәтчанова, “Югары педагогик осталык өчен” дипломы белән Тубыл районы, Вәчир урта мәктәбе укытучысы Гөлшат Турышева һәм Түбән Тәүде районының Урта Тарман урта мәктәбе башлангыч класслар укытучысы Рәисә Әбделчәлилова, “Иң яхшы эссе өчен” дипломы белән Ялутор районының Исәт урта мәктәбе башлангыч класслар укытучысы Миләүшә Хәмидуллина, “Укытучы-новатор” дипломы белән Төмән районының Ямбай урта мәктәбе укытучысы Розалия Ишмөхәммәдова бүләкләнделәр. Ә инде өлкәнең “Иң яхшы туган тел укытучысы” бәйгесенең абсолют җиңүчесе итеп Тубыл шәһәре 15 нче мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Бәнисә Ниязова игълан ителде. Алар турында газетабызның алдагы саннарында язмалар биреп барырбыз.

Төмән дәүләт университеты профессоры Хәнисә Алишина иң яхшы тәрҗемәчеләрне котлады, бәйге уңаеннан киңәшләрен бирде. Киләсе елга поэзия урынына публицистиканы тәрҗемә итәргә биреп, күбрәк өлкәнең “Яңарыш” газетасы битләрендә чыккан язмаларга игътибар итәргә кирәклеген әйтте. Бу укучыларга да, укытучыларга да газета белән танышырга, укырга яхшы этәргеч булыр иде, диде. Россия халыклары телләреннән проза һәм шигъриятне тәрҗемә итү конкурсы икенче тапкыр гына үткәрелә, әмма конкурста катнашучылар саны төбәктә туган телләр белән кызыксынуның шактый югары булуы турында нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирә. Катнашучылар географиясе Вагай, Заводоуковск, Түбән Тәүде, Тубыл, Төмән, Ялутор районнары вәкилләрен үз эченә алды. Быел 5-11 сыйныфларда белем алучы 58 укучы арасыннан 22 катнашучы тәрҗемәләр конкурсында җиңүче һәм призер булды. Проза буенча Төмән районыннан 7 класс укучысы А.Шәрипова (ТОГИРРО сайтына куелган мәгълүматта укучыларның исемнәре дә, мәктәпләре дә, укытучылары да күрсәтелмәгән), 11 класс укучысы М.Вәлитова; шигърияттән Төмән районының 7 класс укучысы С.Хәлимова, Түбән Тәүде районныннан 10 класс укучысы А.Әхтәриева җиңү яуладылар.

Шулай ук быел чечен теленнән тәрҗемә бәйгесе үтте.

Барлык җиңүчеләргә, призерларга дипломнар тапшырылачак. Һәркайсын чын күңелдән котлыйбыз, авыр, җаваплы, катлаулы һәм дә фидакарь эшләрендә уңышлар телибез. Алар белән горурланабыз.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума