#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2020
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 31 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Онытмабыз сине, Олуг әдибебез!

последние и лучшие новости искусства в мире

17-527 мартта яраткан, хөрмәт иткән кешебез – дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның халык шагыйре, күп популяр җырлар авторы, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты лауреаты Роберт Миңнуллин арабыздан мәңгелеккә китте. Бик авыр кичерде бу күңелсез хәбәрне төрки дөнья. Төрки дөнья дим, чөнки аның укучыларын әсир итә торган гади һәм шул ук вакытта тирән мәгънә салынган шигырьләрен барлык төрки халыклар яратып укый иде, төрле телләргә тәрҗемә ителгән басмалары аша башкалар да танышты. Аның исәпсез китаплары, дәүләт бүләкләре, премияләре турында язып тормыйм, кызыксынган кешегә интернетта мәгълүмат җитәрлек.

Тик аны гомере буе татар теленә, мәдәнияткә, китапка булган мөнәсәбәт борчыды. Депутат булганда да ялкынлы чыгышларын яңгыратты. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр усал, үткер шигырьләрен халык игътибарына юллап торды.

Роберт Мөгаллим улын озату чарасына да, коронавирус таралган вакыт булуга карамастан, халык күп җыелды. Онлайн трансляцияне дә карарга мөмкинлек бирелде. Анда дәүләт җитәкчеләре, дуслары, якташлары тарафыннан күп җылы сүзләр әйтелде. Кызы Таңсылу күз яшьләре аша әтисен озатырга килгән җәмәгатьчелеккә рәхмәтләрен җиткерде: “Бүген татар дөньясы, киң җәмәгатьчелек олы шәхесне озата. Ә без иң йомшак куллы, иң нечкә күңелле, иң нурлы йөзле яраткан кадерле әтиебезне озатабыз. Без бик бәхетле балалар булдык. Бер-ике көн күрмәсәк тә сагына идек без аны. Нык юксынырбыз инде сине! Зәңгәр күкләргә карап эзләрбез. Рәнҗеп китмә! Бәхил бул! Урыннарың җәннәтнең иң түрләрендә булсын! Догада булыгыз!”, — диде ул.

Монда Татарстан Республикасы дәүләт советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның Минтимер Шәймиевнең үзе язып биргән дүртьюллыгын укып бирүе дә хәтердә калган:

“Әдәпле, зур йөрәкле, тыйнак, тирән фикерле,
Шундый шагыйрь Роберт безгә үрнәк түгелме?

Татар, башкорт халкына син Ходайдан зур бүләк,
Роберт иҗат чишмәсе - эчеп туймас гаделлек”.

Яман чир чоры узгач, шагыйрь Роберт Миңнуллин хөрмәтенә зур истәлек кичәсе узачагы да әйтелде.

Соңгы елларда Роберт абый халык белән заманча – инстаграм аша аралашты, аның 45 меңләп язылучысы бар иде. Ул бу ысулны бик яратып, әйтәсе сүзенең секундында укучысы, тамашачысына барып җитүенә куана иде. Көн саен: “Хәерле иртә, газиз замандашларым-инстадашларым! Иң изге теләкләрем Сезгә! Исән-сау булыгыз!” – дип башлый иде ул иртәсен. Аны сагынып көтеп тора идек. Актуаль темаларга, дусларын-танылган кешеләрне котлау сүзләрен-шигырьләрен яратып укый идек. Ул бик игътибарлы, нечкә күңелле, хисле, күңелгә үтеп керүчән, гади язмалары белән тиз арада теләсә кемне әсир итү көченә ия булды. Бала чактан ук фоторәсемгә төшерү белән мавыгуы гомеренең соңгы көннәренә кадәр дәвам итте.

Ничәмә буын аның шигырьләрендә тәрбияләнеп үсте. Аның җыр шикелле үрелеп барган үзенчәлекле шигырь юллары тиз арада истә кала.

Роберт Миңнуллин туган ягын бик данлады, әнисен өзелеп яратты, сөекле хатыны Кларага багышланган матур шигырьләре гашыйк җаннарны әсирләделәр.

Бүгенге көндә, язылучыларның соравы буенча, кызы Таңсылу шагыйрьнең инстаграм битен алып бара: аның турында истәлекләрен куя. Ә язылучылар саны арта гына, алар 48 меңгә җитте.

Роберт абыйның Төмән якларында да булганы бар. Бөтенроссия “Түгәрәк уен” фольклор фестивале вакыт Төмән дәүләт драма театры каршындагы мәйданда биеп тә йөргән иде әле. Шул вакытта Яркәү районының Кортъегән авылында Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәйкәл ачылуда катнашты.

Роберт Мөгаллим улы турында язар өчен китап битләре дә җитмәс. Ул мәңге онытылмаячак! Шигырьләре халык күңелендә чорлар аша үтеп яшәячәк!

Бер әңгәмәсендә ул: “Минем “Татарларым” исемле оран-поэмам бар. Ул милләттәшләремә үзенә күрә бер шигъри мөрәҗәгать!” – дигән иде. Бүген шул әсәрне укучыларыбыз игътибарына юлларга булдык.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836