#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Осталыкка чикләр юк

последние и лучшие новости искусства в мире

51-8Һәр чорда да татар теле һәм әдәбияты алдында укучыларның иҗади фикерләү сәләтен үстерү бурычы торды. “Яңа мәктәп” илкүләм проекты кысаларында укытучы алдына шәхси фикере, идеяләре булган, фантазияле, иҗади сәләтле, эшлекле укучылар әзерләү максаты куела.

Район татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмәсе педагогларның фән буенча, педагогика, психология, укыту методикасы буенча белемнәрен күтәрү, аларның һөнәри осталыкларын үстерү юнәлешендә максатчан эш алып бара.

Мәктәпләрдә оештырылган ачык дәресләрдә, тәрбия чараларында, фәнни-методик семинарларда, эшлекле уеннарда, педагогик практикумнарда, мастер-классларда, түгәрәк өстәлләрдә, конкурс-бәйгеләрдә, күренекле кешеләргә багышланган кичәләрдә активлык күрсәтәләр, бик теләп катнашалар, бер генә укытучы да читтә калмый.

Белем һәм тәрбия бирүдә информацион технологияләрнең өстенлекле яклары күп. Районыбызның татар теле һәм әдәбияты укытучылары заманча укыту технологияләрен файдаланып эш итәләр. Белем сыйфатын күтәрү максатыннан дәресләрдә һәм сыйныфтан тыш чараларда язучылар иҗатына багышланган мультимедияле программалар уңышлы кулланыла. Төрле дәрәҗәдәге фәнни-гамәли конференцияләрдә, семинарларда үзләре әзерләгән мультимедияле компьютер презентацияләрен кулланып чыгышлар ясыйлар, конкурсларда катнашалар һәм призлы урыннар алалар.

Соңгы елларда зур тизлек белән үсүче Интернет челтәрен укытучыларыбыз үзләренең педагогик һәм методик осталыгын үстерүдә, белемен күтәрүдә, тәҗрибә алмашуда, ата-аналар белән эшләүдә, дәрес һәм сыйныфтан тыш чараларны әзерләү һәм үткәрүдә оста кулланалар. Юрмы, Тугыз, Казанлы, Усак, Абаул, II-Вагай, Карагай мәктәпләре укытучыларының шәхси сайтлары уңышлы эшләп килә.

Мәктәпләрдә чын мәгънәсендә үз эшенең осталары хезмәт итә. Аларның һәрберсенең үз юлы, үз эзе бар. Өйрәнерлек уңай тәҗрибә дә, күркәм нәтиҗәләр дә бар. Шулай да – осталыкка чикләр юк. Һәрдаим үсештә, эзләнүдә булган укытучы гына матур нәтиҗәләргә ирешә ала. Татар теле мөгаллиме бүгенге көндә укучыларда ана телебезгә карата мәхәббәт тәрбияли, аның байлыгын, матурлыгын, фикер тирәнлеген ачып бирә; аны мәдәниятле итә; һәрьяклап үстерә, шәхес итеп тәрбияли. Шуңа күрә Укытучы укучының тормышта үз урынын табарга ярдәм итүче төп ышанычы булып кала да. Хезмәтегез куаныч китерсен, хөрмәтле коллегаларым! Яңа елда да яңа үрләр яулавыгызны телим!

Асия ЗИМАГУЛОВА, Вагай районы татар теле һәм
әдәбияты укытучыларының методик берләшмәсе җитәкчесе.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836