#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Һәр адымда татар рухы

последние и лучшие новости искусства в мире

12-10Төмән өлкә дәүләт төбәк мәгарифен үстерү институтында (ТОГИРРО) татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен белем күтәрү курсларында катнашучылар Төмән районының Индрәй урта мәктәбендә этномәдәни компонентлы укыту шартларында  дәрестә һәм дәрестән тыш федераль дәүләт укыту стандартларының төп таләпләрен, идеяләрен тормышка ашыруны күреп кайттылар. Чара милли киемле укучылар һәм мәктәп директоры Рәүфә Алеева җитәкчелегендәге коллективның хуш күреп каршы алулары, татар аш-сулары, чәй тәкъдим итүләре белән бик күңелле башланып китте. Яшь укытучы Илсөяр Речапова Галия апа Сагитуллина булдырган музейда мәктәпнең үткәненә “сәяхәт” ясады.

Аннары укыту эшләре бүлеге җитәкчесе Алия Рәхимова этномәдәни яктан тәҗрибәләре белән уртаклашты: “Мәктәп ачылганнан бирле татар теле һәм әдәбияты дәресләре алып барыла. Хәзер укыту планы Базислы укыту планының икенче варианты нигезендә төзелгән. Татар теле һәм әдәбияты әти-әниләр һәм балалар теләге белән укытыла. 300 укучының 260ы – татар, руслар – 37, үзбәкләр – 3. Туган телләрен 220 укучы өйрәнә. Өйрәнмәүчеләрне дүртенче класстан соң татар теле укытылмаган мәктәпләрдән күчеп килүчеләр тәшкил итә. Эшчәнлек барышында төп юнәлешләр: татар теле һәм әдәбиятын аерым фән буларак беренче класстан ук өйрәтү; түгәрәк эшләрен алып бару; олимпиада, конкурсларда катнашу; татар мәдәниятен үстерүдә актив эшләүче оешмалар, татар теле укытылмаган мәктәпләр белән эшчәнлек булдыру; ата-аналар комитеты белән эшләү. Хәзерге вакытта “Мин татарча сөйләшәм”, “Чишмәләр” түгәрәкләре эшли. Төбәкара, өлкә, район күләмендәге олимпиадаларда нәтиҗәләребез югары. Балалар “Таң йолдызы”балалар иҗаты фестивале, “Сөләйманов укулары” фәнни-гамәли конференциясендә һәм Россия күләмендә Муса Җәлилгә, Габдулла Тукайга багышлап уздырылган һәм башка чараларда катнашып, җиңүләр яулыйлар”, - дип эш тәҗрибәләре белән уртаклашты. 

7 классларда Рузилә Исмәгыйлова биргән дәрестә укучылар төркемнәргә бүленеп эшләделәр. Дәрес әдәби татар телендә барса да, себертатар, рус сүзләре дә кулланыла. Балалар актив, биремнәрне тиз фикер йөртеп эшлиләр, куйган максатларына ирештеләр. Тәрбияви яктан бик әһәмиятле дәрес булды дип уйлыйм.

Алдагы чара балалар бакчасында үтте. Монда сабыйлар әкият дөньясына сәяхәткә чыкканнар. Бергәләшеп бөек шагыйребез Габдулла Тукай әкиятләренә тукталдылар. Шигырьләр сөйләделәр. Бакчада татар теленә икенче ел гына ныклап игътибар бирә башлаганнар. 12-12Бала чактан татар әдәбияты, телебез белән танышып үсүләре шатлыклы күренеш.

Мәктәптә татар рухы көчле булуын танылган шагыйрьләребез шигырьләренә язылган җырлар, сәнгатьле уку, татар биюеннән торган концерт тагын да раслады. Укучылар шулкадәр оста, сәнгатьле итеп башкаралар – укытучылар бертынсыз, гаҗәпләнеп карап утырдылар. Сәләтле балаларга бай Индрәй мәктәбе. Авыл халкының күпчелек өлешен тәшкил иткән татарларның телен, мәдәниятен саклауда директор белән коллектив кулга-кул тотынышып эшлиләр.

Гөлнур ВӘЛИЕВА. 

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836