#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Һәр бала сәләт иясе

последние и лучшие новости искусства в мире

21-716 нчы май көнне Талымхан урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты буенча Төмән районы берләшмәсенең чираттагы утырышы булды. Ул “Укыту нәтиҗәсен һәм укытучының профессиональ эшчәнлеген үстерүдә инновацион педагогик технологияләр куллану”   дигән темага багышланган иде. Бирегә Индрәй, Акъяр, Муллаш, Каскара, Шыкча мәктәпләреннән укытучылар җыелды. Хәзерге көндә Талымхан мәктәбендә 97 укучы белем ала, мәктәпне милли җанлы, бик тә тырыш Эльмира Садыйкова җитәкли. Керүгә белән татар җыры белән матур каршылау, милли колорит күзгә бәрелеп тора.

Сыйныфтан тыш бик эчтәлекле чараны “Тату гаилә – бәхетле гаилә” темасына яңа гына үткән гаилә көненә багышладылар. Монда Абдуллиннар, Мөхәммәтҗановлар, Сабировлар, Касмалиннар гаиләре бик тырышып әзерләнеп килгәннәр. Алар гаиләдәге һәр кеше исеменең килеп чыгышын, мәгънәсен аңлатып киттеләр (шунысы мөһим, бу авылда эчтәлекле чын татар исемнәрен кушу күзәтелә!). Бу чара Гөлфирә Сагетдинова җитәкчелегендә әзерләнгән. Ул ата-аналарга өй эше итеп тә берничә бирем алып килергә кушкан. Һәр гаиләнең әнисе бишек җырын җырлап күрсәтте, милли традицияләр һәм гореф-гадәтләр: исем кушу, сабантуй, никах, карга боткасы турында сөйләделәр, нәсел агачларын якладылар, үзләренең шөгыльләре белән таныштырып киттеләр һәм себер татарларының милли ризыкларын: урама, эртнек, мыцыр шәңкә, капшырма пешереп китергәннәр. Шулай ук җыр, бию, яттан шигырь сөйләү дәвам итте. Программа буенча ачык дәресләр каралды. 21-6Танылган язучыбыз Якуб Зәнкиевның 100 еллык юбилеена багышланган “Я.Зәнкиевның “Кайчыколак” әсәрендә хайваннарга карата шәфкатьлелек хисе” дигән темага 5 нче сыйныфта дәрес карадык. Аны яшь укытучы Римма Юскаева әзерләде. Алдагы дәресне 2 нче сыйныф белән “Күңелле ял итәбез” дигән темага Әлфия Мәхмүтова күрсәтте. Дәресләр яңа федераль дәүләт белем бирү стандартларына туры килеп, нәтиҗәле һәм актив үтте. Укытучылар яңа таләпләр белән инновацион технологияләр кулланып яңача эшләүләрен күрсәттеләр. Түгәрәк өстәл артында дәресләргә анализ бирелде һәм мин “Критик фикерләү технологиясен үстерү” дигән темадагы чыгышта яңача укыту турында сөйләдем. Мәктәптә ата-аналар, мәдәният йорты белән тыгыз эшләгәндә балалар матур итеп татарча сөйләшә белә. Мәктәп җитәкчесе Эльмира Садыйковага һәм укытучылар коллективына бу чараның югары дәрәҗәдә үтүенә чиксез рәхмәтебезне белдерәбез.

Гүзәлия МУЛЛАЧАНОВА,
Төмән районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмәсе җитәкчесе.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836