#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Рабига күле

последние и лучшие новости искусства в мире

Легенда

Идел буенда, элекке Болгар җирендә, гаҗәеп матур зәңгәр бер күл бар. Әйләнә-тирәсе болын, әрәмәлек. Күлнең читләрен зифа камышлар, өстен ап-ак төнбоек чәчәкләр бизи... Болгар аучылары шул Зәңгәр күл буйларына сунарга йөргәннәр.

Ханның мәшһүр сунарчысы Булат мәргәннең дә Зәңгәр күлгә таба киткәнен еш күрә торган булганнар. Озын кызыл бишмәте өстенә акбүз алъяпкычын бәйләп, иңбашына җәясен аскан Булат мәргән Зәңгәр күлдән бер дә буш кул белән кайтмаган. Аның кайтуын бердәнбер сөекле кызы Рабига өзелеп көтә торган булган. Ул яңа туган айдан да матур, Зөһрә йолдыздан да гүзәл кыз икән.

Рабига үзе дә Зәңгәр күл буендагы болыннарга, әрәмәлекләргә чәчәкләр, җиләк-җимеш җыярга йөргән, су өстендәге ак төнбоекларга карап сокланган.

Зур бәйрәмнәрдә шәһри Болгар халкы шунда ял итәргә, төрле ярышлар үткәрергә җыелган.

Көннәрнең берендә Булат мәргәннең кызы гүзәл Рабига бер төш күрә. Иртәгесен күргән төшен әтисенә сөйләп бирә:

Бүген мин төшемдә Зәңгәр күл буенда булдым. Шундагы киек кошларның зар-моңнарын тыңладым. Алар сунарчылардан бик тә гаҗиз булганнар. Нәселләребез бетә, елдан-ел кимибез, бәбкәләр чыгарырга өлгермибез, безне уклар белән кыра, төрле тозаклар сала башлыйлар. Син әтиеңә, әтиең башка сунарчыларга бу хакта әйтсен, - диделәр миңа кошлар.

Ярый, кызым, төшең бик тә гыйбрәтле икән, моннан соң минем җәям Зәңгәр күлдәге киек кошларга ату өчен бер дә тартылмаячак, сиңа вәгъдә бирәм, - дигән Булат мәргән. Шул көннән башлап Зәңгәр күлдәге барлык киек кошлар иркенләп киткәннәр. Аларны аңлаучы да, уклар белән атучы да булмаган.

Күп вакытлар үткән. Шәһри Болгарга Сабан туй бәйрәменә төрле илләрдән дәрәҗәле кунаклар килгән. Болгар ханы, бәйрәмгә килүче кунакларны киек кошлар ите белән сыйларга теләп, барлык сунарчыларын үз янына чакырткан.

Боерыгым сезгә шул, - дигән хан, - һәркайсыгыз бу бәйрәмгә берәр кош атып китерегез, кунакларны сыйларга табыныбыз мул булсын...

Булат мәргән аптырашта калган. Ул башын иеп, күңелсезләнеп кенә үз йортына кайтып кергән.

Кадерле әтием, хан сүзенә карап берүк миңа биргән вәгъдәңне боза күрмә, - дигән Рабига әтисенә.

Булат мәргән ханның иң ышанычлы сунарчыларыннан икән. Ул беркайчан да ханның боерыгын үтәми калмаган. Бу юлы да сунарга җыенып, кызы күрмәгән арада, угын-җәясен хәстәрләп куйган.

Ханның боерыгын үтәмәгән кешене шәһәрнең Зур мәйданында бөтен халык алдында кылыч белән башын чабып өзә торган булганнар.

Әтисен саклап калу, вәгъдәсеннән яздырмас өчен нишләргә икән, дип көне буе уйланып йөргән гүзәл Рабига. Ул әтисенең нинди сукмаклардан, кайларга сунарга йөргәнен бала чагыннан ук белеп үскән.

Булат мәргән, кызы Рабига йокыга талгач, сунарга чыгып киткән. Төн бик тә матур икән. Ай калкып килә, күк йөзендә йолдызлар җемелди. Рабига исә тиз генә ятагыннан торган да, ак җәймә алып, атасы артыннан ук, йорттан чыгып йөгергән.

Үзе генә белгән сукмаклардан Зәңгәр күлгә атасыннан да алдарак барып җиткән. Күлнең бер ягы калкуырак икән. Рабига шунда менеп баскан да, ак җәймәсен канаттай җилпеп:

Кош-кортлар, тизрәк качыгыз, яшеренегез! – дип кычкырмакчы булган, ләкин өлгермәгән.

Булат мәргән калкулыкка аккош килеп кунды дип белгән һәм җәясен тартып та җибәргән.

Табышын алырга килгәч, ни күрсен, аның сөекле кызы үлеп ята икән. Булат мәргән үз кызын атып үтерүенә нишләргә дә белми, акылыннан язып, суга ташланган.

Бу фаҗигале вакыйгадан соң шәһри Болгар халкы Зәңгәр күлне Рабига күле дип йөртә башлый.

Хәзерге көннәрдә дә әле, ай калыккач, күк гөмбәзе йолдызлар белән чигелеп, су өсте яктырып киткәндә, калкулыкта Рабиганың гүзәл сыны күренә, тик кем дә булса шунда якыная башласа, кыз ак җәймәсенә бөркәнә дә, шундук аккошка әверелеп, куе камышлыклар арасына кереп югала икән, дип сөйлиләр.

Рабига БАДЫЙКШАН.
(“Азат хатын, 1981 ел”).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836