Материалы

Район методик утырышы

последние и лучшие новости искусства в мире

47-11“Белем сыйфатын күтәрүдә информацион-коммуникатив технологияләр куллану” темасына 30 октябрь көнне Каскара урта мәктәбенә район татар теле һәм әдәбияты укытучылары чыраттагы семинарга җыелдылар. Укыту-тәрбия буенча мәктәп директоры урынбасары Флера Сәйдимова семинарны ачып җибәрде, мәктәптә 490 укучыга 22 укытучы белем бирүе, яңа гына “Киләчәккә адым” исемле өлкә конференциясендә 1 урын алулары, татар телен кызыктырып укытулары турында сөйләде.

Семинар программасы бик тә тыгыз иде. Беренче булып яшь укытучы Әлфия Ниязова “Исемнәрнең тартым белән төрләнеше” дигән темага 5 нче сыйныфларга туры килгән стендлы дәрес яклады. Дәрес барышында Әлфия Дәүләтали кызы барлык этапларга тукталып, укытучылар белән биремнәрне эшләп, нәтиҗә ясатты. Дәрес инновацион технологияләргә туры килде. Яшь укытучының осталыгы, тырышлыгы, яңага омтылганы күренде. Икенче чараны Мөнәвәрә Зөлбохарова җитәкчелегендә карадык. Монда 7 нче сыйныф укучысы Самира Җамалетдинованың әбисе - Мөслимә Негардинова “Токмач кисү” мастер-классын күрсәтте. Бу класстан тыш чарадан укучылар гына түгел, укытучылар да таң калдылар. Токмач кисүнең барлык нечкәлекләрен белү һәр татар кызына зарур. Мондый чара оештыруны әле беренче тапкыр күрдек. Өченче чараны Әлбинур Бакиева алып барды, ул “Кадерле әниемә” дип аталды. Укучылар искиткеч концерт куйдылар, биеделәр, җырладылар, шигырьләр сәхнәләштерделәр, уеннар уйнадылар, укытучылар һәм ата-аналарга да биремнәр табылды. Түгәрәк өстәл артында өч укытучы доклад укыды. Талымхан мәктәбенең татар теле укытучысы Эльмира Садыйкова “Белем сыйфатын күтәрүдә информацион-коммуникатив технологияләр куллану”, Аширбәков исемендәге Ямбай урта мәктәбенең татар һәм рус телләре укытучысы Розалия Ишмөхәммәтова “Цифрлы технологияләр кертү һәм куллану тәҗрибәсе” һәм мин “Татар теле һәм әдәбияты буенча бөтенроссия олимпиадасының мәктәп, район күләмендәге этапларына әзерләү” дигән темаларга чыгышлар ясадык. Түгәрәк өстәлдә Каскара мәктәбенең барлык башлангыч сыйныф укытучылары катнашты, бу шулай ук мөһим, чөнки төпле белем, нигез нәкъ башлангыч сыйныфларда бирелә.

Семинар нәтиҗәле үтте, этнокультуралы мәктәп укытучылары һәрвакыт зур җаваплылык белән әзерләнәләр. Бергә булганда гына нәтиҗә була.

Төмән районы методик берләшмәсе җитәкчесе Гүзәлия МУЛЛАЧАНОВА,
Төмән районы, Шыкча авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума