#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Районда онлайн семинар үтте

последние и лучшие новости искусства в мире

21-10Төмән районы татар теле һәм әдәбияты укытучылары май аенда чираттагы семинарны онлайн форматта үткәрделәр.

Уку елын йомгаклау җыелышы “Татар теле укытучыларының яңа методик табышлар җыелмасы” темасына багышланган иде. Районыбызның Акъяр, Индрәй, Муллаш, Каскара, Талымхан, Шыкча, Ямбай мәктәпләре укытучылары яңа форматка тиз яраклашып чыгышларны ныклы әзерлек белән күрсәттеләр.

Беренче чыгышны Акъяр мәктәбе укытучысы Чулпан Качаева башкарды. Аның темасы: “Энокультуралы компонентны өйрәнүдә сәләтле балалар белән эшләү”. Монда укытучы төрле формалар һәм методлар белән татар теленә кызыксындыру турында сүз алып барды. Икенче чыгышта Индрәй мәктәбенең татар теле укытучысы Рузилә Исмәгыйлова “Муниципаль, региональ, төбәкара олимпиадаларга әзерләү осталыгы” дигән темага басым ясады, системалы рәвештә эшләгәндә генә укучыларның югары нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлеген искәртте. Алдагы чыгышның актуальлеге көн тәртибендә иде: Муллаш мәктәбе укытучысы Азалия Габдрәхимова “Татар теле һәм әдәбиятын өйрәнүдә яңа белем бирү онлайн платформалар белән инновацион технологияләр куллану” турында аңлатып китте. Шулай ук яшь укытучы «Ана теле» сайтын актив куллануына басым ясады. Тагын бер чыгышны Каскара мәктәбе укытучысы Әлфия Ниязова “Гуманитар фәннәрне өйрәнүдә инновацион технологияләр файдалану” темасына багышлады. Соңгы “2019-2020 нче уку елында Төмән районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының нәтиҗәле эшчәнлеге” дигән чыгышымда мин районыбызның этнокультуралы мәктәпләре бик актив эшләүләрен раслап үттем. Беренчедән, 17 укучы олимпиаданың региональ, 4 укучы төбәкара этабында мактаулы дипломнар алды. Монда иң актив Индрәй, Шыкча, Муллаш мәктәпләренең эше күренде. 4 ел рәттән олимпиадаларда югары нәтиҗә күрсәткән өчен өч укучыга: Аделя Баязитова, Рузанна Фастуллина (Шыкча мәктәбе), Наилә Кәримовага (Индрәй мәктәбе), әти-әниләренә, әзерләгән укытучыларына өлкә Департаменты тарафыннан Мактау кәгазьләре һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды. Ә Наилә Кәримова 2020 елда төбәкара олимпиадада иң югары нәтиҗә күрсәтте. Икенчедән, Талымхан мәктәбе “Иң яхшы этнокультуралы мәктәп” бәйгесендә 2 нче урын алды, а район укытучылары “Диалог культур” конференциясендә актив катнаштылар. Уку елы барышында үткәрелгән семинарларда укытучылар 6 ачык дәрес, 7 класстан тыш чара, 11 чыгыш күрсәттеләр. Укучылар Россия күләмендә үткәрелә торган “Гасырларда калыр батырлык”, “Тукай безнең күңелләрдә”, “Таң йолдызы”, “Ике шагыйрь – ике йолдыз” һәм башка класстан тыш конкурсларда әйбәт чыгышлар тәкъдим иттеләр.

Укытучылар, укучылар һәм ата-аналар бергә эшләгәндә генә татар телебезне саклап кала алачакбыз. Алга таба барысына да иҗади уңышлар, сабырлык, бердәмлек телим.

Гүзәлия МУЛЛАЧАНОВА, Төмән районы татар теле һәм
әдәбияты укытучыларының методик берләшмәсе җитәкчесе.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836