Материалы

“Ришад Зиганшин – депутат, җитәкче, җәмәгать эшлеклесе”

последние и лучшие новости искусства в мире

39-10Бу көннәрдә автор-төзүче, филология фәннәре докторы, Төмән дәүләт университетының тюркология үзәге җитәкчесе, профессор Хәнисә Чәүдәт кызы Алишинаның “Күренекле шәхесләр” сериясеннән “Ришад Сабир улы Зиганшин – депутат, җитәкче, җәмәгать эшлеклесе” дип аталган яңа җыентыгы дөнья күрде. 108 биттән торган җыентык Ришад Сабир улының 75 яшьлек юбилее уңаеннан, Төмән шәһәренең ООО “Печатник” нәшриятында 300 данә белән басылды. Беренче биттә 47 елдан артык Төмән шәһәренең “Махсус автохуҗалык” оешмасын җитәкләгән, өлкә транспортының мактаулы хезмәткәре, “Дуслык” ордены кавалеры, Төмән шәһәре депутаты, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Ришад Зиганшинның автобиографиясе һәм башкарган хезмәтенә бәя бирелгән.

Аннары Россия һәм өлкә массакүләм-мәгълүмат чараларында аның турында басылган мәкаләләр һәм депутат, автономия рәисе буларак башкарган җәмәгать эшләре буенча хроника тәкъдим ителгән, язмалар матур фотосурәтләр белән тулыландырылган. Шулай ук биредә автор - Х.Алишина Д.Менделеев исемендәге өлкә фәнни китапханәсендә озак еллар китапханәче булып эшләүче Гөлнур Нияз кызы Әхмәтова белән Төмән дәүләт университеты профессоры Александр Георгиевич Емановның “Күренекле шәхесләр” сериясе җыентыкларына анализ ясап, татар халкы өчен мөһимлеген, мәгънәсен ачыклаган мәкаләләрен дә биргән.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума