#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Россия төбәкләрендә татар мәгарифенең хәле

последние и лучшие новости искусства в мире

38-721-23 августта Казанда Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгы Россия Федерациясе төбәкләре милли мәгариф буенча кураторларының, татар теле укытыла торган мәгариф оешмалары җитәкчеләренең, татар теле һәм әдәбияты укытучыларының “Мәгариф өлкәсендә төбәкара хезмәттәшлек: аның торышы, проблемалары, перспективалары” дигән темага семинар-киңәшмәсен үткәрде. Төмән өлкәсеннән 7 вәкил катнашты: Альбина Рамазанова (Яңа Кәешкүл урта мәктәбе директоры, Яркәү районы), Мөнирә Калиева (Түбән Тәүде урта мәктәбенең Киндерле авылы урта мәктәбе филиалы директоры, Түбән Тәүде районы), Наилә Айнитдинова (Велижан урта мәктәбенең Тарман авылы урта мәктәбе филиалы директоры, Түбән Тәүде районы), Халидә Кирамова (Төмән шәһәренең 52 нче төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле укытучысы), Гөлнара Кәримова (Шыкча урта мәктәбе директоры, Төмән районы), Гүзәлия Муллачанова (Төмән районы татар теле укытучыларының методик берләшмәсе җитәкчесе), Фәрит Корманов (“Яшь буын” өлкә татар яшьләр оешмасы җитәкчесе).

Бирегә Россиянең 46 регионыннан 150 кеше чакырылды. Россиянең биш төбәгендә 94 татар мәктәбе, 26 төбәктә 1055 этномәдәни белем бирү оешмасы эшли. 46 мәктәптә татар теле факультатив рәвештә укытыла. Бу семинар-киңәшмәдә яңгыраган рәсми саннар. Чарада  Татарстан мәгариф министры Энгел Фәттахов, аның урынбасары Илдар Мөхәммәтов, Татарстан Дәүләт шурасы депутаты Разил Вәлиев, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, татар милли-мәдәни федераль мохтарияте рәисе Илдар Гыйльметдинов катнаштылар,  баланы татар телле итеп тәрбияләүдә гаиләнең роленә басым ясалды. Илдар Гыйльметдинов федераль кануннар ана телендә белем бирүне тыймый, үзебездән тора, дип гаепне федераль үзәк җилкәсеннән төшерсә, Ринат Закиров уңышлы эшләп килүче мәктәпләрне телгә алды. Татарстан мәгариф министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов тә «Һәрбер татар мәктәбенә игътибарлы булыйк. Бу эштә татар оешмалары белән бергә эшләргә кирәк», - диде. «Мөдир татар телен якласа, ата-аналар да ризалаша», - дигән Башкорт дәүләт университетының Стәрлетамак шәһәре филиалында татар һәм чуаш телләре кафедрасы мөдире Илсур Мансуров фикере ошады.  Семинар-киңәшмәдә катнашучыларны Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына “Исәнме, улым!” спектакленә алып бардылар.

Төмән өлкәсе делегациясеннән Халидә Кирамова “Шәһәр шартларында укучыларга татар телен һәм әдәбиятын укыту үзенчәлекләре” дигән темага эчтәлекле доклад яңгыратты. Мәгариф министрлыгы узган ел Төмән өлкәсендә үткәрелгән “Татар мәгарифе көннәре”нең югары дәрәҗәдә булуын әйтеп үтте. Бу семинарда регионнар һәм Татарстан мәктәпләре белән берничә килешү төзелде. Шыкча урта мәктәбе директоры Гөлнара Кәримова һәм Казанның 20 нче гимназия директоры Рәхимә Арсланова (рәсемдә) да тыгыз элемтәдә, тәҗрибә уртаклашып, уңышлы эшләргә килешү төзеделәр. Семинар-киңәшмәдә катнашучыларны Казанның сәләтле балалар белән эшләүче алдынгы лицее һәм гимназияләре белән таныштырдылар, анда кулланган инновацион технологияләрне күрсәтеп тәҗрибә белән уртаклаштылар.38-9 Татарстан Республикасы Югары Ослан районы Иннополис шәһәрендә экскурсиядә булдык, бирегә Россиянең теләсә кайсы регионыннан сәләтле бала килеп, имтихан тапшырып, бу шәһәрнең мәктәбендә яки югары уку йортында укый алачагы ачыкланды, сәләтле балалар мәктәбенең ачылуына бары тик 1 ел гына икән. Шулай ук Арча районы Кырлай авылындагы Габдулла Тукайга багышланган музей-тыюлыкка экскурсия оештырылды. Быел музейга Г.Тукайның 130-еллык юбилее уңаеннан зур үзгәрешләр кертелгән. Семинарда шагыйрь Р.Миңнуллин, “Казан утлары” журналының баш мөхәррире И.Ибраһимов, дәреслекләр авторы, галимнәр белән очрашу булды. Шулай итеп, Казанда узган татар теле укытучылары, мәгариф идарәләре вәкилләре җыенында татар мәктәпләрен, телен саклап калырга кирәк, диелде һәм Казан үзенең ярдәмен күрсәтергә һәрвакыт әзер булуын белдерде.

Гүзәлия МУЛЛАЧАНОВА,
Төмән районы, Шыкча авылы. 

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836