Материалы

Рухи мәдәниятебез белән кызыксынып

последние и лучшие новости искусства в мире

8-716 октябрь көнне Төмән өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәтендә татар халкының рухи мәдәнияте нигезләре буенча курс эшли башлады. Уку курсы 48 академик сәгатькә исәпләнгән, курсның озынлыгы 6 ай тәшкил итәчәк.

Мин дә бу курска йөрүчеләр белән танышып кайтырга уйладым. Иң элек укулар турында күбрәк мәгълүмат туплау теләге белән дәресләрне алып баручы педагогик фәннәр кандидаты, татар телен гел яклап, саклап килүче, күп чаралар оештыруда актив Рафаэль Гадиевка мөрәҗәгать иттем.

– Әлеге курсларга әзерлекне икенче ел алып барабыз. Татарстанда мәчетләрдә татар телендә курслар үтүе турында ишетеп, мин дә кызыксынып киттем. Зиннәт хәзрәт Садыйков белән сөйләшеп, үзебездә дә башларга уйладык.

Дәресләр Татарстан Республикасының Казан ислам институтында эшләнгән методика һәм дәреслек буенча үткәрелә. Төмән өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте укучыларны тиешле уку әсбаплары белән тәэмин итте. Дәреслек авторлары белән очраштым. Алардан дәресләрне үткәрү серләрен өйрәндем.

Курс программасы татар халкының әдәби, рухи, тарихи мирасын, шул исәптән гомуммөселман цивилизациясе контекстын өйрәнүгә юнәлдерелгән.

Дәресләрне онлайн һәм дистанцион рәвештә алып барам. Алдан ук презентация әзерләдем.

Беренче 26 кеше иде. Хәзер Сириядән килгән мөселман кардәшләребез дә кушылдылар. Бик теләп өйрәнәләр. “Яңарыш”ны да укыйбыз. Аңа язылабыз. Мәкаләләрне бирәм, бергәләшеп аңлыйбыз. Башта аңлап укырга, аннары язарга, сөйләшергә өйрәнсәк – безнең максат үтәлә. Нәтиҗәләр дә күренә. Сөйләшә белмәгәннәр аңлый башладылар. Программа 5 бүлектән тора. Төрле темалар каралган.

Мәчетләрдә халкыбызга вәгазьләрне татарча сөйләсеннәр иде. Әлеге укуларны киләсе елда Тубыл, Ялутор шәһәрләрендә, район үзәкләрендә дә башларга уйлап торабыз.

– Рәхмәт, Рафаэль абый, мактаулы эшегездә уңышлар телим сезгә!

Дәрескә килүчеләрдән татар телен, аның рухи мәдәниятен өйрәнү сәбәпләре турында сорашып чыктым. Рамил Яинов: “Татар телен өйрәнү фарыз”, - диде. Зәйтүнә апа Галеева, Римма һәм Рөстәм Сафаровлар телебезне саклау, татарларның горурланырлык үткәне һәм киләчәге барлыгын бала-оныкларына да өйрәтү төп максатлары булуын әйттеләр. “Мин татар һәм телемне белергә тиеш”, - диде Рөстәм Хәйруллин. “Татарча китапларны укыйсым килә. Татар телендә бик яхшы китаплар бар. Тәрҗемәләре юк. Кайберләрен оригиналда уку теләге зур”, - диде рус кызы Анастасия Кузнецова. Асия Шәяхмәтова Башкортостанда туып-үскән. Рус мәктәбендә укыган. Төмәнгә килгәненә дә 40 еллап инде. Шуңа да тел байлыгы саеккан. Ә менә туган якларына кайтса, анда туганнары белән аралашу авыррак. Олы яшьтә рәхәтләнеп үз телемдә аралашасым килә, ди ул. Балалары да туган телләрен аз беләләр.

Чын-чынлап шатланып, горурланып тыңладым мин аларны. Туган телне өйрәнергә мөмкинлек булганда яхшылап сеңдереп калырга кирәк. Монда ата-аналарның да роле зур. Вакытында бу милләттәшләребезгә телебезгә мәхәббәт иңдерелсә, мәктәпләрдә өйрәтелгән булса, курслар үтү ихтыяҗы да тумас, тел белүчеләр саны да күпкә артыр иде. Шуңа да мәктәпләрдә татар телен укытуга каршы тормагыз, бер тел ярдәмендә төрки телләр группасында әллә ничә милләт халкын аңларга җиңел булачак. Әле күп сүзләр гарәп теленнән алынган, татар телен белүчегә Коръәнне укыйсы да, аңлыйсы да күпкә уңайлырак.

Төрле сәбәпләр белән тел һәм мәдәни үзенчәлекләрен югалтуга дучар булган милләттәшләребезне үз канаты астына кабул иткән дини идарәгә, аларга үзе теләп дәресләр алып баручы Рафаэль хаҗи Гадиевка рәхмәтнең олысы, әлбәттә.

Гөлнур ВӘЛИЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума